Корбан бәйрәме уңаеннан Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең тәбрикләве һәм Шәйхелислам Тәлгать Сафа Таҗетдинның бәйрәм вәгазе

Бисмилләһир рахмәәнир рахиим!

Әс-сәләмү гәләйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Әльхәмдүлилләһи үә биһи нәстәгыйн!

Изге Кәгъбәтуллаһ янында дога кылу өчен меңләтә әҗер-савабын вәгъдә иткән, Җир йөзендә иң мөбарәк саналган Мәккәгә барып хаҗ кылуны Ислам диненең бер баганасы итеп билгеләгән Аллаһы Раббыбызга  барча мактауларыбыз, догаларыбыз һәм хәмед-сәнәләребез булсын.

Йөзләребезне Раббыбызның беренче йортына – “Әль-Хәрам” мәчетенә юнәлтергә, ә йөрәкләребезне, күңелләребезне, догаларыбызны, өмет-ышанычыбызны бары тик Аллаһыга гына багларга өйрәткән Раббыбызның Рәсүле – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага (с.а.в.с.) калеб түрләребездән чыккан барлык сәламнәребез булсын.

Безнең сәламнәребез һәм Аллаһының рәхмәтләре Адәм белән Нухка, Ибраһимга, Муса белән Гайсәгә, Раббыбызның барча рәсүлләренә һәм пәйгамбәрләренә барып ирешсен иде. Алар меңләгән еллар дәвамында кешелек дөньясының бәхете хакына Аллаһы Тәгаләнең Сүзен һәм Хаклыкны җиткереп тордылар.

Тәкъвалык, иман ныклыгы күрсәтеп яшәгән барлык сәхабәләргә, изгеләргә һәм әүлияларга, шулай ук ике дөньяның шатлык-сөенеченә омтылучы барча кешеләргә дә безнең сәламнәребез булсын.

Кадерле ватандашлар, газиз дин кардәшләр!

Ерак-якыннардан Иман өндәвен кабул итеп, бәйрәм шатлыгын җөмлә мөэмин кардәшләрем илә уртаклашыйм, Аллаһы Раббыма буйсыну һәм зикердә, кыйблага юнәлгәннәрнең сафында тезелүдә күңел карары табыйм дип, иң гүзәл, нурлы йорт-мәчетләргә җыелышкан мөхтәрәм, газиз мөселман кардәшләрем!

Ихлас күңелемнән сезне һиҗри буенча 1440 нчы елның мөбәрәк Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм һәм дә бу сәгадәтле мөнәсәбәт илә самими сәлам һәм иң изге теләкләремне юллап калам. Аллаһы Раббыбыз Туган илебезнең иксез-чиксез киңлекләрендә, дөньяда яшәүче барча халыкларга тынычлык, иминлек һәм бәхет-сәгадәт насыйп әйләсен.

Мөбарәк бәйрәм уңаеннан безне илебез Президенты В.В.Путин һәм төрле дәрәҗәдәге башка җитәкчеләр тәбрикләделәр, аларга олы рәхмәт сүзләребезне юллап, Аллаһы Тәгаләдән бердәм Туган илебезнең рухи-әхлакый яңарышы, чәчәк атып яшәве хакына барча милләтләр һәм традицион дини конфессияләр вәкилләре арасында туганнарча дус яшәү мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытуын дога кылып сорыйбыз.

Аллаһы Раббыбыздан безнең илебез лидерларына һәм җитәкчеләренә, халыкның өмет-ышанычы, бөек Ватаныбыз - Россиянең бердәм һәм бүленмәс булуы, чәчәк атып яшәве, тынычлык кадерле һәм якын булган барлык кешеләргә дә ярдәм, тәвәккәллек һәм рух ныклыгы насыйп итүен сорыйбыз.

Кадерле мөселман кардәшләр!

Бүген без дөньяда яшәүче бер миллиардтан артык мөэмин-мөселманнар белән бергә Корбан бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу – Аллаһының ризалыгына ирешү нияте белән “Раббыбыз биргән нәрсәне” корбан итү бәйрәме. Кичә генә әле бөтен дөньядан изге Мәккәгә килгән хаҗилар безнең Адәм атабыз белән Һава анабыз Җирдә беренче тапкыр очрашкан урында – Гарәфә тавында басып тордылар. Бу – мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек, якыннарга һәм ерактагыларга карата мәхәббәт һәм игелек кылу, кешеләр арасында туганлык һәм күршеләрчә дус яшәү мөнәсәбәтләре аркылы Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына омтылу бәйрәме.

