Иске Кулаткы җирендә дуслык бәйрәме

Губернатор Сергей Морозов өлкәбездә игълан ителгән Милли бердәмлек елында барлык муниципаль берәмлекләрдә дә Халыклар дуслыгы йортлары ачу бурычы куйды. Yткән шимбә көнне Иске Кулаткының Х.А.Аблязов исемендәге крайны өйрәнү музее базасында да шундый кунакчыл йорт ачылды.

    Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасында катнашучыларны Ульяновск өлкәcе Губернаторы администрациясенең милли сәясәт hәм дини мәсьәләләр буенча идарә җитәкчесе Сергей Паховский сәламләде.

    - Без төрле җирләрдә яшәп, төрле телләрдә cөйләшсәк hәм төрле диннәрне тотсак та, безне уртак ил, уртак язмыш hәм уртак бәйрәмнәр берләштерә. Сабантуй, Акатуй hәм Шумбрат бәйрәмнәре күптән инде халыклар дуслыгы тантанасына әверелделәр. Анда барлык милләт вәкилләре дә бик теләп йөри. Бу илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган мөhим документка – дәүләтнең милли сәясәте Стратегиясенә тулысынча тәңгәл килә,- диде ул.

    Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин барча милләтләрнең дә рухи-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү чарасын күрүе өчен өлкә җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен юллады.

    - Безнең Ульяновск өлкәсендә озак еллардан бирле инде рус булмаган халыкларның ана телләрен hәм мәдәниятләрен саклап калып үстерү юнәлешендә зур эш башкарыла. Татар, чуваш, мордва телләрендә атналык газеталар, телевизион тапшырулар чыга, татар, чуваш hәм мордва мәдәният үзәкләре уңышлы гына эшләп килә,- диде ул.

    Ульяновск өлкәсенең Милли мәдәниятләрне яңарту hәм үстерү үзәге мөдире урынбасары Светлана Ковшенина районнарда яңа гына ачылган Халыклар дуслыгы йортлары эшчәнлеге белән таныштырып үтте hәм кулаткылыларны хезмәттәшлеккә чакырды. Ә Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина халкыбызның гореф-гадәтләрен hәм традицияләрен үстерү юнәлешендә тупланган бай эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова hәм өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутатының ярдәмчесе Геннадий Долгов яңа гына ачылган Халыклар дуслыгы йортының иҗат коллективына уңышлар теләделәр. Аннары шәрәфле кунакларны Х.А.Аблязов исемендәге музей заллары буенча бик тә мавыктыргыч экскурсия көтә иде. Музейханә җитәкчесе Роза Байбикова төбәк тарихын чагылдырган hәм, чын мәгъәнәсендә, ядкарьгә тиң экспонатлар турында тәфсилләп сөйләде.

    Шул ук көнне район мәдәният йортында «Россия бердәмлеге - халыклар дуслыгы» дип исемләнгән зур иҗат фестивале гөрләп узды. Милли мәдәниятләрнең «Дуслык такыясы» фестивале өлкә Хөкүмәте тарафыннан бүлеп бирелгән грант хисабына оештырылган иде. Анда шушы төбәктә hәм күрше районнарда яшәп иҗат итүче татар, чуваш, мордва hәм рус сәнгать коллективлары катнашты. Сәхнә түренә искиткеч матур милли костюмнарда килеп чыккан балалар да, урта буын вәкилләре дә, өлкәннәр дә үз халыкларының кабатланмас милли җыр-биюләрен тәкъдим иттеләр. Өлкә hәм район хакимияте вәкилләре, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре үзешчән сәнгать осталарын дипломнар hәм истәлекле бүләкләр белән шатландырдылар.