Өлгер, булдыклы Зөлфия

Зөлфия Сафаргалиева - Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер авылына җан өреп, аны тулыканлы тормыш белән яшәтүче тынгысыз йөрәкле кешеләрнең берсе.

    Туган авылын өзелеп яратучы кыз үзенә тормыш иптәше итеп шундый ук күркәм сыйфатка ия егетне сайлый. Рәмис белән Зөлфия авылда төпләнеп калалар hәм җиң сызганып эшкә керешәләр. Буйга кечкенe генә, әмма бик тә җитез, өлгер hәм уңган Зөлфия нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп, бөтен күңелен биреп башкара. Ул мәдәният йорты бинасында урнашкан китапханәдә дә эшли, музейны да җитәкли. Халкыбызның тормыш-көнкүрешенә багышланган музейханәдә ниләр генә юк?! Тал бишек, үкчәле чабата hәм чигүле сөлгеләр дә урын алган биредә. Бүген ул туган авылының үткәненә hәм бүгенгесенә бәйле архив материалларын, якташлары истәлекләрен туплап, китап чыгару эшләре белән дә мәшгуль. 

    Иртә таңнан Зөлфия зур сумкасын асып, авылдашларына газета-журналлар, пенсия акчасы таратырга чыгып китә. «Өмет»нең якын, тугрылыклы дусты буларак, халыкны газетабызга бик теләп яздыра, рәхмәт аңа. Ә кичен каенанасы Сания апа белән бергә янә мәдәният йортына ашыга. Анда «Ак әбиләр» фольклор төркеме яңа җырлар өйрәнә бит.

    - Зөлфиябезгә рәхмәт, мин әле яшь, өйдә мең төрле эшем, дип тормый. Ул ансамбльдә җырларга да, төрле фестиваль-конкурсларда катнашырга да вакыт таба. Аны илhамландырып, ярдәм итеп торучы гаиләсенә дә зур рәхмәт,- ди «Ак әбиләр»не җитәкләүче Зария Зарипова.

    Зөлфиягә без дә бик сокланабыз hәм татар хатын-кызларының чын үрнәге булган милли җанлы ханым белән горурланабыз.

Рузия ХӘЛИМОВА.