Ульяновскида милли көрәш остаханәсе

13-17 сентябрьдә Ульяновскида ТАФИСА I нче Бөтендөнья фестивале гөрләп үтте. Анда дөнья күләмендә танылган 24 спортчы сугышу сәнгатенең унике төре буенча осталыкларын күрсәттеләр.

    Балалар hәм яшүсмерләр арасында аеруча популяр саналган бокс, кикбоксинг, самбо белән беррәттән, фестивальдә татар-башкорт көрәшенә дә киң урын бирелгән иде.

    Фестиваль барган көннәрдә Ульяновск өлкәсенең татарча көрәш федерациясе җитәкчелеге тырышлыгы белән белем бирү оешмаларында hәм спорт мәктәпләрендә мастер-класслар үткәрелде.

    Өлкәбез үзәгенең 28 нче санлы мәктәбе укучылары да татар көрәше остаханәсендә катнашу бәхетенә ирештеләр. Билгеле инде, әлеге мәгариф учагы очраклы рәвештә генә сайланмаган. Биредә яшь буында милли үзаң, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Мәктәп директоры - Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Әзгать Фаизов әйтүенчә, бу уку елында да татар теле hәр класста атнасына икешәр сәгать аерым фән буларак өйрәнелә. Балалар класстан тыш чараларга - татарча җыр-бию түгәрәгенә hәм милли көрәш секциясенә дә бик теләп йөриләр икән.

    Очрашуны өлкәнең татарча көрәш федерациясе президенты Фәнис Заббаров ачып җибәрде hәм әлеге мастер-классны оештыруда ярдәмнәре өчен мәктәп коллективына, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә, Чардаклы районы Yрән авылы көрәшчеләренә (тренерлары – Рөстәм Карипов), 4 нче ДЮСШ балаларына (тренерлары - Илнар Ракипов) рәхмәт сүзләрен юллады. Ул 28 нче мәктәп базасында татарча көрәш секциясен яңадан ачарга тәкъдим итте.

    - ТАФИСА Бөтендөнья фестиваленең максаты барыбызга да мәгълүм - балалар hәм яшүсмерләр сау-сәламәт булырга, спортның искиткеч матур төре - милли көрәш белән шөгыльләнергә, буш вакытларын файдалы итеп уздырырга тиеш,- диде Фәнис Заббаров.

    Мастер-класста катнашучы балаларга тагын бер бәхет елмайды. Алар милли көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Сергей Павлик белән рәхәтләнеп аралаштылар, аның култамгасын алдылар hәм календарьлар белән бүләкләнделәр.

Рузия ХӘЛИМОВА.