Зур Чирекленең уңышлы яшәү серләре

Николаевка районы Зур Чирекле авылы, төбәгебездәге башка бик  күп авыллардан аермалы буларак, гел алга атлый, үсеш юлыннан бара, елдан-ел яңара hәм киңәя. Хәзер бу авылда 797 йорт исәпләнә, барлыгы 2663 кеше яши. Авылның төп байлыгы hәм горурлыгы - күп балалы гаиләләр. Быел аларның саны 61гә кадәр җиткән. Әлеге бәхетле гаиләләрдә 187 бала тәгәрәп уйнап үcә.

    Демография күрсәткечләре бары тик яхшыра гына барган бу авылда 2013 елда шәhәр гимназияләреннән hич тә ким булмаган ике катлы заманча мәктәп ачылган иде. Ә быел өлкә Губернаторы Сергей Морозов ярдәме белән 120 урынга исәпләнгән hәм бассейны да булган балалар бакчасы бинасын төзүгә керешкәннәр. Бу авылга мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе кирәк булуы көн кебек ачык. Җиде яшькә кадәрге сабыйлар саны 160тан артык, аларның шактый өлешен әти-әниләре көн саен машина белән Николаевка, Евлашево hәм Кузнецк садикларына йөртәләр икән. Яңа балалар бакчасын киләсе елның 1 июнендә файдалануга тапшырырга ышандыралар. Нәтиҗәдә, белем hәм тәрбия бирү оешмасында авыл хатын-кызлары өчен 40 яңа эш урыны да барлыкка киләчәк.

    Быел элеккеге мәктәп бинасын капиталь ремонтлап, социомәдәни үзәк ачып җибәрергә ниятләгәннәр. Тиздән, 5 ноябрьдә, рәсми рәвештә ачылачак бу бинада авыл администрациясе, мәдәният йорты hәм китапханә урнашыр дип көтелә. Хәзер биредә төзекләндерү эшләре тулы көченә бара.

    - Әлеге бинаны без өлкә Губернаторы Сергей Морозов тәкъдиме белән кертелгән «Халык инициативаларына булышлык күрсәтү» программасы нигезендә ремонтлыйбыз. Бу эш өчен барлыгы 3 миллион 347 мең сум акча каралган, шуның 608 мең сумы Никулино авыл җирлеге бюджетыннан бүлеп бирелде, 167 мең сумны халыктан җыйдык, 332 мең сумны авылыбыз эшмәкәрләре китереп тапшырдылар, ә калган өлешен өлкә бюджетыннан күчерделәр,- ди авыл администрациясе белгече Кадрия Нугайбекова.

    Кадрия Дамир кызы - профессиясе буенча медицина хезмәткәре. Ул менә 35 елдан артык инде авыл хакимиятендә хезмәт итә, авылдашларының шатлык-сөенечләрен дә, борчуларын да нәкъ менә үзенеке сыман кабул итеп яши. Берничә ел элек яшь парларның никахларын авыл администрациясе бинасында татар телендә теркәүне традициягә керткән. Күптән түгел генә аңа барча мөселманнар өчен дә изге җирләрдә хаҗ сәфәрендә булып кайтырга насыйп иткән. Кунакчыл, эшчән халкыбызны бик тә яратам, ә авылдашларым мине хөрмәт итәләр, аларга уңайлы булсын өчен без көне-төне эшләргә дә риза, ди Кадрия хаҗия.

    Ә бөтен гомерен яшь буынга аң-белем hәм тәрбия бирүгә багышлаган педагогик хезмәт ветераны, авылның «Хайрат» җәмәгатьчелек советы җитәкчесе Гөлҗиhан хаҗия Усам кызы Гафарова төбәгебез башлыгы Сергей Морозовка рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты.

