Сәхәбиевлар туган нигезләрен саклап яшиләр

12 сентябрь безнең өлкәдә Гаилә белән аралашу көне буларак билгеләп үтелә. Иске Майна районы Иске Кызылсу авылы мәдәният йорты бу көнне берничә сәгать дәвамында тәмам гөрләп торды. Югыйсә, очрашуга бары тик бер генә гаилә вәкилләре килгән иде.

    Барлык татар авылларында кебек үк бездә дә күп балалы гаиләләр аз түгел. Күркәм бәйрәм уңаеннан оештырылган чарага бу юлы Зиятдин абый белән Гөлфаяз апа Сәхәбиевларның бала-оныкларын чакырдык.

    Зиятдин абый белән Гөлфаяз апа сугыштан соңгы авыр чорда - 1947 елның 4 декабрендә гаилә корып җибәрәләр. 1948 елда беренче мәхәббәт җимешләре - Румия исемле кызлары дөньяга килә. Аннары бер-бер артлы Әлфия, Мөнәвәрә, Мансур, Наил, Габдрәшит hәм Әсхат (төпчек уллары 1965 елгы) туа. Бүген алар шәhәрдә яшәсәләр дә, авылда йортлар алып, бала-оныклары белән туган нигезләренә еш кайтып йөриләр. Барысы да ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел hәм ихлас булганга күрә, үзләре белән аралашуы да җиңел. Кияүләре белән киленнәре дә шундый ук күркәм сыйфатларга ия булып чыкты.

    Менә тамаша залы Сәхәбиевлар нәселе вәкилләре белән шыгрым тулды. Ай-hай, сез бигрәкләр дә күп инде, кем дә булса учет алып барамы соң, дим, ярым шаяртып. Мин санап барам, күптән түгел генә 62 нче бала дөньяга аваз салды, диде Әлфия апа. Дөрес, әти-әниләре йорты каршына басып истәлеккә фоторәсемгә төшәргә бөтенесе дә кайта алмаган иде.

    Иң беренче итеп сүзне Румия апага бирдек. Аннары hәммәсе дә хис-тойгыларга, тирән кичерешләргә бирелеп, әти-әниләренә, туган йортларына, балачак hәм яшьлек елларына бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар. Сокланмый мөмкин түгел: җидесе дә гаиләдә яхшы тәрбия алып, хезмәткә өйрәнеп  үсеп, гомере буе күңелләренә хуш килгән профессияләр буенча эшлиләр. Егетләр барысы да армия сафларында хезмәт итеп кайткан. Сәхәбиевлар шаяртып, ягъни юмор белән сөйләргә дә яраталар булып чыкты. Өч кыз бала артыннан мине нәзер әйтеп тапканнар бит, дип Мансур абый көлдереп алды да, Әлфия апа белән Наил абый янына барып басты. Без гупчим да сезгә охшамаган әле, бездә төрек каны күбрәк, дип өстәде ул. Авылда кешегә кушамат тагуның үз тарихы була бит. Бездә Сәхәбиевларны "Әкиятләр" дип йөртәләр. Патша Россиясе заманында бабаларының бабасы Төркия чигендә хезмәт иткән hәм шунда чибәр генә төрек кызы белән танышып, аны үзе белән авылга алып кайткан икән. Аларның ике балалары туа. Төрек кызы тау битендә (хәзер ул тауны «Әкият тавы» дип йөртәбез) урнашкан йортта яшәргә теләк белдерә. Ул балаларын менә шул тауга алып чыгып, аларга нидер сөйләп елый торган булган. Авыл хатыннары, бу ана кеше үзенең сабыйларына әкиятләр сөйли булса кирәк, дип уйлаганнар. Әлфия апа Казан мәдрәсәсендә укыган вакытта архивтан үз нәселләренә бәйле тарихи мәгълүматларны эзләп тапкан. Шуннан соң бизнес белән шөгыльләнүче кияүләре Илдар үз хисабына Сәхәбиевлар гаиләсеннән унсигез кешене ун көнгә Төркиягә ял итәргә алып барган. Ә иң өлкән оныклары Алсу яраткан әбисе Гөлфаяз апаны мактау hәм рәхмәт сүзләре белән искә алып сөйләде.

    - Җәйге каникуллар вакытында hәр елны авылга кайтып йөрдем. Әби-бабайның йорты кибет белән янәшәдә генә булганга, безгә бик күп кеше кунакка керә иде. Уңган әбием аларны hәрвакыт эремчек пилмәне белән сыйлый иде. Шулай ук миңа искиткеч матур ромашка чәчәкләре төшерелгән күлмәк алып биргәне бүгенгедәй күз алдымда,- диде Алсу.

    Сәхәбиевларның өлкән буын вәкилләре сәхнә түрендә чыгыш ясап, яшьләргә - бала-оныкларына киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен дә җиткерделәр. Алар дәвамнарын hәрвакытта да чын кеше булып калырга, үзара ярдәмчел булырга, туганнар белән дус-тату, аңлашып яшәргә өндәдeләр.

    Аннары hәммәсен дә милли сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган бәйрәм табыны көтә иде. Тәмләп чәй эчкәннән соң, моңлы җырларны суздылар hәм рәхәтләнеп биеделәр дә әле.

    Авыл администрациясе башлыгы Мансур Габделбәр улы Габунов, төрле буын вәкилләренең шулай матур итеп очраша алуына hәм төп йортларын - әти-әниләре нигезен кадерләп саклауларына чиксез соклануын белдереп, Сәхәбиевларга Рәхмәт хаты тапшырды.

    Күптән инде бакыйлыкка күчкән Зиятдин абый белән Гөлфаяз апаның рухлары шат булсын, балаларының дус-тату яшәүләре аларны сөендерсен hәм әлеге очрашуда яңгыраган гыйбрәтле сүзләр дога булып ирешсен иде.

    Хаҗия НАСИБУЛЛИНА,

    Иске Кызылсу авылы.