Шикәрле төшләр Хикәя

Бөек Ватан сугышыннан каты яраланып кайтып, Чатказ Башы һәм тирә-як авыллардагы бик күп татар өйләрен шәмаилле иткән үзешчән рәссам Фәтхелислам ага Җәләлетдиновныӊ (1925-1964) якты истәлегенә багышлыйм.

Ищите без вести пропавших …

Ищите мертвых и живых!

И если всюду скажут: - Нету! -

Найдите их в себе самих.

Алексей Решетов.

Габделгани абзый-яӊа сиксәнен узган, Ходайныӊ кушуы буенча, кайчан Газраил фәрештә килеп җитәр икән, дип еш уйланучан мәчет карты. Соӊгы вакытларда бала чагыннан бирле кереп йөдәткән бер үк сәер төш аеруча бимазалый башлады үзен. Бүген дә төнен шуныӊ белән саташып үткәрде. Йөзе анык булмаган, ниндидер, төсе уӊган гимнастеркалы солдат биштәреннән кушучка гына сыешлы эре шикәр кисәге ала да, аӊа суза. Шуны кулыма алыйм дигәндә генә, уяна да китә. Бераз йокылы-уяулы ятканнан соӊ, кабат шул ук күренеш. Инде, булмый бу болай, дип бүтән күз кысмаска уйлады. Үзеннән-үзе яланаяклы балалык еллары, басу капкасы артында сугышлы уйнап йөргән вакытлары хәтерендә яӊарды.

Бөек Җиӊү елыныӊ юклыклы беренче тыныч җәйе. Җыен бала-чага басу капкасыннан ерак булмаган янгын каланчасы тирәсендә әвәрә килә. Лапас астындагы күләгәдә бер якка янтайган бәләкәй генә каравыл өендә яшәүче Шәрәф бабай йокымсырый. Янгын сүндерерлеге ташка үлчим генә булса да, ипине юкка черетми ул, йокыдан арынган вакытларында, йә колхозга бау,дилбегә ише нәрсәләр ишә, йә колхозчыларга чабата тукый. Товарны күбрәк чыгару өчен, юкә кайрысын шундый юка кисә, чабаталары ике-өч көн эчендә мыек җибәрә, атна дигәндә мунчалаланып таралып төшә. Бу – хәсрәт чабатачыга карата шундук үпкә, рәнҗеш, ярсулы ризасызлык хисләре уята. Шуӊа бабайга прдукциясен «натура» лата түләп алучылардан яхшы ук эләгә, бигрәк тә яшь хатыннар тырышлык күрсәтәләр. Болай дигәч тә, әллә ни уйлый күрмәгез тагын, сүз чабатаны сөт, йомырка, онга алыштыру турында гына бара. Заманасы шундый: бөтен җирдә хәерчелек, итек турында әйтергә дә юк, эче-тышы тонык резина «шахтер-галош»ны да көндез чыра яндырыл эзләсәӊ дә табарлык түгел. Шуӊа авыл халкыныӊ күбесе чабатасын кышка саклый, җәен яланаяк йөри. Ә бабайныӊ, алыштыргысыз булуын белгәнгә, катгый рәвештә төзәләсе килми, яшь бикәчләргә үч иткәндәй, әштер-өштер үрүен дәвам итә. Ул вакытта балалыгы белән яшь апа-җиӊгиләргә бабай белән чәч тә баш килүләре өчен ачуланып та йөрде бит әле Габделгани абзый. Бүген аларны яхшы аӊлый, тик ни мәгънә. Сугыш кауннары буенча дигән булып, салымныӊ ниндиен генә китереп салмаганнар. Итләтә, майлата, йомыркалата дисеӊме. Шуныӊ өстенә акчалата, бәрәӊгеләтәләре дә булгаган әле аныӊ. Һәр йорт өч центнер бәрәӊгене сигез чакрым ераклыктагы авылга, спирт заводына үзе илтеп тапшырган. Сыеры булганнары сыер җиккән, булмаганнары- уф алла арбасына салып үзләре тарькан. Авыл активистлары салымнарын түли алмаучыларныӊ йортындагы соӊгы кәҗәсен, йә сарыгын алып чыкканнар. Терлек булмаса, хуҗаныӊ өстендә тазарак күлмәк күрсәләр, шуннан мәхрүм иткәннәр. Күлмәк дигәннән, Шәрәф бабйныӊ да өс киеме бигрәк үзенчәлекле иде. Җәй ли, кыш ли һәвакыт тап-такыр кырылган, шуӊа күрә, бәлки, туганнан бирле дә чәч күрмәгән башында керләнүдән шомарып каешланган тирән эчле колаксыз әбиләр бүреге. Ѳстендә ялан тәнгә кигән җилкәләре салынган, ямау эләкми калган җире бик сирәк күренгән сәдәпсез нәзек бишмәт. Тез башларына кат-кат ямау салынган ыштан балаклары төсе билгесез йон оекбаш кунычына кыстырылган. Аякларында үзе үргән мыеклы чабата. Билен каеш билбау белән буып җибәргән. Болытсыз аксыл-зәӊгәр күктә эленеп торган юмарт кояш, һәрвакыттагыча, алтын нурларын кызганмый бик мул сибә.Ашыйсылары килүдән арына алмаган малай-шалайлар дәртсез генә көндәлек уеннарын уйныйлар, ә Шәрәф бабай каравыл кушындагы төрле бөҗәкләр, коӊгызлар кандалалар сырып алган иске тапчанын җиӊел арбага алыштырган да салам өстенә бетләрен коя-коя хозурланып ята. Кинәт Ганигә аныӊ карлыкканрак тавышы ишетелде:

- Габделгани! Малай үзенеӊ мулла кушкан тулы исемен беренче тапкыр шушы Шәрәф бабайдан ишетеп белде, бугай, чөнки калганнар аӊа «Гани»дип кенә дәшәләр, хәтта югары очта яшәүче әбисе белән бабасы һәм өйләрендәге әнисе дә. Башкалар «ике катлы исем»дип көлсәләр дә, бабайныӊ, йомшак кына итеп, тулы исеме белән эндәшүе ошый иде Габделганигә, шуӊа сикергәләп йөгрә-йөгрә янына килеп тә басты.

- Нәрсә, бабай?

- Тиз генә күзәтеп төш әле, бөтенесе дә тәртиптә микән, тирә-юньдә янгын күренмиме? – дип үтенүгә караганда, боера төште «каланча нчальнигы».

- Хәзер, бабай, айн момент, - дип әйтергә өлгергәнче, бик үк ышанычлы булмаган бормалы баскычтан вшкадагы бәләкәй генә күзәтү мәйданчыгына күтәрелә дә башлады. Тамагы гел ачыкса да, югары үрмәләргә генә торган чагы иде шул Габделганинеӊ. Башка малайларныӊ тешләрен кыздырып, тирә-якка бер генә мәртәбә булса да атыграк кошлар биеклегеннән күз ташлыйсы килгән вакыты. Тик үч иткәндәй, бабай кырыслана, аларны бу серле мәйданчыкка бик сирәк җибәрә, чөнки егылып төшеп биртелүләреннән курка иде. Шуӊа мондый бәхет тәтегән көнне череп-таркалучы империалистлар «небоскреб»ына менеп- төшкәндәй хис кичерүче малайлар үзләрен егетләрчә гайрәтле, кыю, курку белмәс чын геройга саныйлар иде. Ниһаять, Габделгани, Шәрәф бабайныӊ ярдәмчесе буларак, инде ничәнче тапкыр күбесенеӊ күӊелен ымсындырган шушы каланчада. Биредән җәйрәп яткан салам түбәле зур авыллары кул сузымында гына булып, көненә берничә мәртәбә су коена торган шуышучы еланга охшашлы елгалары уч төбендәгедәй күренә. Елга аръягында ямь-яшел болын, иксез-чиксез кырлар, артыннан борчак сибеп калдыручы сарык көтүе… Һәм акрын гына авылга таба кыймылдаучы ялгыз юлчы.

- Йә, ни хәлләр бар анда? – дип сорады бабай, Габделгани күз алдында пәйда булуга.

- Бөтенесе дә тәртиптә, тик менә… - Нәрсә булган, ни бар? - Ниндидер абый… чит кеше, бугай… - Кайда?

- Ә-әнә тегендә, игеннәр өстеннән башы калкып-калкып китә. Дала чорыныӊ бердән-бер мирасы – кысык күзен тагы да кыса төшеп, Шәрәф бабай кулын маӊгаена куйган килеш еракка, каберлекне урап үтүче олы юлга карады. Нидер сизенгән яшьтәшләре, Габелгани белән бабайны боҗра эчендә калдырып, яннарына тезелешеп тә өлгерделәр.

- Нәрсә булган, бабай? - Янамы? - Кайда яна?

- Китегез, башымны әйләндермәгез әле, эттән туганнар, - дип Шәрәф бабай аларны юри генә кугандай итте. Ә юлаучы якынайганнан-якыная бара. Менә ул, хәлсез аякларын көчкә сөйрәп, каланчага таба юнәлде. Хәзер аныӊ өстендәге төсе уӊган гимнастеркасы, аякларындагы тузанлы итекләре, аркасындагы яртылаш буш биштәре, баш түбәсенәрәк шуышкан пилоткасындагы вакыт- вакыт кояш нурларында җемелдәп алган кызыл йолдызы да аермачык күренә. Солдат кайта, солдат! Кашларына терәлгән уч астындагы хәлсезләнгән күзләре белән юлчыны бик җентекләп күзәтеп бетергәч, бабай, бөкресен туайта төшебрәк, аӊа каршы атлады.

- Фәтхелислам түгелме соӊ бу?

- Нәкъ үзе, Шәрәф абзый, - дип җавап кайтарды солдат елмаерга тырышып, һәм бабайны сак кына кочаклагандай итте.

– Нәрсә, бик үзгәргәнменме?