    - Сергей Иванович Морозов өлкәнең татар авыллары үcешенә бик зур игътибар бирә. Нәкъ менә аның ярдәмендә авылыбызга табигый газ килеп җитте, яңа мәктәп сафка бастырылды, хәзер инде балалар бакчасы төзелә, социомәдәни үзәк бинасы ремонтлана. Авылыбыз җитәкчеләре дә сынатмыйлар, зур тәвәккәллек күрсәтәләр. Авыл поселениесе башлыгы Умәр Сәит улы Айбулатов – бөтен эшләрне дә башлап йөрүче, өлкә, район җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып баручы hәм авыл язмышына бәйле мөhим мәсьәләләрне хәл иткәндә соңгы ноктаны куючы. Авыл администрациясе башлыгы Наил Аббәс улы Бирюков та тырышып, ат урынына җигелеп эшли. Ул белеме буенча педагог hәм юрист, шуңа күрә халык белән уртак тел табу юлларын, законнарны яхшы, төгәл белә,- ди Гөлҗиhан Усам кызы.

    Ә танылган эшмәкәр, поселение башлыгы Умәр Сәит улы Айбулатов авыл бизнесменнарының теләсә нинди эшкә дә җиң сызганып ярдәм итүләре, изге гамәлләргә хәләл малларыннан өлеш чыгарулары турында сокланып сөйләде.

    - Булдыклы, уңган hәм тырыш ир-егетләребез ярдәмендә авыл урамнарында юлларны ремонтлыйбыз, суүткәргечне яңартабыз hәм күперләрне төзекләндерәбез. Быел берүк вакытта ике мәчет бинасы сафка бастырылды. Кемдер - техника белән, икенчеләре - акыллы, төпле киңәшләре белән, бер ишесе малы белән булышты. Башка регионнарда яшәүче авылдашларыбыз да ярдeм кулы суздылар. Кыскасы, бу эшләрдән беркем дә читтә калмады. Шунысы аеруча шатландыра - алар hәммәсе дә Аллаhы Тәгаләнең ризалыгына ирешү нияте белән чын ихластан биргән сәдаканың гаиләләренә, авылыбызга бәрәкәт китерүен яхшы аңлыйлар. Күптән түгел генә егетләребез Усман хәзрәт Рафиков җитәкчелек иткән мәхәллә мәчетен ремонтлауга керештеләр. Уртак тырышлык белән торгызылган социомәдәни үзәгебез тиздән эшли башлаячак. Киләсе елның 1 июнендә балалар бакчасы белән ике мәчетебезне тантаналы рәвештә ачарга җыенабыз. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында hәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган обелискны яңартырга, физкультура-сәламәтләндерү комплексы бинасын, ягъни ФОКны төзекләндерергә hәм янгын (пожарный) депо булдырырга ниятлибез,- ди Умәр Сәит улы.

    Авылның хөрмәтле шәхесләре Зур Чирекленең хәзерге катлаулы заманда милли йөзен саклап, уңышларга ирешеп, яңадан-яңа үрләр яулап яшәвенең серләре белән дә бүлештеләр. Авылның фәкать яхшы яктан гына танылып яшәвенең сере бик гади икән - балаларга рухи-әхлакый тәрбия биреп үстерәләр, аларны милли hәм дини гореф-гадәтләрне, йолаларны хөрмәт итәргә өйрәтәләр.

    - Бүген бездә ялгызы гына көн күрүче бабайлар hәм әбиләр бөтенләй юк, балаларын ташлап калдыручы хәсрәт ата-аналар да күренми. Шәхсән үзем озак еллар каенанам белән бергә яшәдем, хәзер менә 20 ел инде киленем белән тату гомер кичерәбез. Бездә кече улларның ата-ана йортында калу традициясе сакланып килә. Ниндидер сәбәпләр аркасында алар читкә китәргә мәҗбүр булсалар, өлкән яшьтәге әти-әниләре янына атна саен кайтып йөриләр. Сөенеп туялмыйбыз: хәзер  яшь парлар барысы да хәләл туйлар гына үткәрәләр. Никахны мәчеттә укыталар, ә мәҗлесне кафеда яки Умәр Айбулатов җитәкчелек иткән Николаевка мәчете ашханәсендә уздыралар,- ди Кадрия хаҗия Нугайбекова.

