Динә Афиетуллова «Иң зирәк татар кызы» номинациясендә җиңде

27 сентябрьдә Удмуртия башкаласында «Татар кызы» халыкара конкурсының финал өлеше гөрләп узды. Анда Ульяновск шәhәреннән дәүләт аграр университеты студенты Динә Афиетуллова да катнашты.

    Динә бәйгенең бөтенроссия этабында безнең өлкәне тәкъдим итеп, 14 гүзәл зат арасында финалга узу бәхетенә иреште.

    - Кызыклы hәм мавыктыргыч конкурсның беренче сынавы хәтеремдә аеруча озак сакланыр, мөгаен. Анда мин гөнаhсыз, самими балачагыма бәйле истәлекләрем белән уртаклаштым hәм, әлбәттә инде, яраткан әбием турында сөйләдем. Искиткеч мөлаем, ягымлы әбием мине татар халык ашларын әзерләргә,  милли гореф-гадәтләребез hәм йолаларыбызны хөрмәт итәргә өйрәтте, мин аңа бик тә рәхмәтлемен,- ди Динә.

    Аннары конкурста катнашучылар милли җыр-биюләргә гаҗәеп дәрәҗәдә бай «Башмагым» музыкаль комедиясен тәкъдим иткәннәр. Милләт җанлы кызлар рәхәтләнеп, җәелеп китеп биегәннәр hәм милли вальсны оста итеп башкарганнар.

    - Мәртәбәле жюри финал өлешенең сынаулары барышында дөньяның иң яхшы татар кызын иҗади сәләтне, милли ризыклар әзерләү осталыгын, тышкы матурлыкны, бер-береңә ярдәмгә килү омтылышын hәм кешелек сыйфатларын исәпкә алып ачыклады,- ди Сембер гүзәле.

    Конкурсның финал өлеше нәтиҗәләре буенча Динә «Иң зирәк татар кызы» титулына лаек табылган. Ә төп призны - «Татар кызы» таҗы белән Lada Granta автомобилен Yзбәкстан вәкиле Лилия Камиловага тапшырганнар. Финалга чыккан барлык гүзәл затларны да берүк төрле бүләкләр - «Хәләл» косметика, кулдан эшләнгән милли орнаментлы күн сумкалар, планшетлар, савыт-саба, бик күп сертификатлар hәм сувенирлар белән сөендергәннәр. Ә безнең Динә Афиетулловага әле хәситә дә - (хәситә - хатын-кызларның алтын-көмеш акчалар, ука hәм төрле кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, күлмәк өстеннән күкрәккә киеп куела торган бизәнү әйбере) бүләк иткәннәр.

    - Бәйгегә әзерләнгән вакытта бернинди авырлык та сизмәдем, барысы да ничектер җиңел генә килеп чыкты. Хис-кичерешләрем, уй-фикерләрем, тәэсирләрем гади сүз белән генә аңлатып бирерлек түгел. Дөресен әйткәндә, шушы истәлекле көннәргә кабат әйләнеп кайтып, шул ук сынаулар аша яңадан узасым килә. Минем өчен көне-төне борчылып торган әти-әниемә, аграр университет мөгаллимнәренә hәм студентларына, миңа Ульяновск өлкәсен халыкара конкурста тәкъдим итү мөмкинлеге биргән «Сембер» бизнес-клубына олы рәхмәт сүзләремне юллыйм,- ди Динә Афиетуллова, канәгатьлек хисе кичереп.

    «Татар кызы» халыкара конкурсының киләсе этабы 2020 елда җиңүченең туган ягында – Yзбәкстан Республикасы башкаласы Ташкент шәhәрендә үтәчәк.

    Рафаэль ДӘВӘТАЕВ.

    Динә АФИЕТУЛЛОВА:

    - Әти-әнием, туганнарым, укытучыларым мине гадел, намуслы булырга, халкымның гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен сакларга өйрәтте. Туган телемдә сөйләшә, аралаша алам, татар халкының тамырлары, мәдәнияте хакында хәбәрдармын. Болары өчен әбиемә рәхмәт! Балачакның иң татлы хатирәләре дә авылда, әбием янында үткәргән вакытым белән бәйле.

    Мөселман гаиләсе төзергә хыялланам. Минем өчен идеаль гаилә - күп балалы гаилә. Яратып hәм яратылып яшәргә телим!