Гөлнара Рахматуллина – Госэконадзор җитәкчесе

Губернатор Сергей Морозов өлкә Хөкүмәтенең аппарат киңәшмәсендә табигать hәм цикллы экономика министрлыгы структурасында Дәүләт экология күзәтчелеге (Госэконадзор) эшли башлавы турында игълан итте. Яңа структурага министр урынбасары Гөлнара Рахматуллина җитәкчелек итәчәк.

    - Бүген без төбәктә экологиягә бәйле процессларга, халыкны борчыган проблемаларга - су, җир, hава торышына даими игътибар бирәбез. Киләчәктә метеопостлар юнәтү, чишмәләрне чистарту, чүп-чарны сортларга бүлүче комплекслар төзү белән генә чикләнмичә, башка юнәлешләр буенча да эшне көчәйтергә җыенабыз. Моның өчен дәүләт экология күзәтчелеге кирәк,- дип ассызыклады регион башлыгы.

    Рахматуллина әйтүенчә, региональ күзәтчелек проект принцибы буенча эшләячәк.

    - Һәр белгеч тармак юнәлеше белән шөгыльләнергә, су объектларын, файдалы казылмаларны, атмосфералы hаваны, калдыкларны күз уңында тотарга тиеш. Без Ульяновск өлкәсе территориясендә hәр предприятие hәм оешма белән тыгыз элемтәдә торачакбыз,- дип хәбәр итте эконадзор җитәкчесе.