    Ә педагогик хезмәт ветераны Гөлҗиhан хаҗия Гафарова фикеренчә, халыкның иманлы, динле булуы аркасында гына авыл саклана, яңара hәм үсеш юлыннан бара.

    - Әгәр Аллаhы Тәгаләне hәрвакыт беренче урынга куйсак, аның ярдәменә таянсак, барысы да яхшы, әйбәт, уңышлы булачак. әнә, узган гасырның егерменче елларында әби-бабаларыбыз мунчаларга, идән асларына качып булса да, гает, җомга намазларын укыганнар, тәравих әйткәннәр hәм шул рәвешле саф hәм пакь динебезне күз карасыдай саклаганнар,- ди Гөлҗиhан Усам кызы.

    Ә хәзер авылның дүрт мәчете манарасыннан көненә биш тапкыр азан тавышы яңгырый, яше-карты намазга йөри, мәдрәсәдә hәм дини курсларда гыйлем ала. Быел авылда бер меңнән артык корбан чалынган. Изге җирләргә хаҗга баргач та, без корбаннар чалып, Аллаhы Раббыбыздан авылыбызга бәрәкәт бирүен догалар кылып сорыйбыз, ди Гөлҗиhан хаҗия.

    Поселение башлыгы Умәр Айбулатов авылдашларының төп шөгыльләре белән дә таныштырып үтте. Ир-егетләрнең шактый өлеше эшмәкәрлек, ягъни кече hәм урта бизнес белән мәшгуль. Вахта буенча башка шәhәрләргә йөреп көн күрүчеләр дә бар. Хатын-кызлар Николаевка район больницасында шәфкать туташлары булып эшлиләр. Баш врач Гаршин әйтүенчә, Зур Чирекледән килеп эшләүче медсестралар тырыш, уңган булулары белән аерылып торалар. Хәмит Бирюков, Галия Айбулатова, Хәмит Салькин hәм Арслан Гафаров хәләл пекарнялар ачып җибәргәннәр hәм авыл халкын искиткеч тәмле ипи белән тәэмин итәләр. Ел әйләнәсендә эшләп торучы үз тегермәннәре дә бар. Пенза өлкәсе чигеннән алып Новоспасскоега кадәр юл буе сервисы (заправкалар, кунакханәләр hәм кафелар) тулысынча диярлек шушы авыл егетләре кулында. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 4-5 баш сыер асраучылар да бар. Сөтне Николаевка hәм Кузнецк базарларына илтеп саталар. Рәфик Мавлютов сыерларының баш санын 20гә кадәр җиткергән. Ә Әсгать Ягудин күп итеп сарыклар асрый. Али Мавлютов 400 баш каз, күркәләр hәм тавыклар тота. Фәрит Бирюков кошчылык фабрикасын яңадан торгызган. Карьердан вак таш чыгарып, бетон боҗралар hәм блоклар ясап сатучылар бар икән. Ә аш-суга оста хатын-кызлар заявка буенча өйләрендә телеңне йотарлык тәмле тортлар, бәлешләр hәм пәрәмәчләр пешерәләр. Хәтта косметик салон хезмәте күрсәтүчеләр турында да ишетелә башлаган.

    Зур Чирекле авылы халкының тырышлыгы, иманлы, бәрәкәтле тормыш белән матур итеп яшәве өлкәбезнең барлык татар авыллары өчен дә үрнәк булырлык.

«Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Иванович Морозов өлкәнең татар авыллары үcешенә бик зур игътибар бирә. Нәкъ менә аның ярдәмендә авылыбызга табигый газ килеп җитте, яңа мәктәп сафка бастырылды, хәзер инде балалар бакчасы төзелә, социомәдәни үзәк бинасы ремонтлана. Авылыбыз җитәкчеләре дә сынатмыйлар, зур тәвәккәллек күрсәтәләр».

    Исхак ХӘЛИМОВ