Аллаһы Тәгалә изге Коръәни-Кәрим китабында болай дип әйтә: “Барча мөэмин җәмәгате өчен корбан чалырга урын кылдык, ягъни хаҗга бармаган мөэминнәр өйдә корбан чалырлар. Без аларга биргән дөя, сыер, куйларны корбан итеп чалганда Аллаһ исемен зикер итсеннәр, бит сезнең илаһыгыз ялгыз бер Аллаһ, Аңа кайтыгыз һәм итагать итегез, ихлас мөэминнәрне җәннәт белән шатландырыр... Ул ихлас мөэминнәргә Аллаһ зикер ителсә, аларның йөрәкләре тетрәр һәм ирешкән бәла-казага сабыр итәрләр, һәм намазларын вакытында үтәрләр, һәм Без биргән малдан Аллаһ күрсәткән урыннарга сәдака бирерләр” (“Әль-Хаҗ”, 34-35 нче аять).

Нәкъ менә шуңа күрә дә, Раббыбызның шушы әмерен үтәп, без зур шатлык илә бу көннәрдә корбаннар чалабыз, туганнарыбыз һәм якыннарыбызны бәйрәм табыны артына чакырабыз, корбан итен күршеләребезгә һәм мохтаҗларга, фәкыйрьләргә һәм ятимнәргә таратабыз, чөнки әлеге бөек йоланың төп мәгънәсен аңларга һәм Аллаһының әмеренә буйсынырга телибез. Шул рәвешле без Раббыбызга, Аның шәфкатенә ирешергә омтылабыз.

Нинди корбан чалу инде ул, бу болай да көн саен эшләнә бит, Раббыбыз аларны шуның өчен булдырган, дип кайберләр гаҗәпләнәләр. Әмма хәтта бала тугач та бөтен гаилә белән шатланалар һәм барча туганнар, якыннар һәм күршеләр дә сөенсен өчен корбан чалалар. Менә бу бәйрәм көннәрендә дә туганнарны, якыннарны, мохтаҗларны, фәкыйрьләрне дә сыйлау, бәйрәм табыны артында үзара аңлашуны, тынычлык һәм татулыкны ныгыту нияте белән корбаннар чалабыз.

Аллаһы Раббыбыз Коръәни-Кәримдә безне болай дип кисәтә: “Чалган корбаннарыгызның итләре һәм каннары Аллаһыга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһыга тәкъвалык һәм изге гамәлләр ирешер” (“Әль-Хаж” сүрәсе, 37 нче аять).

Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сәхабәсе Зәйд ибн Әркәм аңардан: “Әй, Аллаһының Рәсүле, нәрсә соң ул корбан чалу?”- дип сораган. Һәм Рәсүлебез аңа болай дип җавап биргән: “Сезнең нәселегез башы булган Ибраһим – Авраамның йоласы һәм гадәте бу”. Ә кем соң ул Ибраһим? Ул – борынгы Пәйбамбәр (р.а.), өлкән яшькә җитә, әмма баласы булмый. Барлык кешеләр дә тәңречелеккә күчеп, хак вә пакь диннән тәмам читләшкәч, Адәмнән соң беренче булып Раббыбызның барлыгына һәм берлегенә ышанырга, чын ихластан инанырга өнди.

Аның балалары булмый. Һәм ул әгәр Аллаһы Тәгалә аңа балалар бирсә, беренчесен Раббыбыз ризалыгы хакына корбан итәргә ант итә. Берничә тапкыр төшендә беренче сабыен корбан итеп чалуын күргәч, анты турында исенә төшерә һәм аны үтәргә ният кыла. Әмма Раббыбызның иң югары барлыгы – адәм баласы корбан итеп чалынырга мөмкинме соң? Юк! Мең тапкыр юк! Юк!

Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелә:

“Без аңа Исмәгыйль урынына корбан итеп бугазлар өчен җәннәттән бер зур тәкә бирдек” “Саффәт” сүрәсе, 107 нче аять).