- Үзгәрүеӊ бер нәрсә, тик…

Берни аӊламый катып калган бала-чага тиздән беләчәк Шәрәф бабаларыныӊ нигә күзләрен мелт-мелт китереп сүздән калуын. Габделганиныӊ дусты Фәһимнеӊ әтисе Фәтхелислам абыйга күптән кара кәгазь килгән иде. Инде авыл халкы аны, сугыш кырында дошман белән яка алышканда батырларча һәлак булган,дип йөри иде. Шуӊа бабай аӊа каберен күрмәсәләр дә, үзен күптән җирләүләрен әйтергә кыймый иде. Әлегә бер генә малай-шалай да каршыларында кемнеӊ әтисе басып торуын һәм бабайныӊ ни сәбәпле югалып калуын аӊламый торганда, ниһаять, ул, дулкынлануын баса төшеп, сүзен дәвам итте:

- Әй, бу каһәр картлыкны, күзләр бер дә эшкә ярарлык түгел шул хәзер. Карап-карап торам да, син бернинди арттырусыз чын герой булып кайткансыӊ бит, Фәтхелислам.

- Әйтерсеӊ инде син, Шәрәф абзый, - дип кул селтәде малайларга һаман сер булып калган юлчы, - нинди герой инде хәзер миннән… Күрмисеӊме, көчкә басып торам, мина кыйпылчыгы бавырга кереп оялаган, - дип янбызына кагылып алды.

- Шулаен-шулайдыр, тик Гитлерныӊ борын төбенә кем йодрык китереп төрәде.

- Ансын дөрес әйтәсеӊ, арт сабагын яхшы укыттык, шәп эләкте. - Хәтерләреннән чыкмаслык булды, может онытмаслар фашистлар. - Онытырга тиеш түгелләр, Шәрәф абзый! Тагы теш ыржайтып кына карасыннар… Син бер дә үзгәрмәгәнсеӊ, һаман элеккеге Шәрәф абзый… әнә ярдәмчеләреӊ дә бер взвод.

- Шөкер, җитәрлек, - дип бабай кыска сирәк сакалын сыйпаштырып торды да, малайларга таба борылып,- синеӊ зур улыӊ да шушында чуала иде… Фәһим, кая качтыӊ, бире кил, юләр.

Фәһим шыр ялангач өстендәге бердән-бер кием дисәӊ, хәтере калырлык меӊ ямаулы ыштанын, төшеп китә күрмәсен дип, ике куллап тоткан килеш курка-курка бабайга якынлашты.

- Нәрсә булган?

- Нәрсә булсын… Син газиз әтиеӊне дә танымаска итәсеӊме әллә, юньсез малай.

- Нинди әтине?

- Вәйт мәгънәсез! Нинди булсын, үзеӊнеӊ әтиеӊне.

- Яганлыйсыӊ,- дип авыз эчендә ботка пешерә башлады Фәһим.- Үлде бит инде ул… Хәтерләмисеӊме, былтыр командирыннан килгән хатны үзеӊә укып күрсәттем бит.

- Дөрес түгел… улым, мин исән! Ишетәсеӊме, исән мин! Фашистлар үтерә алмадылар…

Артка чигенүче Фәһимне, тотып алып, кочагына шундый итеп кысты: бернинди көч белән дә аерырлык түгел иде аларны. Бары кулбашларын калтыратып:

- Улым, улыкаем минем…- дигән ярымпышылдавы гына ишетелә башлады Фәтхелислам абыйныӊ. Елашып озак басып тордылар алар, уеннарын онытып, каланча тирәсендә генә сугыш коралларына әверелүчән таяк кисәкләре тоткан килеш, бу дулкынландыргыч очрашуны тын да алмыйча күзәтүче булачак солдатлар боҗрасына игътибар бирмәскә тырышып.Бераздан Фәһим белән әтисе, бер-берсенә чат ябышкан килеш, өйләренә кайтып киттеләр. Уенныӊ тәме китүен тойган малайлар, ачы яшьләрен йота-йота фашистларны каһәрләп, тузанлы юл кырыенда басып калдылар. Менә Фәһим белән әтисе, үзләренеӊ тыкрыкларына борылып, күздән дә югалдылар.

Ул ара да булмады, Фәһим иптәшләре янына яӊадан йөгереп килеп җитте һәм аларны ап-ак шикәр белән сыйларга кереште. Иӊ якын дусты буларак, билгеле, Габделганигә күбрәк төртте, үзе күз кысып:

- Кара аны, Гани, әтиеӊ кайткач, мине онытма! – диде колак артына җиткән авызын һаман җыярга теләмичә.

- Курыкма,- диде Габделгани, тамак төбенә утырган төерне көчкә йотып,- әтием кайтса, аннан гына эш тормас иде әле.

Ни әйтергә белми сагаеп калган Фәһимне гаҗәпләндереп, яшь тулы күзләрен күтәреп бер карады да, төш җитүен, кырчылык бригадасы бригадиры өенә узганны да көтмичә, тиктомалдан авылга йөгерде. Башка вакытта бодай басуына якын килерлек түгел. Хәзер атка атланган бригадир килеп җитә, тузанлы юл буйлап, тирги-тирги, куып кайта да, кесәләрен амбарга бушаттыра.

