Изге Болгар җирендә истәлекле очрашулар

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, республиканың «Яңарыш» фонды рәисе Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров hәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов Болгар тарихи-археология комплексында булдылар.

    Спас районының яңа башлыгы Фәрхат Мөхәммәтов hәм Болгар музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиhаншин күркәм традиция буенча кунакларны чәкчәк hәм ипи-тоз белән каршы алдылар.

    Минтимер Шәймиев мөхтәрәм кунакларны Болгар ислам академиясе комплексына чакырды. Әлеге дини уку йортында менә өченче ел инде дәресләр алып барыла hәм сентябрьдә укулар кабат башланган. Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин hәм Болгар ислам академиясе ректоры Даниял Абдрахманов кунакларны илебез мөселман өммәтенең интеллектуаль элитасын - ислам гыйлеме буенча магистрлар hәм докторлар әзерләүче академия эшчәнлеге белән таныштырдылар.

    Кунаклар уку-укыту аудиторияләрен, китапханәне, намаз уку залын, музейны, торак корпусын hәм күп функцияле залны - амфитеатрны карадылар.

    Аннары шәрәфле кунаклар Ак мәчет комплексы белән таныштылар hәм Болгар тарихи-археология комплексы буенча экскурсиядә булдылар. Болгар цивилизациясе музее аларда зур кызыксыну тудырды. Биредә Болгар hәм Свияжскига багышлап мәктәп укучылары арасында үткәрелгән рәсемнәр hәм шигырьләр конкурсының нәтиҗәләре буенча күргәзмә дә урын алган иде. «ТРның туристлык волонтерлары ассамблеясе» оешмасы генераль директоры Юлия Бәширова конкурста җиңүчеләрнең иҗат эшләре турында тәфсилләп сөйләде. Быел ул беренче тапкыр үткәрелгән икән.

    Мәртәбәле кунаклар шулай ук Идел буе болгарлары ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесен hәм дөньядагы иң зур басма Коръән китабын карадылар. Игорь Комаров белән Сергей Морозов музей-тыюлыкка истәлекле бүләкләр тапшырдылар hәм шәрәфле кунаклар китабында үзләренең тәэсирләрен, фикерләрен язып калдырдылар.

    «Шушы күркәм җиргә бәйле тарихны hәм мәдәниятне саклап калуыгыз, минем хәтеремдә озак сакланачак истәлекләр hәм бай тәэсирләр бүләк итүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Безнең барыбыз өчен дә әhәмиятле hәм кирәкле булган эшегездә уңышлар юлдаш булсын!»- дип язып калдырган РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.

Экскурсия «Кол Гали» кунакханә комплексын карау белән тәмамланды.