Сугыш hәм хезмәт ветеранына - 101 яшь!

Бөек Ватан сугышы каhарманы, Димитровградның автоагрегат заводы ветераны Кәшаф Галәутдин улы Шамбазов 1918 елның 13 августында туа. Берничe көн элек кенә әле аңа 101 яшь тулды.

    Кәшаф ага дәhшәтле, каhәр суккан сугышның беренче көненнән алып Бөек Җиңү көненә кадәр фронтта була. Ул армия сафларында барлыгы сигез ел хезмәт итә. Ә Кызыл Армиягә 1939 елда Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. Башта илебезнең чик буйларын саклый. Ул вакытта ук инде тирә-юньдә тыныч түгел, ничектер шомлы иде, ди аксакал, истәлекләре белән бүлешеп.

    Бөек Ватан сугышы елларында Кәшаф Галәутдин улына 2 нче Украина фронты составында, Хәрби-hава көчләренең 43 hәм 93  нче авиация полкларында рядовой укчы-радист булып хезмәт итәргә туры килә. Фашистик Германия Советлар Союзына явызларча hөҗүм иткәннән соң, оста укчы Шамбазов беренчеләрдән булып дошман самолетын бәреп төшерә. Фронтта батырлык hәм зур тәвәккәллек үрнәкләре күрсәткән өчен курку белмәс татар егете Сугышчан Кызыл Байрак (Боевое Красное Знамя) hәм II нче дәрәҗәле Ватан сугышы орденнары, «За Победу над Германией» медале hәм юбилейлы медальләр белән бүләкләнә. Дәүләт бүләкләре арасында шулай ук Кызыл Байрак ордены да бар, ә ул заманында СССР Хөкүмәтенең иң югары hәм дәрәҗәле бүләге булып саналган.

    Йөз дә бер яшьлек милләттәшебезнең биш бертуганы да фашистларга каршы чын батырларча сугышалар hәм барысы да туган якларына исән-имин әйләнеп кайталар. Кәшаф ага туып үскән гаилә сокланырлык дәрәҗәдә ныклы, тырыш hәм эшчән була.  Узган гасырның утызынчы еллары ахырында Иске Төгәлбуга авылында көн күрүче әтисе Галәутдин ага Шамбазовка «кулак» ярлыгы тагып hәм нахакка рәнҗетеп, бөтен мал-мөлкәтен, байлыгын көчләп тартып алуларын яхшы хәтерли ул. Ә барлыкта-муллыкта яшәүләренең сере бик тә гади була: дус-тату гаилә бернинди авыр эштән дә курыкмыйча hәм ялчылар тотмыйча, көне-төне кырдан кайтып кермичә, үзләре тир түгәләр.

    Бүген дә хөрмәтле Кәшаф аганың зур, кунакчыл өеннән беркайчан да кеше өзелеп тормый - балалары, оныклары hәм күп санлы оныкчыклары хәл белергә килеп йөриләр. Ә туганнары Димитровград hәм Самара шәhәрләрендә, илебезнең башка төбәкләрендә яшиләр.

    - Карчыгым исән вакытта сугыштан соңгы еллардагы нужалы hәм газаплы тормышны, авылда торуыбыз, аннары шәhәргә күченеп килүебез hәм Мәләкәснең кузов арматурасы заводына (хәзер - ДААЗ) эшкә урнашуыбыз турында еш искә төшереп сөйли идек. Мине баштан ук литейкага алдылар hәм гомере буе эшләп шуннан пенсиягә дә чыктым. Иң авыр саналган беренче участокта хезмәт иттем, анда бары тик көч-куәтле ир-атларны гына алалар иде. Бүген безнең эшебезне балаларыбыз hәм оныкларыбыз лаеклы рәвештә дәвам итәләр,- ди Кәшаф ага.

    Сугыш hәм хезмәт ветеранының озак яшәү сере дә ачыкланды. Ул бала вакыттан бирле hәм гомере буе умартачылык белән шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Беркайчан да аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган, көне-төне армый-талмый эшләгән, гаиләсе өчен яшәгән, балаларына hәм оныкларына мөмкин булган кадәр булышкан. Дәүләтебез менә шундый гади, катлаулы язмышлы, хезмәт сөючән, намуслы hәм ачык йөзле, киң күңелле кешеләргә таянып яши дә инде. Алар - илебезнең төп терәге hәм ышанычы.

    - Ямьле, кояшлы май – Бөек Җиңү ае ул. Безнең «Преодоление» оешмасы активистлары бәйрәм уңаеннан сугыш ветераннарын өйләренә барып тәбриклиләр. Кызганычка каршы, аларның саны елдан-ел кими бара. Шуңа күрә hәрвакытта да фронтовиклар янына зур дулкынлану белән барып керәбез. Чәчләренә чал кунган, күзләренә яшь тулган каhарманнар безнең килүебезне зарыгып көтәләр. «Дөньяда яшәү шундый рәхәт бит, без - өлкәннәр турында кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен власть органнарына зур рәхмәт»,- диләр алар, шатлыклы күз яшьләрен сөртеп. Ә без hәрвакытта да: «Yзегезгә чиксез рәхмәт, сезнең алдыгызда түбәнчелек белән башыбызны иябез»,- дип әйтәбез.

    Быел фронтовикларны минем белән бергә «Преодоление» үзәгенең вокаль группасы hәм баянчы Анатолий Крайник та котладылар. Олы буын вeкилләре баянга кушылып җыр сузарга бик тә яраталар инде. «Катюша» белән «День Победы» җырлары күңелләренә аеруча хуш килә. Безнең иң өлкән ветераныбыз – Кәшаф Галәутдин улы Шамбазов. Аңа яңа гына әле 101 яшь тулды, сигез ел авиациядә хезмәт иткән, Бөек Ватан сугышын башыннан алып ахырына кадәр үткән,- ди инвалидларның «Преодоление» иҗтимагый оешмасы рәисе Наталья Емангулова, дип яза "Димитровград" газетасы.