Сугыш башлнганда, Габделганигә тулыр-тулмас биш яшь була. Шуӊа ул әтисен бик тынык хәтерли, хәтта кайвакытны бөтенләй хәтерләми дә кебек тоела. Әнисе, әтиеӊ өйдән чыгып киткәндә, сине тез башларына утыртып уйнатты, аяк битләренә бастырып чөйде, аннары итәгенә башыӊны куеп, көт, улым, сиӊа күп итеп шикәр алып кайтырмын, дип урыныннан кузгалды, дисә дә, һичберсен исенә төшерә алмый. Әйтерсеӊ, әнисе сөләгәннәр берсе дә аныӊ белән булмаган. Ике атна элек төшендә үзенә шикәр сузучы солдатны «әтием»дип сөенеп уйанган иде бит ул. Тиздән кайтып җитәчәгенә бер дә шиге юк иде. Ә монда бөтенләй күрмәгән-белмәгән, хәтта дусты Фәһимнеӊ үзенә дә чит булып тоелган Фәтхелислам абыйсы кайтып килде. Төшенә дә Фәтхелислам абыйсы керде микәнни соӊ аныӊ. Шулай уйлана-уйлана, аяклары тигән җиргә тиеп, тимәгән җиргә тимичә, очып кайткандай, өйләренә кайтып җитте. Ишектән пуля шикелле атылып килеп керде дә, сулышына кабып: - Әни, Фәһимнеӊ әтисе үлмәгән булган, әле яӊа гына сугыштан кайтып төште, ә безнеке кайчан кайта,- диде.

- И-и, шулаймени, бик әйбәт булган. Тиздән безнеке дә кайтыр, улым, көтәсе генә калды.

Әнисе, һәрвакыттагыча, Габделганидән яшьле күзләрен яшерергә теләп, чоланга ашыкты. Тик хәзер Габделганидән чоланга качып кына котылып булмый иде. Аныӊ торган саеын әтисен күрәсе, аныӊ турында күбрәк беләсе килүе көчәйгәннән-көчәя генә барды. Кызганычка каршы, әтисе фотокарточкага төшмәгән булып чыкты, әнисенеӊ сандык төбендә бары фронттан язган өч хаты гына саклана. Сугыш башланганчы, алар моннан егерме чакрым ераклыктагы әтиләре авылында яшәгәннәр икән. Әнисен, училище тәмамлаган яшь укытучыны, шундагы бәләкәй генә мәктәпкә билгелиләр. Әтисе-кырчылык бригадасы бригадиры, ә әнисе-шушы бригаданыӊ агитаторы. Алар шулай танышалар, озакламый ике арада тирән хис-тойгылар барлыкка килә. Ике-өч атна сөйәшеп йөриләр дә, өйләнешеп тә куялар. Киләчәккә өметләре зурдан була. Язын иркен генә дүрт почмаклы өй бурасы бураталар, инде бөтен кирәк-ярагын туплап эшләтергә генә торганда, явыз Гитлер илебезгә каршы дөньяда иӊе- тиӊе булмаган дәһшәтле сугыш башлый. Әтисен тиз арада фронка озаталар. Озакламый хатын-кыз, бала-чага, карг-корыларны эвакуация тәртибендә ерак тылга, безнеӊ якларга күчерә башлыйлар. Әнисенә, районга чакыртып, синеӊ кебек рус телен шәп белүче белгечләр районда бармак белән генә санарлык, хәзер син анда кирәгрәк, чөнки эвакуацияләнгән балалар белән эшлисе була, дип туган авылындагы зуррак мәктәпкә күчәргә тәкъдим итәләр. Әнисе, туган нигеземдә яшәү мөмкинчелегебез юк, анда бездән башка да гаиләләре бик ишле, ә йортыбыз бик бәләкәй. Бура белән әзер материалларны күчерешергә, шунда өй җиткезеп керергә булышсагыз, бүгеннән күчәчәкмен, дип ризалыгын белдерә. Ѳй кузгаткач, кирәге күп буласын белеп эш иткән икән әтиләре. Инде меӊ газап белән торгызып, түбә астына керткәч тә, тәрәзә рамына пыяланы, мичкә кирпечләрне аныӊ хәстәреннән барып алырга туры килә. Җитештереп чыгарга өлгермиләр, Мәскәү шәһәреннән эвакуацияләнгән аналы-кызлы ике гаиләне китереп тә кертәләр. Икесенеӊ дә кызлары Габделганидән биш-алты яшькә олы булып, бишенче класста укый башладылар. Берсенеӊ әнисе мәктәптә немец теле укытырга тотынды, ә икенчесенеке- бригатка эшкә йөрде. Әнисе сугыш елларыныӊ төп ризыгы-бәрәӊгеләрен яӊа уӊшка кадәр тартып булмасмы, дип йөри иде. Болай булгач, Шәрәф бабасы әйтмешли, врәйт ли. Шулай ачлы-туклы җан асырап ятканда, фашистларны Сталинградтан кудылар.Шәһәр кунаклары, шатланыша-шатланыша, тиз арада Мәскәүләренә кайтып та киттеләр. Габделганине иртәнге йокысыннан тартып торгызганда, урамда буран дулый иде. Каф тавы җеннәре дә бу кадәр котырмый торганнардыр. Һич күз ачарлык түгел. Сылатага буялып, класска ап-ак килеш кереп басуга, аны Фәһим үзенеӊ борчулы яӊалыгы белән каршылады:

- Әти Буага эшкә китте.

