Иманлы Герой-Ана

Алтын көзнең матур бер көнендә Николаевка районы Зур Чирекле авылының Ак әбиcе белән танышырга насыйп итте. Ул табигатьнең үзе кебек үк җитди, уйчан hәм сабыр холыклы булып чыкты. Язмышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыган 93 яшьлек Хәдичә апа Сөләйманова бүген дә әле камил акылында, биш вакыт намазын hәм уразасын калдырмый, яшьләргә hәр яктан үрәнәк булып гомер кичерә.

    Хәдичә апа 1926 елда Идрис бабай белән Аҗәрә әбинең алты балалы гаиләсендә дөньяга аваз сала. Аның бала чагы hәм яшьлеге колхозлар, ягъни күмәк хуҗалыклар төзү чорына, дәhшәтле сугыш елларына туры килә. Шуңа күрә тормыш арбасына бик иртә «җигелә». Ул зурлар белән беррәттән кырда урак ура, җир сөрә, ач килеш билдән сазлык ерып торф та чыгара. Әмма ул бервакытта да зарланмый, Аллаhы Тәгаләдән бары тик бәхетле, матур киләчәк сорый.

    Уңган, тырыш кыз 1941 елда авылдашы Әдhәм Әхәт улына кияүгә чыга. Һәм алар 60 ел буе иңне-иңгә куеп, тигез, тату гомер кичерәләр. Тулы, бәхетле гаиләдә бер-бер артлы ун бала - Зәкәрия, Зәйнәп, Мөэминә, Зәйтүнә, Айсә, Асия, Сания, Сафия, Алия hәм Тәнзилә туып үсәләр.

    Гаилә башлыгы Әдhәм абый үзенең тормыш юлын дәрәҗәле, бик тә кирәкле хезмәткә багышлый. Ул озак еллар дәвамында райпода хисапчы вазыйфаларын башкара. Ә Герой-Ана исемен лаеклы рәвештә йөртүче Хәдичә апа йорт-җирне карау, балалар тәрбияләү, аларны укыту, өс-башларын чиста hәм пөхтә тоту мәшәкатьләрен үз өстенә ала.

    - Әти-әниебез безгә hәрвакыт үрнәк булдылар, беркайчан да тавышларын күтәрмәделәр, кычкырып орышмадылар. Газиз кешеләребез бары тик акыллы сүз, төпле, файдалы киңәшләре белән тәрбияләделәр. Без аларның нәрсә әйтергә теләгәннәрен күз карашларыннан ук аңлый идек. Рәхмәт әти-әниебезгә, авырлыкларга сылтамыйча, ун балаларын да укытырга, белемле  итәргә тырыштылар,- ди олы кызлары, хәзер инде үзе дә дүрт онык әбисе Зәйнәп апа.

    Аннары cүзгә авылда яшәүче икенче кызлары - Зур Чирекле урта мәктәбенең бай тәҗрибәле рус теле hәм әдәбияты укытучысы Сания Әдhәм кызы Рафикова да кушылды.

    - Әтиебез көн саен кич белән барыбызны да түрдәге өстәл артына тезеп утыртып көндәлекләребезне, дәфтәрләребезне җентекләп тикшерә иде. Укыган кешедә өмет бар, дип кабатларга яратты hәм без аның ышанычын акладык,- дип истәлекләре белән уртаклашты танылган педагог.

    - Яшьли яратышып кушылган мәрхүм Әдhәмем белән бик тату яшәдек. Ул миңа кул күтәрү түгел, хәтта русча сүгенү cүзе дә әйтмәде. Мине дә, балаларны да кадер-хөрмәттә, җитеш hәм мул тормышта яшәтте. Бик булдыклы, тырыш, ярдәмчел кеше иде. 60 ел гомер кичереп, Бриллиант туебызны билгеләп үткәннән соң, хәләл җефетем - терәгем hәм таянычым фани дөньядан бакыйлыкка күчте, урыны оҗмахта булсын,- ди Хәдичә апа, яшьле күзләрен кулъяулыгы белән сөртеп.

    Күп балалы ана гомер барышында кайгы-хәсрәтне дә шактый кичерә. Күкрәк сөтен имезеп үстергән йөрәк парәләрен - дүрт баласын бер-бер артлы җир куенына илтеп тапшыра. Газиз балаңны бөтенләйгә югалту хәсрәтен күтәрүе әйтеп бетергесез дәрәҗәдә авыр, Аллаhы Тәгаләдән күркәм сабырлык hәм түземлек бирүен көне-төне догалар укып сорадым, ди Хәдичә апа.

    Зур Чирекленең Ак әбисе бүген күпләр сокланырлык бәхетле hәм тыныч картлык көннәре кичерә. Мәрхәмәтле hәм шәфкатьле, ярдәмчел балалары, 24 оныгы hәм 39 оныкчыгы янәшәсендә «әбекәй» дип бөтерелеп йөриләр. Кайсы гына баласына яки оныгына кунакка барса да, урыны түр башында. Сөләймановлар төп нигезне дә ташламаганнар, аны hәрдаим төзекләндереп торалар, яшеллеккә, гөлчәчәккә күмелеп утырган зур hәм иркен өйгә суы, газы кергән. Николаевка үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләүче олы йөрәкле, саф күңелле кызы Алия тәрбиясендә көн күрә Герой-Ана.

    - Җир йөзендә матур итеп озак яшәүнең сере хакында бер дә уйлаганым булмады,- ди Хәдичә апа. - Аллаhы Тәгаләнең барлыгына hәм берлегенә чын ихластан инанып, булганына шөкрана кылып, биш вакыт намазны hәм уразаны калдырмыйча яшәдем, кешеләргә бары тик яхшылык кына эшләдем. Динебез кушканча, иремә - тугрылыклы хатын, балаларыма мәрхәмәтле ана булырга тырыштым. Озак hәм бәхетле булып гомер итү сере менә шулдыр инде.

    Хәдичә апа намазга баскан саен Раббыбыздан ил-көннәребезгә тынычлык, бала-оныкларына тәүфикъ-hидаять бирүен сорап, балаларым янында булып, ару-пакь килеш, иман байлыгында Аллаhы Тәгалә каршына барырга насыйп итсен, дип соңгы теләген кабатлый.

          Рузия ХӘЛИМОВА.