Авылыбызны искә төшерик!

Олы яшьтә генә шәhәрдә

    Урнашып яшәүчеләрнең берсе -

    Миндер ул, үз авылымнан китеп

    Шәhәрчә яшим, дигән кеше.

    Рәхәт була, күзең ачып, сулыш алып

    Каршыласаң авылыңда иртә таңнарны.

    Уйламыйча калган бер минут та юк,

    Ул күңелне кем булса аңлармы?

    Кендек каны тамган җиребезгә

    Кирәк иде балалар ярдәме.

    Безнең авыл шулай тузар, диеп

    Уйлады микән берәрсе?

    Безнең авылда бик бай колхоз иде,

    Тирә-яктан килде эшчеләр.

    Барысына да эш табылды - өй алдылар,

    Yз балаларыбыз китеп беттеләр.

    Килгән кеше барысына хуҗа булып,

    Рәхәтләнеп яши бирделәр.

    Авыр еллар киткәч, килмешәкләр

    Колхозыбызны тар-мар иттеләр.

    Өйрәнделәр авыл балалары

    Алфавитны безнең мәктәптә.

    Бөтен тырышлыгын бирде укытучы,

    Кеше булсын, диде, китеп тә.

    Беләсезме, Тукай, ничек әйткән:

    Ник киттегез туган яклардан,

    Әллә сезнең бер дә әрнемиме,

    Йөрәгегез таштан яралган?..

    Ник кайтмадың авылыңа укып чыккач,

    Булыр идең авыл хуҗасы.

    Иске йорттагы әти-әниеңнең

    Булыр иде азрак нужасы.

    Булыр идең председатель йә инженер,

    Экономист, бригадир йә көтүче.

    Көчең җиткән кадәр ярдәм итәр идең,

    Булыр иде сиңа рәхмәт әйтүче.

    Бар кибете, мәктәп, совет, мәчет,

    Алар бар да бездә мәңгелек.

    Авылыбызда хәзер эт тә өрми,

    Йөрeкләрдә яңа жәллелек.

    Булыр идең син дә медсестра,

    Ярдәм итәр идең кешеләргә.

    Авылда калган карт-карчыкның

    Елаганын ишетеп нишләргә?..

    Эшләр идең син дә полициядә,

    Куяр идең тәртип халыкка.

    Хәрәм – эчүчеләр аракыны

    Куркып бакмас иде кабып та.

    Сиңа да бит эш табылыр иде,

    Азык-төлек ташыр идең кибеткә.

    Ә без Аллаhыдан сорар идек -

    Ризыгыбызны безнең киметмә.

    Син дә, кызым, тегүчегә укыдың,

    Ачар идең үзеңә ателье.

    Авыл халкын ямьле киендереп,

    Тук өстенә йөрсен иде hәркөнне.

    Авылда бер матур Рәис әйттe:

    Булдым председатель, урман кисүче,

    Авылда калып хур булмадым, ди,

    Булдым мин барысын җиңүче.

    Элеккеләр - сыер hәм атлар җигеп

    Яшәгәннәр безнең бабайлар.

    Колхозлар аякка баскач кына

    Кая киткән безнең малайлар?

    Yкенмисеңме авылдан киткәнеңә,

    Ни әйтер, дип, кизләү, урманнар?

    Жәл түгелме, яшь вакытта алар

    Сине ашатып, эчереп торганнар.

    Якыннарыбызны соңгы юлга

    Озатырга туры килгәндә,

    Шәhәр мәчетләрендә кәфенләп,

    Туфрагына китерә күмәргә.

    Йорт-җир япкан, суык өйгә

    Хәзер кем дә кертми кунарга.

    Капка төбендә генә җеназа укып

    Туры килә гүргә куярга.

    Яшь буынга өметләнеп торам,

    Ачмасмы икән йортның капкасын?

    Кытайлар килеп җиребезгә

    Хуҗа булса - Аллаhы сакласын.

    Яратыгыз туган илебезне,

    Яратыгыз туган җиребезне,

    Яратмыйча hич тә ярамый,

    Яратмыйча яшәү ярамый!

    Фәүзия апагыз,

    Карсун районы.