Шуннан, ягъни борынгы Ибраһимнан корбан чалу йоласы кала һәм ул Раббыбызга рәхмәт йөзеннән безгә күрсәтелгән юмартлыкның берсе. Ә мәгънәсе бик тә   тирән. Ни өчен корбаннар чалына соң? Бу бәйрәм табыны артына җыелып, шулай ук фәкыйрьләр һәм ятимнәр, тол хатыннар һәм мохтаҗлар турында кайгыртучанлык күрсәтеп, аларны тукландырып, аларга карата мәхәббәт, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек хисләре белдереп, кешеләр арасында игелекле мөнәсәбәтләр, үзара аңлашу, тынычлык һәм татулык урнаштыру нияте белән эшләнә. Хәтта бер-берсен  күрәлмаган кешеләрнең дә бер өстәл артында утыруы, чынлыкта, бу түземлелек күрсәтү генә түгел, ә кешеләр кавеменең, аларның язмышы берлеген, уртак булуын күрсәтә. Бүген, Аллаһы тарафыннан билгеләнгән игелек һәм гаделлек нормалары тупас, оятсыз рәвештә бозылган заманда бу аеруча мөһим.

Ә балаларны Аллаһы ризалыгына багышлау, һичшиксез, аларны Раббыбыз кушканча, кешечә яшәргә өйрәтү кирәклеген аңлата. Мәктәптә укыган вакытта һәм 18-20 яшькә җиткәч өйрәтә башлауны гына аңлатмый бу. Раббыбыз әмере белән без гомеребезнең өчтән бер өлешен гаиләдә ата-аналарыбыз янәшәсендә, алар тәрбиясендә уздырабыз. Югыйсә, Ул Һава анабызны кабыргадан барлыкка китергән кебек, безне дә туфрактан яки балчыктан гына кылырга мөмкин иде.

Аллаһы Тәгалә болай дип исебезгә төшерә: “Дәхи Аллаһының кодрәтенә дәлилләрдәндер сезнең өчен Аллаһының үзегездән хатыннар яратмаклыгы, чөнки Һава анабыз Адәмнең кабыргасыннан халык ителде, ул хатыннар белән өлфәтләнеп бергә яшәвегез өчен, дәхи ир белән хатын арасында дуслык һәм мәрхәмәтлелек кылды, әлбәттә, Аллаһының бу эшләрендә фикерли белгән кешеләр өчен гыйбрәт бардыр” (“Рум” сүрәсе, 21 нче аять).

Бүген гаиләсез генә яшәүне хәтта күз алдына китерүе дә мөмкин түгел. Алайса, тормышның нинди мәгънәсе кала?!

Раббыбыз мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек кылып, безнең нәселебез башында торучы Адәм атабыз белән Һава анабызны яралтты. Кешелек дөньясын дәвам иттерү өчен Ул моңа ата-аналар назын да өстәде, аларның һәркайсы яраткан баласында үзенең бер өлешен күрә, үзенең чагылышын таба. Моннан башка ныклы һәм чын гаилә була алмый. Кешеләр һәрвакытта да үзләренең нәселләрен дәвам итү омтылышы белән яши. Һәм бу Раббыбызның иҗат җимеше, Аның бөек һәм серле гыйбрәтләренең берсе булып исәпләнә. Ә яралтучы, булдыручы, әлбәттә инде, Аллаһы Тәгалә Үзе.

Бу безнең күңелләребезгә шатлык өсти, яшәү мәгънәсе бирә, бакыйлыкның мәңге булуына инандыра.

Әмма бу Җирдә тормыш Ышаныч, Өмет һәм Мәхәббәт белән дәвам итсен өчен балаларны Раббыбызның җирдәге вәкилләре итеп тәрбияләү һәм буыннар бәйләнешен тәэмин итү өчен Аллаһы һәм кешелек дөньясы каршында зур җаваплылык хисе тою кирәклеген дә аңлата.

Барча халык, Җирдәге һәрбер кеше, бөтен кешелек дөньясы Адәм атабыз белән Һава анабызның бала-оныклары түгелме соң?! Без барыбыз да туганнар, кардәшләр түгелме? Бөтен кешелек дөньясы, барча халыклар, чынлыкта, зур бер гаилә түгелме?! Бу хакта без намаз укыган вакытта һәм мәчетләрдә булганда гына түгел, ә урамда, базарда, эштә, бөтен җирдә гомеребез буена исебездә тотарга һәм кемдер узып киткәндә үпкәләмәскә, сүгенмәскә, әрләшмәскә, кычкырмаска кирәк, чөнки туганыбыз, кардәшебез  узып киткән бит. Менә шул вакытта гына без, һичшиксез, иманлы, Адәм атабыз белән Һава анабызга лаеклы кешеләр булырбыз.

