Наил Алимовка - медаль

Сембер-Ульяновск шәhәренең 371 еллыгына багышланган тантанада «Запад» төзелеш ширкатенең стратегик үсеш буенча директор урынбасары Наил Назыйм улы Алимовка «Ульяновск шәhәре алдындагы казанышлары өчен» («За заслуги перед Ульяновском») медале тапшырылды. Милләттәшебезнең Ульяновск каласы территориясендә төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш кертүе әнә шулай югары бәяләнде.

    Ә милләттәшебез Ирина Сайфутдинова җитәкчелек иткән 20 нче санлы «Искринка» балалар бакчасы коллективы шәhәр администрациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Әлеге балалар бакчасы Идел буе халыкларының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен hәм йолаларын саклап калып үстерү hәм үсеп килүче буынны әхлакый-патриотик тәрбияләү юнәлешендә зур эш башкара.