Губернатор жәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты

Өлкә Губернаторы Сергей Морозов Иҗтимагый советлар вәкилләре белән очрашты.

    Ульяновск өлкәсе Губернаторы карамагында 50гә якын иҗтимагый берләшмә эшләп килә, анда 400дән артык активист, шул исәптән экспертлар, профессиональ hәм бизнес җәмәгатьчелек вәкилләре, иҗтимагый hәм дини оешмалар җитәкчеләре керә.

    - Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы менә ун елдан артык инде регион җитәкчелегенә барлык партнерлар белән дә нәтиҗәле сөйләшүләр алып барырга ярдәм итә, халыкны борчыган проблемалар турында власть органнарына җиткереп торырга тырыша. Башкарма хакимиятнең барлык тармаклары hәм сфераларында да иҗтимагый советлар булдырылды, бу исә төбәктә гражданлык җәмгыятенең югары үсеш дәрәҗәсе турында сөйли. Әмма бүгенге социаль-экономик хәлебез эшне hәм җәмәгатьчелек институтларын үзгәртүне таләп итә. Мин иҗтимагый советларга халык өчен аеруча мөhим булган юнәлешләрдә эшләргә тәкъдим итәм. Әлеге советлар составын яңартырга, анда актив гражданнарны кертергә кирәк. Иҗтимагый советлар илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнашырга тиеш. Мәгълүмат киңлегендә hәм социаль челтәрләрдә эшне көчәйтергә вакыт җитте, чөнки кешеләр үзләрен борчыган мәсьәләләр турында нәкъ шунда хәбәр итәләр. Моннан тыш, иҗтимагый булышлык күрсәтү штаблары булдырырга тәкъдим итәм. Анда тармакларның иҗтимагый советлары әгъзалары, коммерцияле булмаган оешмалар hәм территориаль үзидарә органнары җитәкчеләре керәчәк. Бу штаблар халык белән власть арасында ныклы элемтә урнаштырып, гражданнар мәнфәгатьләрен исәпкә алып эш итү мөмкинлеге тудырыр иде,- диде Губернатор.

    Төбәгебез башлыгы, гражданнар башлангычларының төп генераторы буларак, регионда коммерцияле булмаган секторның үсешен тәэмин итү бурычы куйды.

    - Өлкә бюджетыннан грантлар конкурсларын финанслау күләмен 2,5 тапкыр арттырып, 50 миллион сумга кадәр җиткерү максаты куябыз. Әлеге чара гражданнарның тагын да күбрәк инициативаларын тормышка ашыру мөмкинлеге бирәчәк. Төбәкнең коммерцияле булмаган оешмалары, ягъни НКОлар илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда безнең өчен нәтиҗәле партнерларга hәм экспертларга әверелергә тиеш,- дип билгеләп үтте Сергей Морозов.