Аллаһы Раббыбыз болай дип әйтә:

“Ий, кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне танымаклылыгыгыз өчен, тәхкыйк, сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлеләрегез тәкъва булган кешеләр. Аллаһ – белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар” (“Хүҗүрат” сүрәсе, 13 нче аять).

Шуңа күрә дә гаилә барлык халыклар, илләр һәм дәүләтләрнең, кешелек дөньясының нигезе, һәр кеше тормышында таяныч булып тора. Раббыбыз безгә зур, киң, иксез-чиксез Туган илебезне бирде. Аның белән бергә безнең бала-оныкларыбыз, киләчәк буыннар да үсәчәк һәм яшәячәк, иншә Аллаһ. Безгә аның байлыкларын арттыру, бала-оныкларыбызны тәрбияләп үстерү, аларны иркәләү, назлау, ярату, Раббыбыз кушканча яшәргә, Аның ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешергә, игелекле булырга өйрәтү бурычы йөкләнгән. Безнең Туган илебез – Россия гаҗәеп зур дәүләт ул. Аның киңлекләре чиксез, байлыклары хисапсыз. Бу дөньяда аңа көнләшеп һәм дошманлык хисе белән караучылар да җитәрлек. Раббыбызга һәм Ватаныбызга ышану, аның белән горурлану һәм күз карасыдай саклау – безнең изге бурычыбыз. Ватан-Анабыз бер генә һәм, әлхәмдүлилләһи, бердәм, ул гүзәл дә, киң дә!

Аллаһы Тәгалә безгә болай дип әмер итә:

“Фәкыйрь булудан куркып, балаларыгызны үтермәгез! Балаларыгызны да, үзегезне дә Без ризыкландырабыз, әлбәттә, үз балаларыгызны үтерү – гафу ителми торган хата, зур гөнаһ!” (“Исра” сүрәсе, 31 нче аять).

Раббыбызның яраткан Ибраһимына, Җирдәге барча халыкларның икенче атасына карата менә шушы сынавы безнең Корбан бәйрәменә һәм сарыкны корбан итеп чалуга сәбәпче булды. Һәм безнең өчен бу зур сабак һәм нәсыйхәт. Чөнки бу мөселманның иманы ихласлыгына, ихтыяры ныклыгына сынау булып тора. Һәм безгә дә балалар иманыбызның ныклыгын сынау  өчен бирелә. Шул ук вакытта кешенең дәрәҗәсенә һәм аның кыйммәтләренә дәлил дә булып тора. Сарык бәрәне безнең йөрәк бәгыребез – балабыздан кыйммәтрәк була аламы соң? Аллаһы Тәгалә Үзенең иң югары иҗат җимешен – Кешене корбан итәргә беркайчан да әмер бирмәгән. Ә кеше үтерү, аның гомерен көчләп өзү Аллаһы каршында авыр җинаять булып исәпләнә.

Чөнки Аллаһының мәңгелек кануны бар:

“Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кеби булыр, бер кешене үлемнән коткарса – бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кеби булыр” (“Маидә” сүрәсе, 32 нче аять).

Адәм баласы – Раббыбызның җирдәге наместнигы, вәкаләтле вәкиле. Бөтен дөнья фәкать аның өчен генә яралтылган. Үз-үзеңне күрсәт. Җирне бизәп яшә, икмәк һәм балалар үстер, йортлар төзе... Бөтен дөнья Аллаһы тарафыннан яралтылган. Ә Кеше – Раббыбызның иҗат җимеше, Аның төп могҗизасы.

Балаларыбызга рухи-әхлакый тәрбия бирү, традицияләрне саклап калу һәм буыннар бәйләнеше турында кайгырту, беренче чиратта, ата-аналарның бурычы.

Җәмгыять һәм дәүләтнең бүгенге хәле, аның алга баруы, үсеше һәм чәчәк атуы күбрәге гаиләнең рухи-әхлакый хәленә, балаларның гаиләдә нинди тәрбия, күпме мәхәббәт һәм наз алуына, үзенә карата җылы мөнәсәбәт тоюына бәйле.

