Иске Кулаткы районы музеена - 45 ел

Иске Кулаткы районының Х.А.Аблязов исемендәге туган якны өйрәнү музеена бу көннәрдә 45 ел була.

Әлеге музейханә педагогик хезмәт ветераны, тарих укытучысы һәм төбәкнең үткәнен өйрәнүче Хамзә Абдулхак улы Аблязов тырышлыгы белән булдырылган иде. Бүген музейга тынгысыз йөрәкле Роза Мөдәрис кызы Байбикова җитәкчелек итә. Биредә татар халкы күмәкләшеп яшәгән районның данлыклы үткәненә, күренекле шәхесләренә багышланган бик күп мәгълүматлар тупланган. Күптән түгел генә музей базасында районның Халыклар дуслыгы йорты да эшли башлады.