1 сентябрь - Белем көне

Кадерле мәктәп укучылары hәм студентлар, укытучылар hәм ата-аналар! Чын күңелдән сезне барлык буыннарны да берләштерүче гаҗәеп матур бәйрәм уңаеннан тәбрик итәм!

    Белем алу елларын hәм күркәм көн - 1 сентябрьне без барыбыз да хәтерлибез. Өч айга сузылган җәйге каникуллардан соң классташлар, курсташлар hәм яраткан педагоглар белән көтеп алган очрашу шатлыгы күңел түрләрендә саклана. Тәэсирләр hәм яңалыкларны дуслар белән бүлешү теләге бик тә көчле була. Тормышның кызыклы ачышларга, яңа белемгә hәм осталыкларга, иҗади казанышларга бай чираттагы этабы менә шулай башлана.

Бүген мәгариф, талантларны үстерү сферасы федераль hәм региональ хакимиятнең игътибар үзәгендә, күз уңында. “Мәгариф” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, аның төп максаты - гармонияле үсеш алган шәхес тәрбияләү. Безнең алдыбызда тармакны яңарту, ягъни модернизацияләү, заманча инфраструктура булдыру бурычы тора. Һәм без ышанычлы адымнар белән куйган максатыбызга таба барабыз.

    Соңгы биш ел эчендә без төбәктә өч яңа заманча мәктәп төзедек. Хәзер Кузоватово район үзәгендә, Зур Чирекле авылында hәм Ульяновскиның “Юго-Западный” микрорайонында яшәүче  малайлар hәм кызлар бик тә заманча hәм уңайлы шартларда белем алалар. Бүген без өлкә үзәгенең “Репино” hәм “Центральный” микрорайоннарында, шулай ук Ишеевка белән Тереньгада тагын дүрт мәктәп салабыз. Ә 2024 елның ахырына кадәр 15 яңа мәктәп Ульяновск төбәге балалары өчен үзләренең ишекләрен киң итеп ачып җибәрәчәкләр.

    Урта профессиональ белем бирү системасын яңартуны да дәвам итәбез. “Яшь профессионаллар” региональ проектының максатчан күрсәткечләре нигезендә, 2024 елга кадәр заманча материаль-техник базасы булган 50 остаханә ачып җибәрергә җыенабыз.

    “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында безнең 29 авыл учреждениесендә “үсеш нокталары” булдыру күздә тотыла. Бу цифрлы hәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре, анда балалар “Технология”, “Информатика” “Тормыш алып бару куркынычсызлыгы нигезләре” фәннәре буенча өстәмә белем hәм осталык алачаклар.

    Кадерле дуслар! Чын йөрәктән сезне тормышыгызда яңа, кызыклы hәм мавыктыргыч этап башлануы уңаеннан котлыйм! Һәрбер белем алу көне сезгә яңа ачышлар, танып белү hәм үз-үзегезне үстерү шатлык-сөенече алып килсен. Ә без моның өчен бөтен шартларны да булдырырга тырышырбыз.

    С.И.Морозов,

    Ульяновск өлкәсе Губернаторы.