- Нинди эшкә?

- Белмим,яӊа төзелгән Ульян-Казан тимер юлы тирәсендә нәрсә дә булса килеп чыкмасмы, дигән иде. Бу бураны да кайдан килеп чыкты, исән-сау барып кына җитсеннәр инде.

Габделганинеӊ хәтерендә кылт итеп төнлә күргән төше яӊарды. Солдаты да, биштәре дә, шикәре дә шул ук, тик бөтенесе дә караӊгырак төстә иде. Бүген төшен Фәһим белән бүлешмәскә булды. Бары өйләрендә төшке аш вакытында: - Әни, әти ниндирәк иде соӊ ул,- дип кенә куйды.

- Нәкъ менә синеӊ шикелле иде, улым, син тач әтиеӊ, бары уӊ бит очыӊда беленер-беленмәс миӊ генә юк.

Төше карасу төстә булгач, әтием кайта алмас инде, ул исән түгелдер, дип мәктәпкә дә шомлана-шомлана гына барды. Дустыныӊ хафасыннан соӊ, Фәтхелислам абыйныӊ юл кайгысы гына кергәндер, дип тынычланган , әтисенеӊ кайтасына ышанычы да ныгыган кебек булган иде. Әнисе миӊ турында сөйләгәч , тагы икеләнә калды. Фәтхелислам абыйсы сугыш вакытында тиз кулга салынган чуен юлындагыУльяновск-Зөя арасындагы эреле-ваклы елга-ерынтылар аркылы төзелгән күперләрне өстәмә ныгыту эшенә керешкәч, Фәһимнәрнеӊ көнкүрешләре күзгә күренеп үзгәрде. Ике ел дигәндә, өсләренә ишелергә торган слам түбәле кысан өйләре урынына такта түбәле зур гына дүрт почмаклы мәһабәт бина калкып чыкты. Әмма Фәткелислам абыйныӊ сугыш истәлеге-бавырындагы мина кыйпылчыгы үзен нык сиздерә башлый. Авылга ул бик бетәшеп, бик таушалып кайтты, шуннан саулыкка мантый алмады. Бер минут эшсез тора алмаган сугыш солдаты әллә сызлануларыннан онтыттылырга теләп, әллә Ходайга бик зур өметләр баглап, тиме юлда эшләгәндә кичләрен ясаган эскизлары ярдәмендә шәмаилләр иҗат итә башлый. Диннеӊ тамыры корыды, шәмаил-искелек калдыгы, дип йөргәндә, аларга шундый ихтыяҗ булун көтмәгән иде рәссам. Шуӊа эшне тизләтү өчен, эскиздагы рәсемнәрен шома такталарга чокып төшерә. Аныӊ өстенә ак кәгазь җәеп, көмеш аш кашыгын шудыра-шудыра, күчермәләр эшли. Соӊыннан төсле буяулар белән матурлап чыга. Кызганычка каршы, үлем-хәтәре турында алдан сүз чыккан кешенеӊ гомере озын була, дисәләр дә, Фәтхелислам абый болай сызланып-әрнеп озак иҗат итә алмый. Сугыш яралары, күп кенә өйләрне шәмаилсез калдырып, аны гүренә алып керә.

Авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмамлар алдыннан, тагы керде Габдеганигә бу сәер төш. Инде ни уйларга, нәрсәгә юрарга белми йөргәндә, белем турында таныклык алу көне дә килеп җитте. Иртән әнисе кинәт йомшак кына итеп сүз башлады. - Улым, син инде егет булып киләсеӊ, бала вакытыӊда өметеӊне өзәсем килмәгән иде, тик син дөресен белергә тиеш, әтиеӊ хәбәрсез югалу турындагы язу без монда күчкән елныӊ август аенда ук килгән иде,- дип өстәлгә кара мөһерле кәгазь китереп куйды. Шуннан соӊ ул, ничек инде кеше кадәр кеше бернинди эз, берәр төрле җеп очы калдырмый-нитми генә хәбәрсез югала ала, дип баш ватучан булып китте. Әмма әллә үзе ипи-шикәрлек акча эшли башлаганга, әллә әнисенеӊ ачы хакыйкате ышанычын сындырганга, бүтән төшенә шикәрле солдат керми башлады. Ә әтисен күрү, аныӊ сугштагы соӊгы эзләрен барлау теләге һаман күӊел түрендә утыра бирде. Бик зур авырлык белән аныӊ Ленинград юнәлешенә җибәрелүен ачыклагач, куанычы куенына сыймый йөрде. Чөнки әтисе белән ике арадагы өзелергә торган нечкә җеп кинәт ныгып киткәдәй булды. Бу вакытта ул, карчыгын җирләп, кызы белән кияве тәрбиясендә яши башлаган иде. Йортлары янәшә булганлыктан мәчеткә гомерлек дусты Фәһим белән гел бергә йөриләр. Бүген өйлә намазыннан кайтканда, Фәһимгә тиктомалдан, әйдә, бер кибет урамын әйләник әле, дип сүз каты ул.

- Бик кирәк булгач, әйләнгечрәк булса да, әйдә соӊ,- диде тегесе. Кибеттән бер кило шикәр алып чыккач, юлларын сүзсез генә дәвам иттеләр. Ѳй турысына җитәрәк, шикәрен Фәһигә сузып:

- Бу сиӊа, яшти,- диде.

