Фирдәүс җәннәтенә керәчәк кешеләрнең төп сыйфатлары

Җомга вәгазе

    Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаhы Тәгаләгә барча мактауларыбыз hәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (c.г.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә hәм Кыямәт көненә кадәр аңа ияреп баручыларга салаватларыбыз булсын.

    Бүгенге хотбәбездә мөселман кешесенең бакыйлыкта иң өстен саналган Фирдәүс җәннәтенә керер өчен нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге хакында аңлатырбыз.

    Һәрберебез җәннәткә керергә телидер, ләкин теләп кенә максатка ирешүе мөмкин түгел, моның өчен тиешле гамәлләрне кылырга hәм җәннәткә керүчеләрнең төп сыйфатларына ия булырга кирәк.

    Аллаhыга мактауларыбыз булсын, Коръәни-Кәримдә җәннәткә керәчәк кешеләрнең гамәлләрен hәм сыйфатларын аңлатучы аятьләр бар. Шушы аятьләрнең кайберләрен “Мөэминүн” сүрәсендә очратырга мөмкин.

    Имам Әхмәднең (р.а.) хәдисләр җыентыгында Абдур-Рахман ибн Абдуль-Каридан (р.а.) риваять ителгән хәдистә болай дип әйтелгән: “Мин Гомәр ибн әль-Хаттабның (р.а.) болай әйткәнен ишеттем: “Аллаhының Илчесе (с.г.в.с.) вәхи килгәндә аның йөзе тирәсендә пальма агачы яфраклары тавышына охшаган тавыш ишетергә мөмкин иде. Без беркүпме вакыт утырып торганнан соң, Пәйгамбәребез (c.г.в.с.) кинәт кыйбла тарафына юнәлде hәм болай дип әйтте: “Әй, Аллаh, безгә арттыр hәм киметмә, безгә юмартлыгың белән мөгамәлә кыл hәм безне түбәнсетмә. Безне разый булучылардан кыл hәм бездән разый бул”. Шуннан соң ул болай дип өстәде: “Миңа ун аять иңдерелде. Кем шуларны үтәсә, җәннәткә керер”. Аннары “Мөэминүн” сүрәсенең беренче ун аятен укырга кереште:

    «1. Дөреслектә, Аллаhка ышанучылар котылуга ирешерләр.

    2. Намаз укыган вакытта хошуг эчендә булучылар (ягъни намазга бөтен күңелләре белән бирелүчеләр, тышкы тынычлыкка игътибар биреп, намазларын тәртип буенча кылучылар - сәҗдә урынында, рoкyг хәлендә - аякларының бармак очларына, сәҗдә хәлендә - борын канатларына, утыргач - тезләренә, сәлaм биргәндә җилкәләренә кaрыйлар);

    3.   Кемнәр буш нәрсәдән, гөнahлы гамәлләрдән йөз чөярләр (ягъни Аллаhы Тәгаләнең ризалыгына ирештерми торган бөтен гамәлләрне, сүзләрне hәм фикерләрне ташлыйлар, алардан баш тарталар);

    4.   Кемнәр зәкятләрен бирәләр (чөнки зәкят күңелләребезне тәкәбберлек, комсызлык, саранлык hәм ачкүзлелек кебек рухи чирләрдән пакьли hәм эшләп тапкан малны бәрәкәтсезлектән саклый, чынлыкта, зәкят - бай кешенең фәкыйрьгә бирә торган сәдакасы түгел, ә бурычы булып санала);

    5.   Кемнәр җенси әгъзаларын, гаурәт урыннарын хәрәмнән саклыйлар (ягъни зинадан сакланалар hәм гаурәт урыннарын каплап йөриләр);

    6.   Хатыннарыннан hәм ия булганнардан башка, чөнки алар шелтәгә кермиләр;

    7.   Шушы чикләрне үтүчеләр - җинаятьчеләр.

    8.   Кемнәр әманәткә ригая итәләр hәм вәгъдәләрен үтиләр (шушы сыйфатларга капма-каршы сыйфатлар - монафыйклык галәмәтедер).

    9.   Кемнәр намазларын үтиләр (намазларын дөрес итеп, тәртип буенча кылалар hәм аларны беркайчан да калдырмыйлар, намазларын саклаучыларның галәмәтләре - намазны кылганнан соң, киләсе намазга әзерләнә башлыйлар hәм аны көтеп алалар).

    10. Менә шулар варис булучылардыр, болар барысы да Фирдәүс җәннәтенә варис булырлар, алар анда мәңге яшәрләр».

    Хотбәбезне Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) шушы хәдисе белән тәмамлыйбыз: “Аллаhыдан җәннәтне сораганда, Фирдәүс җәннәтен насыйп итүен сорагыз. Дөреслектә, ул - иң өстен җәннәт дәрәҗәсе, анда җәннәт елгалары ага, ә өстендә Рахманның гареше урнашкан” (Бохари).

         Аллаhы Тәгалә барчабызга да фани дөньяда иманлы булып яшәп, бакыйлыкта Yзенең Фирдәүс җәннәтенә керергә насыйп итсен. Амин.

Вәгазь Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.