Тракторлар һәм комбайннар, газ һәм нефть булмаган чорда, безнең бабайларыбыз һәм әбиләребез аякларына чабата киеп сука белән җир сөргәннәр, чыра һәм шәм яктысында 7-8 һәм уннан да күбрәк бала үстергәннәр, пенсия китереп биргәнне көтеп ятмыйча, оныкларын Ватаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары, картлык көннәрендә үзләре өчен таяныч итеп үстергәннәр. Һәм бала-оныклары картлык көннәрендә алар өчен ышанычлы терәк булган. Алар аркылы, алар хакына Раббыбыз безнең Туган илебезне кайгы-хәсрәтләрдән, зур афәтләрдән саклаган. Әгәр шушы җиребез бушап калса, Аллаһыга беркем дә рәхмәтләр укый, догалар кыла алмаячак, ә изге җир беркайчан да буш тормас!

Гаиләне, балаларны тәрбияләүдә ата-аналарның  ролен көчәйтеп, традицияләребезнең рухи-әхлакый кыйммәтләренә таянып кына, иншә Аллаһ, без аларны лаеклы шәхесләр итеп тәрбияли, милләтләрне, ана телен, буыннар бәйләнешен саклый, җаваплылык хисе тоючы җәмгыятькә һәм чәчәк атучы дәүләткә, бөтен дөнья өчен тынычлык һәм тотрыклылык үрнәгенә әверелә алабыз.

Кадерле дин  кардәшләрем!

Дөньяда яшәүче барча халыклар Җирдә тынычлыкның какшый баруына бик тә борчылалар. Без халыклар һәм дәүләтләрне бер-берсенә каршы котырту максатында ачыктан-ачык ялган һәм мәкерле стандартлар кулланучыларга, терроризмга каршы көрәш турында сүзләрне үз мәнфәгатьләрендә генә кулланучыларга карата кискен рәвештә ризасызлык белдерәбез. Россия халыклары шушы башбаштаклыкны һәм санкцияләрне, диктат урнаштыру омтылышына битараф булып кала алмый.

Безнең илнең халыкара терроризм агрессиясенә каршы торучы тугандаш Сирия халкына лаеклы һәм намуслы рәвештә сизелерлек ярдәм күрсәтүе, бик күп газаплар күргән шушы җирдә тынычлык урнаштырырга булышуы белән горурланабыз. Иншә Аллаһ, шушы изге Якын Көнчыгыш җирендә, Раббыбызның рәсүлләре һәм пәйгамбәрләре динебез кыйммәтләрен халыкка тараткан туфракта тынычлык урнашыр. Һәм без дөньяның барлык халыкларын һәм илләрен, иң әүвәл гарәп һәм мөселман илләрен халыкара терроризм золымыннан зыян күргән Сирия халкына һәм туган җирләренә әйләнеп кайтучы качакларга ярдәм күрсәтергә өндибез. Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелгән:

“Әгәр Аллаһының залим кешеләрне гадел кешеләр белән бастырып яклавы булмаса иде, әлбәттә, монахларның сумгалары, насараларның чиркәүләре, яһүдләрнең гыйбадәт йортлары вә мөселманнарның Аллаһының исеме күп зекер ителә торган мәсҗидләре егылып, җимерелер иде. Аллаһ ризалыгы өчен Ислам диненә нинди юл белән булса да ярдәм итүчегә, әлбәттә, Аллаһ ул кешегә ярдәм бирер, Аллаһ – куәтле вә җиңүче” (“Хаҗ” сүрәсе, 40 нчы аять).

Газиз Ватаныбыз – бөек Россия бер, бердәм һәм безнең өчен ул изге. Раббыбызның гасырлар буена килгән язмышы безне – ике йөзгә якын халык һәм традицион диннәр вәкилләрен Туган илебез җирендә берләштерде. Без кайгы-хәсрәтне дә, шатлык-сөенечләрне дә бүлешеп яшибез. Безнең ата-бабаларыбыз аны дошманнан яклап, бөек Ватаныбызны саклап калганнар һәм безгә аны яратырга, тыныч һәм дус-тату яшәргә, Аллаһыга рәхмәтле булырга, Аны данларга васыять иткәннәр.