- Нәрсә, әтиеӊ кайттымы әллә?

- Әйе, гел томан арасндагы кебек шәүләләнеп кенә алган әтиемне бүген беленер-беленмәс миӊнәренә кадәр, ап-ачык итеп төшемдә күрдем. Ул кайтты да, шикәрен кулыма тоттырды, аннары мине үзе белән ерак-еракка алып китте,- диде күӊелсез генә.

Шуннан хушлашып, картлар өйләренә керделәр. Кичен кияве йокы алдыннан кызына:

- Безнеӊ старик кая китеп югалды ул,- диде.

- Үзем дә шуӊа борчылам шул, әйтми-нитми кая китеп баргандвр,- дип чикләнде хатыны.

Иртән торуга, Габделгани абзыйны ятагында тапмагач, кызы Фәһим абзыйларга йөгерде. Ә ул, өйлә намазыннан кайткач, өегезгә кереп калды, шуннан бирле күргәнем юк, дигәч, хатын агарынып китте. Габделгани абзыйныӊ югалуы тиз арада авылны урап әйләнде. Аптыраганнан кияве барлык ташландык йортларны карап-тикшереп чыкты, ә алар авылда бик күп. Кичке эӊгер таралырга торганда, аяктан калып, өйләренә якынлашкач, капка төбендәге машиналардан улларыныӊ кайтып җитүен белде. Бу вакытта Габдегани абзый, Мәскәүдә поездан автобуска күчеп утырып, Питерга таба җилдерә иде. Монда юллар бөтенләй икенче төрле икән, дип автобус тәрәзәсеннән дүрт полотнолы киӊ шоссене бик озак күзәтеп барды ул. Биек төз яшел агчлар арасыннан иртәнге кояш күренгәләп ала. Аныӊ нурларында чагылып, тирә-юньдәге чыкка мачылган бар яшеллек җемелди. Зур гына мәйданны биләгән юл чатынакилеп җиткәч, карт,үзе дә аӊламый нигә, автобустан төшеп калды. Кая барам соӊ мин, дип икеләнгән кебек булды да, урман эченә борылган таррак асфальт юл буенча атлады. Бераздан аны җирле маршрут автобусы куып җитеп утыртты. Моннан ул, үз-үзенә хәйран булып, чит җирдәге куе караӊгылыкка алып керүче ике сукмактан торган дымлы юлга аяк басты. Әйтерсеӊ аӊа Хозыр Ильяс ярдәме белән кичә күргән төше юл ярып бара. Ѳстән салынган яфрак тәлгәшләрен, кәүсәдән тармакланган агач ботакларын аралый-аралый ярты чакрым чамасы үткәч, киӊ сулыкка килеп чыкты ул. Кулындагы агач ботагыннан ясаган таягы белән тирәнлеген үлчи-үлчи, Ходай ризалыгы өчен, дип аны да кичте. Авырая барган аякларын көч-хәлгә тыӊлатып, тагын чакрым ярымнар атлагач, ышна җирләреннән торган ачыклыкка килеп чыкты. Кул сузымында гына калкулык, аныӊ бер як итәгендә җыйнак кына авыл утыра. Габделгани абзый авылга кереп тормаска булды, соӊгы көчләрен җыеп, калкулыкка үрмәли башлады. Ниһаять, ул аныӊ яшел ябалдашлы сылу каеннар үсеп утырган түбәсендә. Биш-алты адым атлауга, аяклары куе үлән каплаган яшел түмгәккә сөрлекте. Габделгани абзый, хәлсезләнеп, шуныӊ өтенә чүкте. Куллары белән үләннәрне иркәли-иркәли:

- Әтием,- дип пышылдады. – Сине һәм синеӊ шикелле миллионлаган солдатны хәбәрсез югалучылар исемлегендә йөретсәләр дә, сез хәбәрсез югалмдыгыз, әтием,.. юк, югалмадыгыз… Ил өчен җаныгызны фида кылу хисабына безгә җибәргән иӊ олы, иӊ ачы сөенечле, иӊ кадерле соӊгы хәбәрегкз-ул Бөек Җиӊүнеӊ үзе иде. Солдатларныӊ сугыш ыгы-зыгысында хәбәрсез югалуларын аӊлап була. Ә менә йөзләрчә халыклар яшәгән иксез-чиксез бердәм дәүләтне юкка чыгарып, мәкерле рәвештә, шул халыкларныӊ төбенә-тамырына балта чабарга омтылуны берничек тә аӊлап булмый. Кызганычка каршы, бу дөньяда аӊлашылып бетмәгән нәрсәләр күп шул әле, әти… Кыз белән кияүгә күпме әйттек, авылдан оят, әйттермәгез балаларыгыздан «папуля», «мамуля» сүзен, дип. Җаваплары бер булды: авылныӊ бездә эше юк, үзебез беләбез. Ике онык та, шәһәргә урнашып, үзләре шикелле авыл кызлары белән тормыш кордылар. Ни хикмәт, икесенеӊ дә хатыннары балаларыныӊ телен үзбезчә түгел, ә ят телдә ачтылар. Кияү белән кызга тагын, нигә кисәтмисез улларыгызны-киленнәрегезне, алай ярамый бит инде, дигән идек, җаваплары шул ук-үзләре беләләрдер. Теле татарныӊ үзенә кирәк булмагач,кемгә генә кирәк булыр икән. Акча, квартира, машина, чит илдә ял итү, ди-ди, әкеренләп, халык эреп югала бара, тик нишләп тә булмый. Сез халыкларны милләт буларак яшәтер өчен кан койган идегез дә бит, әти, ә менә без, чарасызлыктан, үзебез утырган ботакны кисүебезне дәвам итәбез. Шуӊа эч поша, йөрәк сызлый, сыкра…

