Киндяковка мәчете яңартыла

Ульяновск шәhәренең Инзенская урамындагы биек манаралы мәчет 1998 елда тантаналы рәвештә ачыла. Тынгысыз йөрәкле Солтангәрәй абый Гайнуллов аны сафка бастыру максатында бик күп көч hәм тырышлык куя. Мәхәллә халкы якын киләчәктә Аллаhы йортына аның исемен бирергә җыена.

    Yзәк тимер юл вокзалыннан ерак түгел урнашкан әлеге мәчеттә бүген диндәшләребез биш вакыт намаз укыйлар. Изге җомга көнне намазга йөздән артык кеше җыела, ә гает бәйрәмнәрендә, халык күп килүе сәбәпле, өстәмә рәвештә ишегалдына паласлар җәяләр икән. Көз hәм кыш айларында мәчет карамагында ислам дине нигезләрен, шәригать кануннарын өйрәнү буенча курслар эшли. Имам-хатыйб Фәрит хәзрәт Чурекеев hәм танылган мөгаллимәләр Хания ханым, Шәфика ханым, Фәүзия ханым үткәргән дәресләргә ир-атлар да, хатын-кызлар да бик телeп йөри. Киләчәктә мәчетебезгә янкорма, ягъни пристрой итеп мәдрәсә салырга ниятләп торабыз, ди хөрмәтле аксакал Якуб абый Хальметов. Ул мәчетнең мәхәллә рәисе Абдулбари Сафа улы Идрисовның оештыру сәләтенә ия булуы, барлык изге hәм игелекле эш-гамәлләрне дә башлап йөрүе, вакытын да, сәламәтлеген дә, хәләл малын да hич  кызганмыйча динебезгә тугрылыклы хезмәт итүе хакында сокланып hәм горурланып сөйләде. Мәхәллә халкы Абдулбари кардәшебезнең эшеннән бик тә канәгать hәм аңа чиксез рәхмәтле, ди Якуб ага.

    Абдулбари Сафа улы Идрисов җитәкчелек иткән мәхәллә советы cоңгы вакытта мәчет территориясендә, чынлап та, зур эшләр башкарырга өлгергән. Әнә, мәрхүм булган мөcелман кардәшләребезне соңгы юлга озатуга бәйле йолаларны башкару өчен махсус бина – мәетханә төзеп куйганнар. Бүген анда мәетләрне юып кәфенләү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Мәчет йортында шулай ук ифтарлар hәм башка төрле мәҗлесләр үткәрү максаты белән искиткеч җайлы шатер да корганнар. Быел изге Рамазан аенда биредә көн саен йөздән артык кеше катнашында авыз ачу мәҗлесләре үткәрелгән. Азык-төлекне халык сәдака рәвешендә китереп тапшыра иде, ди мөәзин Нургали абый Басыров. Уртак фикер hәм карарга килеп, гыйбадәтханәнең намаз уку залына гаҗәеп йомшак hәм матур яңа паласлар, ягъни - намазлыклар җәю hәм шулай ук ишегалды белән койманы яңарту чарасын да күргәннәр.

    - Мәчетебезне төзекләндерү hәм яңарту эшләрен фәкать халыктан җыелган сәдака акчасы хисабына гына башкардык.  Мөселман кардәшләребез ярдәме белeн газ, ут hәм җылылык өчен дә ай саен вакытында түләп барабыз. Ә фитра сәдакасы рәвешендә җыелган акчаны мохтаҗларга, ятимнәргә, авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә hәм ярдәм сорап килүчеләргә таратабыз. Мәхәллә тормышына бәйле барлык мөhим мәсьәләләрне hәм проблемаларны да бергә киңәшләшеп, уртага салып сөйләшеп хәл итәбез. Якуб ага Хальметов, Нургали Басыров, кассирыбыз Ринат Аббазов, Хаматзәер Шәйдуллин, мөәзинебез ярдәмчесе Миннәсхәт Мифтахов, бухгалтерыбыз Минназыйм Валеев hәм Рәис Тазитов мәхәллә эшчәнлегендә актив катнашып, мәчетне гөрләтеп, тулы канлы тормыш белән яшәтүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр, Аллаhы Тәгалe аларга әҗер-савапларын, ике дөнья рәхәтен насыйп итсен,- ди мәхәллә рәисе Абдулбари Идрисов.

    Мәхәллә халкы Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов белән өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллинга газетабыз аркылы рәхмәт сүзләрен җиткерүебезне дә үтенеп сорадылар. Күптән түгел генә мөхтәрәм җитәкчеләр мәчет бинасын шәhәрнең үзәк канализация челтәренә тоташтыру мәсьәләсен уңай хәл иткәннәр. Без хакимият органнары белән өлкә мөфтиятенең ярдәменә таянып эш итәбез, диде аксакаллар бертавыштан.

    Исхак ХӘЛИМОВ.