Хезмәттә яуланган хөрмәт

Николаевка районы Татар Сайманында яшәүче педагогик хезмәт ветераны Гөлҗәвәр Әхмәтша кызы Шаркаева 41 ел гомерен туган авылы мәктәбендә балаларга математика фәнен укытуга багышлаган.

Гөлҗәвәр Әхмәтша кызы мәктәпне бары тик “бишле” билгеләренә генә тәмамлый. Тырыш, уңган кыз укуын дәвам итү турында хыяллана, әмма сугыштан яраланып кайткан әтисенең гаиләне туендыру мөмкинчелеге булмавы сәбәпле, иң зур теләген тормышка ашыра алмыйча кала. Яңа гына унҗиде яше тулган Гөлҗәвәр авыл балаларына математика укыта башлый. Аннары Пенза дәүләт педагогия институтында читтән торып укырга да вакыт hәм мөмкинлек таба. Таләпчән hәм гадел, үз эшенең чын остасы булуы аркасында ул тиз арада хезмәттәшләренең, ата-аналарның hәм укучыларының олы хөрмәтен hәм ихтирамын казана.

         Югары квалификацион категорияле педагог дүрт дистә елдан артык гомерен мәктәпкә, балаларга аң-белем hәм тәрбия бирүгә, аларга тормышта бик тә кирәкле булган төгәл фәнне өйрәтүгә багышлый. Аның элеккеге укучылары бүген илебезнең төрле почмакларында яшиләр, әмма яраткан укытучыларын бер дә онытмыйлар, хәл-әхвәлен hәрчак белешеп торалар, киңәш сорап киләләр.

         Гөлҗәвәр Әхмәтша кызы, менә ун елдан артык инде лаеклы ялда булса да, өендә кул кушырып утырмый, яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итә. Бүген Ульяновск, Пенза hәм Тольятти шәhәрләрендә көн күрүче элеккеге укучылары үзләренең бала-оныкларын бердәм дәүләт имтиханнарына, ягъни ЕГЭга әзерләү өчен тирән белемле укытучылары янына алып кайталар. Уртак тырышлыкның нәтиҗәсе буларак, алар дәүләт имтиханнарын тапшырганда математика буенча hәрвакыт иң югары баллар җыялар. Тәҗрибәле педагог өчен, әлбәттә инде, бу иң зур бәя hәм олы бәхет.

         Күпьеллык тырыш hәм намуслы хезмәте өчен ул дистәләгән Мактау граматосы hәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Ачык йөзле, киң күңелле, олы йөрәкле мөгаллимәнең авылдашлары hәм хезмәттәшләре арасында дәрәҗәсе бик тә зур. Yзенең бай тормыш hәм хезмәт тәҗрибәсенә таянып, ул барысына да төпле hәм акыллы киңәшләрен бирә, кирәк вакытта ярдәм кулы суза.

  Р.НИГЪМӘТЛЕ