«Татар кызы-2019» бәйгесе финалисты Динә Афиетуллова: «Мөселман гаиләсе төзергә хыялланам»

ДИНӘ АФИЕТУЛЛОВА, Ульяновск өлкәсе, 21 яшь, белеме: П. А. Столыпин исемендәге Ульяновск дәүләт аграр университеты студенты. Мавыккан шөгыльләре: бию, сәйлән белән чигү, аш-су әзерләү, чит телләр өйрәнү. Тормыш шигаре: «Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк»

 «Әти-әнием, туганнарым, укытучыларым мине гадел, намуслы булырга, халкымның гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен сакларга өйрәтте. Туган телемдә сөйләшә, аралаша алам, татар халкының тамырлары, мәдәнияте хакында хәбәрдармын. Болары өчен әбиемә рәхмәт! Балачакның иң татлы хатирәләре дә авылда, әбием янында үткәргән вакытым белән бәйле.

Мөселман гаиләсе төзергә хыялланам. Минем өчен идеаль гаилә – күп балалы гаилә. Яратып һәм яратылып яшәргә телим!

Буш вакытымны хәйриячелеккә багышлар идем: караучысы булмаган өлкәннәргә, әти-әнисез калган ятим балаларга булышасым килә.

Гаиләбез белән бергә табигатькә чыгып ял итәргә, файдалы үләннәр җыеп киптерергә, елгада балык тотарга, кышын чаңгыда шуарга яратабыз. Берүк борчу, берүк шатлыклар белән яшибез: абыйның беренче баласы туган көн дә зур сөенеч булып истә калды. Барыбыз да бәхетле идек! Һәм мондый бәхетне без инде ике тапкыр кичердек!
Булачак һөнәрем икътисад куркынычсызлыгы белән бәйле: бу өлкәдәге җинаятьләрне ачу белән шөгыльләнәчәкмен.

Кечкенәдән биим. «Татар кызы» бәйгесе һәркемдә моңарчы үзе дә белмәгән сәләтләрне ача: мин дә көтәм – тирә-юнемдәгеләрне тагын ни белән шаккаттырырмын икән? Кечкенә балаларны яратам, хайваннарны, табигатьне… Аннан – сәяхәтләрне! Вакыт сынавы аша узган дусларымны!

Уңышларыма чын күңелдән шатланучы дус кызым бар – Румия… Мин аңа һәрвакыт таяна, киңәш сорый алам.

Максатыңа ирешәм дисәң – алга таба барырга кирәк дип саныйм», — ди Динә Афиетуллова",- дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайты - http://tatar-congress.org/