1 октябрь - Халыкара өлкән яшьтәге кешеләр көне

Кадерле ульяновскилылар! Чын күңелемнән сезне зур hәм әhәмиятле бәйрәм уңаеннан котлыйм!

     Бүген без кадерле, бик тә якын hәм яраткан әбиләребез hәм бабаларыбыз бәйрәмен билгеләп үтәбез. Без бай тормыш тәҗрибәсе булган кешеләрне хөрмәтлибез hәм олылыйбыз. Безгә аларның кыйммәтле киңәшләре hәм зирәк акылы, гыйлеме бик тә кирәк. Көмеш яшьтәге кешеләр – тәҗрибәле остазлар, алар үзләрендә тупланган осталыкны hәм зирәклекне hәрвакытта да бик теләп безгә тапшыралар.

     Һичшиксез, олы буын вәкилләре игътибарга hәм кайгыртуга мохтаҗ. Ульяновск өлкәсе җитәкчелеге өлкән яшьтәгеләргә hәрьяклап булышлык күрсәтә. Берничә региональ программа  теге яки бу социаль мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән. «Кайгыртучанлык», «Социаль сәгать», «Игътибар визиты», «Чиста фатир», «Социаль нәүрәпне тулыландыр» акцияләре аеруча популяр акцияләргә әверелделәр. Регионыбыз волонтерлары группалар белән олы яшьтәгеләрнең өйләрендә булалар, мини-концертлар куялар, бүләкләр тапшыралар. Шулай ук концерт программалары, ял итү кичәләре, мәдәният йортларында очрашулар, китапханәләрдә, музыка hәм сәнгать мәктәпләрендә бәйрәм чаралары, «Yз төбәгеңне танып бел» проекты буенча туристлык экскурсияләре оештырыла.

     Бүгенге бәйрәм безнең данлыклы өлкән буын вәкилләренә олы хөрмәт күрсәтү hәм җылы рәхмәт сүзләре җиткерү мөмкинлеге бирә. Сезгә иң мөhиме - ныклы исәнлек hәм кояштай озын гомер телим!

     С.И.Морозов,

     Ульяновск өлкәсе Губернаторы.