Газиз Ватаныбызның тынычлыгы һәм чәчәк атуы хакына гасырлар тәҗрибәсен, буыннар зирәклеген, ата-бабаларыбыз васыятен һәм үзара аңлашу, хөрмәт итү мирасын тырыш хезмәт һәм сабырлык белән сакларга кирәк.

Әлхәмдүлилләһи шөкер, Раббыбызның рәхмәте безнең туган йортыбызны – Туган илебезне ташлап китмәде. Без моны җәмгыятебезнең акрын гына, әмма эзлекле рәвештә рухи-әхлакый яңарышында, барлык россиялеләрнең заманның җитди  куркынычлары алдында бөек гражданлык бердәмлегендә күрәбез.

Һичшиксез, бу безнең Президентыбыз В.В.Путинның, аның лаеклы тарафдарлары һәм фикердәшләренең, төбәкләр башлыклары һәм барлык дәрәҗәдәге депутатларның ныклы курс алып баруы һәм фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Алар шушы еллар дәвамында үзләренең югары профессиональ осталыкларын һәм бердәм Ватаныбызга тугрылыклы булуларын эш белән күрсәттеләр, шуңа да россиялеләрнең күпчелеге аларның эшчәнлеген хуплый.

Без, Россия мөселманнары, православие динендәге ватандашларыбыз һәм башка традицион конфессияләр вәкилләре, барлык россиялеләр белән бергә киләчәктә дә бөек илебез – Россиядә тынычлыкны саклап калуга, бердәмлеген һәм куәтен ныгытуга лаеклы өлеш кертәчәкбез!

Кадерле мөселман кардәшләр, мөхтәрәм җәмәгать!

Бүген бездә изге бәйрәм. Адәм атабыз белән Һава анабыз кавышкан көн, әйе, нәкъ менә шул көнне Аллаһының әмере белән Җир йөзендә беренче гаилә барлыкка килә һәм бу Раббыбызның рәхмәтенә якынаю бәйрәме булып тора. Без бу бәйрәмдә бер-беребезне, мохтаҗларны һәм ятимнәрне сыйлап, кешеләр арасында дуслык һәм туганлык хисләрен яңартабыз.

Хаҗилар бүген анда, изге урыннарда. Алар сезнең өчен, безнең өчен, дөньяда тынычлык булсын өчен дога кылалар.

Әйдәгез, алар белән бергә без дә догалар кылыйк. Шушы изге көнне һәм изге сәгатьтә Аллаһы Сүбханәһү вә Тәгаләдән безнең бөек Туган илебез – Россиягә һәм бөтен дөньяга тынычлык һәм чәчәк атып яшәү мөмкинлеге насыйп итүен сорыйбыз.

Раббыбыз безнең изге гамәлләребезне кабуллардан кылсын һәм Үзенең рәхмәтенә һәм ризалыгына якынайтсын иде. Шушы мөбарәк сәгатьтә һәм көндә Аллаһы Сүбханәһү вә Тәгаләдән безнең күңелләребезгә һәм гаиләләребезгә тынычлык һәм татулык, мәхәлләребезгә һәм мәчетләребезгә тынычлык һәм татулык, безнең иксез-чиксез Ватаныбызның шәһәрләре һәм авылларына һәм бөтен дөньяга тынычлык һәм иминлек насыйп итүен дога кылып сорыйбыз.

Шушы мөбарәк көннәрдә, яңа уку елы башланыр алдыннан, Аллаһы Сүбханәһү вә Тәгаләдән безнең мәктәп укучыларыбызга һәм студентларга, бала-оныкларыбызга сәламәтлек һәм тырышлык, тәүфыйк, файдалы гыйлемнәр алырга һәм игелекле гамәлләр кылырга насыйп итүен сорыйбыз.

Гает шәриф бәйрәмнәребез барчабызга мөбарәк булып, киң ризык, дин вә дөньябыз төзеклегендә Җәнабе Аллаһ тәкрарларын күрергә насыйп әйләсен.

Аллаһ Раббым гаетләребезне мөбарәк, иманнарыбызны сәламәт, Ватаныбыз һәм бөтен галәмне имин, тормышларыбызны бәрәкәтле әйләсә иде!


Шейх-уль-Ислам Талгат Сафа Таджуддин,

Верховный муфтий Председатель ЦДУМ России

Уфа, 10 зуль-хиджжа, 1440 год хиджры,