Губернатор Сергей Морозов мөселманнарны котлады

Якшәмбе көнне, 11 августта, өлкәнең йөз утыздан артык мәчетендә мөселман кардәшләребез гает намазын укыдылар. Ульяновск шәhәренең Р.Люксембург урамындагы гаҗәеп матурАк мәчеткә җыелган диндәшләребезне Корбан бәйрәме уңаеннан Губернатор Сергей Морозов шәхсән үзе тәбрикләде.

    Бәйрәм рухы хөкем сөргән «Ак мәчет»кә бу көнне төрле милләт hәм буын вәкилләре килгән иде. Аллаhы йорты бусагасын атлап керүчеләр арасында яшьләрнең күп булуы аеруча сөендерде. Ә биш-алты яшьлек балаларын да ияртеп килгән яшь әтиләр соклану хисе тудырдылар. Йөзләгән кеше тигез сафларга басып төгәл бишенче яртыда иртәнге намазны укыды. Аннары hәммәсе дә Коръән-Кәримнән аять-сүрәләр тыңлап хозурландылар hәм күмәкләшеп тәкбирләр әйтеп, калебләрен сафландырдылар, иманнарын ныгыттылар. Ә Россия мөселманнары Yзәк диния нәзарәтенең тәбрикләве hәм Шәйхелислам Тәлгать Сафа Таҗетдинның бәйрәм вәгазе корбан чалуның төп мәгънәсенә hәм гаилә кыйммәтләрен күз карасыдай саклау, ата-аналарга хөрмәт күрсәтү кирәклегенә төшенү мөмкинлеге бирде. Әлеге вәгазьне мәчетнең имам-хатыйбы Юныс хәзрәт ирештерде.

    Бәйрәм намазына җыелган диндәшләребезне Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов сәламләде. Ул мәчеткә мөселманнар белән очрашуга hәрвакыт күңеле кушканга күрә килүе, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев, республиканың хәзерге башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге белән дустанә мөнәсәбәттә торуы белән горурлануы турында сөенеп сөйләде. Губернатор шулай ук баш имам-ахун Илдар хаҗиның эшчәнлеген уңай бәяләве хакында белдерде, ә «Ак мeчет»не төзетү ниятендә бихисап көч куйган Миннерафик хәзрәт Каримуллинны милли герой дип атады. Төбәгебез җитәкчесе мөселман кардәшләребезне традицион гаилә кыйммәтләрен саклап яшәргә, балалар тудырып үстерүдән беркайчан да курыкмаска, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсенә мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирергә өндәде.

    Ә өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин динислам үсешенә hәрьяклап булышлык күрсәтүе өчен регион башлыгы Сергей Морозовка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

    - Бүген илебезнең барлык почмакларында да мөселманнар  мәчетләргә җыелып гает намазын укый. Әмма бик сирәк төбәкләрдә генә губернаторлар heм район башлыклары иртә таңнан мәчетләргә килеп диндәшләребезне бәйрәм уңаеннан котлыйлар. Безнең Ульяновск өлкәсе - шундый сирәк регионнарның берсе. Губернаторыбыз Сергей Иванович Морозов ислам диненә кагылышлы бер генә мөhим чарадан да читтә калганы юк әле. Төбәк хакимияте мөселманнарның дини традицияләрен саклап калып үстерү мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Хәзер бездә җиде мәчет төзелә, шуларның дүртесе быелның ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак. Төрле милләттән булган диндәшләребезнең шушы җирдә башка халыклар белән дус-тату, аңлашып яшәвендә өлкә җитәкчелегенең өлеше бәяләп бетергесез,- диде Илдар хаҗи.

    Тәбрикләү cүзләре тәмамланганнан соң, мөселманнар өлкәнең баш имам-ахуны җитәкчелегендә гает намазын укыдылар. Аннары Илдар хаҗи бәйрәм хотбәсен ирештерде. Мөбарәк бәйрәм Коръән-Кәримнән сүрә уку hәм ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек насыйп итүен теләп дога кылу белән тәмамланды.

    Ульяновскиның Yзәк Җәмигъ мәчетенә гаеткә килгән бер меңнән артык милләттәшебезне шәhәр башлыгы Сергей Панчин сәламләде. Ә шәhәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов Инзенская урамындагы мәчеттә hәм «Мәдинә» мәчетендә бәйрәм намазында катнашучыларны тәбрикләде. Өлкәнең промышленность hәм эшмәкәрлек үсеше корпорациясе җитәкчесе Руслан Гайнетдинов Яңа шәhәр мәчете мөселманнарына Губернатор Сергей Морозов белән шәhәр башлыгы Сергей Панчинның котлау сүзләрен җиткерде. Заволжье район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов Ленин Комсомолы проспектында урнашкан мәчеттә hәм «Биләр» мәдрәсeсендә булып, диндәшләребезне сәламләде. Вырыпаевка мәхәлләсе мөселманнарын шәhәр Думасы депутаты Константин Зонов котлады.

Россия Президенты Владимир Путинның май ае указы нигезендә әзерләнгән hәм 2025 елга кадәр исәпләнгән дәүләт милли сәясәте Стратегиясе милләтара hәм диниара татулыкны саклап калуга юнәлдерелгән. Әлеге Стратегияне үтәү йөзеннән, өлкә Хөкүмәте белән мөселманнарның  региональ диния нәзарәте арасында тиешле килешү төзелде.