Күп балалы гаиләгә - дәүләт сертификатлары

Ульяновск шәhәрендә яшәүче Сиринә Хәмзина белән Рамил Сарчин гаиләсендә өч игезәк бала тууы турында хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә генә өлкә Губернаторы Сергей Морозов күп балалы гаиләнең хәлен белеште.

    - Сиринә белән Рамил бүген өчләтә бәхетле - аларның Али, Азалия hәм Амалия исемле балалары якты дөньяга аваз салды. Мин аларга бүләкләр, дәүләттән ярдәм алу өчен сертификатлар hәм күп балалы гаилә таныклыгын тапшырдым.

    Игезәк балалар туу - ата-ана өчен зур җаваплылык ул. Ярдәм итәргә кирәк. Медицина ярдәме hәм социаль яктан булышлык күрсәтү, торак мәсьәләсен хәл итү турында сөйләштек. Бәхетле парга 100әр мең сумлык ике сертификат, «Семья» капиталына дәүләт сертификатын тапшырдым. Бу гаилә шулай ук ана капиталын hәм ипотекалы торак кредитын түләү өчен 450 мең сум акча алачак. Социаль яклау комитеты хезмәткәрләре барлык документларны да җыярга ярдәм итәчәкләр. Сиринә белән Рамилне чын ихластан тәбриклим hәм сабыйларга нык исәнлек телим!- диде өлкә Губернаторы Сергей Морозов.