Ульяновскида дини укулар башлана

«Дин дәресләре мәктәбе» сезне көтә!

    Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте карамагында эшләп килүче «Дин дәресләре мәктәбе» 1 нче сыйныфка шәкертләр җыюны дәвам итә.

    Укулар атнага бер мәртәбә, шимбә көнне 8 сәгать 30 минуттан 11 сәгать 30 минутка кадәр алып барыла. Шәкертләрнең яше чикләнмәгән, уку – түләүсез. Уку-укыту программасы өч елга исәпләнеп, тәмамлаучыларга таныклыклар бирелә.

    Программада изге Коръәнне гарәп графикасы нигезендә дөрес итеп, мәгънәсен аңлап, тәҗвид белән уку; намаз, ислам дине нигезләрен, шәригать кануннарын, пәйгамбәрләр тарихын өйрәнү; хәдисләр белән танышу, әхлак дәресләре hәм башкалар каралган.

    Укуларны югары дини hәм дөньяви белемле мөгаллимә, мәктәп җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова алып бара.

    Хөрмәтле өлкә районнары, шәhәрләре hәм авылларында яшәүче мөселман кардәшләребез! 1 нче сыйныфка укырга керергә теләүчеләрне 5 октябрь көнне 8 сәгать 30 минутта Yзәк Җәмигъ мәчете карамагындагы мәдрәсәдә  (Банный пер., 1, «Нариманов проспекты» тукталышы) көтеп калабыз!

    Белешмәләр өчен телефон: 8-927-819-38-69.

Яңа шәhәрдә дин дәресләре башлана

    Яңа шәhәрнең Ленин Комсомолы проспекты, 39 нчы йорт адресы буенча урнашкан мәчеттә ислам дине нигезләрен hәм Коръән укырга өйрәнү буенча дәресләр башлана. Дин дәресләре түбәндәге расписание буенча үткәреләчәк:

Өлкәннәр өчен

    Сишәмбе (вторник) hәм шимбә көннәрендә, 9.00, мөгаллимә - Гөлчәчәк ханым Тлявлина; сишәмбе hәм җомга көннәрендә, 18.00, мөгаллим - Ильяс хәзрәт Тлявлин.

Кыз балалар өчен

    Шимбә көнне, 11.00, мөгаллимә - Гөлчәчәк ханым Тлявлина.

Ир балалар өчен

    Шимбә көнне, 14.00, мөгаллим - Ильяс хәзрәт Тлявлин.

    Транспорт тукталышы - «30-ый магазин». Белешмәләр өчен телефон: 89272709907.