Абдулвалиевлар гаиләсеннән - корбан ашы

Ульяновск шәhәрендә гомер кичерүче Абдулвалиевлар гаиләсе игелекле эш-гамәлләре, тирә-юньдәгеләргә карата мәрхәмәтле булулары, мохтаҗларга hәрвакыт ярдәм кулы сузулары белән күпләргә үрнәк булып тора.

    Әлеге гаилә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе hәм “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы белән күптәннән хезмәттәшлек итә. Абдулвалиевлар өлкә күләмендә уздырылган бер генә милли-мәдәни hәм дини чарадан да читтә калмыйлар. Алар үзләре дә ел саен татар җанлы актив милләттәшләребезне чакырып ифтар, корбан мәҗлесләре үткәрәләр. Менә быел да изге ай башлануы белән шәhәребезнең төньягында урнашкан хәләл кафеда йөзгә якын диндәшебезне корбан шулпасыннан авыз иттерделәр.

    Күркәм мәҗлесне шәhәребезнең танылган дин белгече Дамир хәзрәт Сатдинов искиткеч оста алып барды. Ул Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр укыды, тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде, hәр мөселман өчен фарыз гамәл булып саналган корбан чалу тәртибе белән таныштырып үтте.

    Милли сый-нигъмәтләр белән тулы табын артына җыелган дин вә канкардәшләребез әлеге мәҗлесне оештыручы юмарт малтабар Руслан Абдулвалиев гаиләсенә, аның әтисе Ринат абый белән әнисе Дания апага, энесе Ренальга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

    Корбан мәҗлесендә шулай ук Русланның әбисе - Майна районы Яңа Маклауш авылында гомер итеп, ун бала тәрбияләп үстергән Шәмшениса апа да катнашты. Оныгының татарча матур итеп сөйләшүендә, мәрхәмәтле, ярдәмчел hәм кешелекле булып үсүендә аның өлеше әйтеп бетергесез зур.

    - Бала вакытта авылга кунакка кайткач, әбием төрле догалар өйрәтте, бары тик татарча гына сөйләшергә куша иде. Дини мәҗлесләрне еш уздыруы әле дә хәтеремдә. Нәкъ менә шул чакта минем күңелемдә ислам диненә карата хөрмәт уянды да инде,- ди Руслан Ринат улы.

    Рузия ХӘЛИМОВА.