Көнбагыш маеннан агуланганнар

Ульяновскида 7 кеше көнбагыш маеннан агуланган. Шуларның берсе һәлак булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, агуланучыларның икесе бала. 7 кешене дә хастаханәгә китергәннәр. Аларның барысы да туганнар яки коллегалар.

Медиклар хәбәр итүенчә, алар базарда сатып алынган көнбагыш мае кулланган. Аннан соң алардан кан китә башлаган. Газеталар көнбагыш маенда күсе агуы тапканнар дип язалар, әмма бу мәгълүмат әлегә рәсми рәвештә расланмаган. 

Барысыннан да анализлар алынды, агулану сәбәбе ачыкланачак, ди медиклар.

Теләсә кемнән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алмаска тырышыгыз. Аның ничек, нәрсәдән ясалганын кем белә. Иң яхшысы, ризыкны кибетләрдән сатып алу.