Соӊгы сүзен әйтеп бетерә алмады Габделгани абзый, йөрәге тотып, түмгәккә капланды. Әйләнә-тирәдәге елга-ерынты, чокыр-чакырларны карап, бәрәӊге базларын кат-кат тикшергәннән соӊ, Габделгани абзыйныӊ югалуы авыл җирлегеннән район күләменә чыкты. Аннан да өметләндереп сүз әйтүче табылмады. Бихәбәр булып яшәүнеӊ өченче көнендә Новгорд өлкәсеннән, тизрәк килеп җитегез, Гыйсмәтуллов Габделганинеӊ мәете Демьяново моргында, дигән тлеграмма килеп төште. Хат ташучы чыгып китүгә, йортта ыгы-зыгы купты, ашыгып, юлга җыена башладылар. Кече улларыныӊ «Джип»ына утырышып урыннан кузгалырга торганда:

- Әй, мескен Гани,Гани, гомере буе, юньле кеше ничек хәбәрсез югалырга мөмкин, мин баребер әтинеӊ йә үзен, йә каберен эзләп табачакмын, дип яшәде. Шул саташулары аркасында, әнә кайларга барып вафат булырга язган,- дип сөйләнә-сөйләнә, җыенып, Фәһим абзый кереп җитте.

Олы уллары, кайтканда кысан булыр, мәет алып кайтасы да бар бит әле, дип Фәһим абзый белән үз машинасында барырга булды. Икенче көнне иртәнге якта, алар Демьяново хастаханәсенә барып керделәр. Сәгать тугызлар тирәсе генә иле әле. Регистратурадагы кыз, гафу итегез, бер генә минут, дил каядыр шалтыратты. Телефон трубкасыннан колагын алып, сез машинададыр бит, дигән сорауга уӊай җавап алгач, сезне анда көтәләр, дип үзләрен өч катлы район Администрациясе бинасыныӊ алтынчы кабинетына озатты. Биредә аларны ветераннар Советы председаткле белән эзтабарлар җитәкчесе кабул итте. Танышып алгач, ветераннар башлыгыныӊ беренче сүзе:

- Әтиегез күрәзәчелек белән шөгылбләнә идеме әллә?- булды.

- Юк шикелле, сизелгәне булмады, нигә алай сорыйсыз, - диде кияү тиешле кеше.

- Кызганыч,бик кызганыч,- дип урыныннан купты ветераннар Советы рәисе. Сейфыннан Габделгани абзыйныӊ күпне күргән портфелен чыгарып, эчендәгесен өстәл өстенә бушатырга кереште. Башта, утыз меӊ, дип акча белән саклык кенәгәсен алып куйды, аныӊ янына һәрберсе биш-алты метр чамасы ике кисәк ак бәз кунаклады, аларга изүләренә синька карандаш белән гарәпчә Коръән аятьләре күчерелгән ике ахирәт күлмәге өстәлде. Соӊыннан бер шешә минераль су белән юл сөлгесе килеп чыкты. Ѳстәлгә текәлгән, ни уйларга белми авызларына су капкандай катып калган кунакларга гаҗәпләнеп, эзтабарлар җитәкчесе үзе сүз башлады:

- Менә аныӊ соӊгы язмасы, рәхим итегез, танышып чыгыгыз,- дип дүрткә бөкләнгән дәфтәр битен Габделгани абзыйныӊ кызына сузды. Анда бары русча язылган, бу акчалар әтием белән мием мәетемне, шушы кәфеннәргә төреп, җирләүчеләргә, дигән тәмамланыр-тәмамланмас бер җөмлә иде. Хатын шуӊа күз төшерүгә илереп еларга кереште. Эзтабар, күз яшьләрен күрмәмешкә салышып, янәшәдәге олы улына солдат медальоны китереп тоттырды һәм сузен дәвам итеп: - Менә экспертлар протоколы өзетәсеннән копия, эчендәге язу яхшы сакланганга, аны тиз укыдылар. Ул, чынлап та, бабагызныӊ әтисе – Гыйсмәтуллов Җиһангали Нургали улыныӊ медальоны һәм кабере булып чыкты. Анда без казу эшләре алып барган идек, тик читтәрәк калган бәләкәй түмгәк белән кызыксынмаганбыз, аныӊ астында мәет ятуы башыбызга да килмәгән. Фронт шартларында солдатларныӊ җәсәден тирән күмү мөмкинлеге булмаган күрәсеӊ. Еллар үкәткәч, аныӊ өстенә кырмыскалар оя корган. Алар да юкка чыккан. Яшел чирәмгә капланган түмгәк кенә утырып калган. Гадәттә, андый урыннарга кырмыскалар оя кормый торганнар иде, моны экспертлар кайчандыр мәет тирәсендә баллы әйбернеӊ күп булуы белән аӊлаталар, үзегез дә танышырсыз,- диде дә, сүзе тәмамлануын белдереп, ветераннар Советы рәисенә күз ташлады. Ә ул: - Әтиегезнеӊ әйберләре кире кайтарылуга имза салыгыз,- дип һаман тынычланып җитә алмаган хатынга акт кәгазе сузды да сүзен дәвам итте.- Паспорт һәм өс киемнәрен моргта кайтарырлар. Солдат әтиегез һәлак булган урынны барып күрергә теләсәгез, аныӊ сөякләре күмелмәгән, махсус пленка белән каплап кына куелган. Сорауларыгыз булса, рәхим итегез. Барсыныӊ йөзе дә аӊлашылган кебегрәк кыяфәткә керсә дә, кияү баядан бирле үзен борчыган соруны бирмичә түзә алмады:

- Әтиебезнеӊ соӊгы ихтыярына буйсынып, бабабыз янына җирләү мөмкин булмасмы икән үзен.

- Мөмкин, минемчә, тик бу сорау белән Медники авыл җирлеге башлыгына мөрәҗагать итәргә кирәк булыр.

Урамга чыккач, хатын, син нәрсә, сорау юк, киӊәш юк, минем әтине җыен чит-ят арасына адаштырып калдырырга уйлыйсыӊмы әллә , дип иренеӊ өстенә очып кунды.

- Нишләп мин адаштырыйм аны, васыятен үтәми ярамас, рәнҗеп ятар дип кеә соравым иде, үзеӊ күреп тордыӊ бит, кеше нинди хәстәрлек белән килгән.

- Син нәрсә беләсеӊ соӊ, аныӊ бит авыл халкы алдында ашларын үткәрәсе була әле.

Бөтенесе кинәт, Фәһим абзыйга карап, шым калдылар. Ул бераз уйланып торды да:

- Ганича дәшсәк, Рамазан кияү бик дөрес әйтә, мәрхүмнеӊ васыятен үтәү, һичшиксез, кирәк. Мин аныӊ җанын барыгызга караганда да яхшырак аӊлыйм, шулай эшләгәндә генә рухы шат булыр, мескенкәемнеӊ. Ашларын авылда үткәрербез. Чордашлары аӊларлар, күбесе, әти күрергә тилмереп, ятим үсте бит аларныӊ,- дип мәсьәләне хәл иткәнгә санап, нокта куйды.

Иртәгә өлгертү шарты белән тимер чардуган һәм мәрхүмнәрнеӊ исем-фамилияләре, туган-үлгән еллары уелган металл пластинкага заказ биргәннән соӊ, мәетне өйдән алып килгән җәймә-юрганнарга төреп салгач, Медники авылына юл тоттылар. Рамазан авыл җирлеге башлыгы белән уртак телне тиз тапты. Без мөселманнар булсак та, үлекләрне җирләгәч, искә алу мәҗлесе үткәреп аласы иде, дигәч, башлык бөтенләй эреп төште, хәтта булышырга эшсез калган биш-алты мужик та җибәрде. Кабер чокырын, тирән итеп, туры гына казып төшкәч озын буйдагы ике яктан да ләхет алдылар. Йомшак үлән өстенә калын ише целлофан пленка җәеп, Рамазан белән Фәһим абзый башта Габделгани абзыйныӊ мәетен юып кәфенләделәр, аннары Җиһагали абзыйныӊ җир астында озак ятудан муртаймый калган тазарак сөяклөрен, мәсех кылып, кәфенгә чорнадылар. Фәһим абзый җеназа намазы укыгач, мәетләрне гүргә иӊдереп җирләп тә куйдылар.

Габделгани абзыйныӊ егерме меӊе искә алу мәҗлесенә кереп китте. Калган ун меӊенә, үзләреннән дә хәйран гына өстәп, яӊа кабер өстенә чардуган корып куйдылар. Шуныӊ кырыена тезелешеп, бабаларыбыз,без сезне бервакытта да онытмабыз, дип киләсе җәйдә үк яннарына килү, зиярәт итү теләкләре булуын белдерсәләр дә, берни дә барып чыкмады. Омтылышлары нияттән ары уза алмады. Әниләре улларыныӊ исләренә төшергәләп караса да, файдасы булмады., чөнки «үзләре белә торган» балалар, туган телләреннән ерагаю белән бергә әби-бабаларыннан гына түгел, әти-әниләреннән дә читләшеп, күптән башка дөньяда, бүтән кыйммәтләр белән яшиләр иде.

Нишлисеӊ, алар Габдегани абзый шикелле шикәрне төштә генә күреп үсмәделәр шул, бәлки шуӊадыр, бәлки башка сәбәптәндер, аныӊ чалымнарын бервакытта да үзләрендә эзләмәделәр. Хәер, әти-әниләренекен эзләрләрме икән?

Ирек Фиргалиев, Абдулла авылы.