Гармун - гомерлек юлдашы

Ульяновск шәhәренең танылган баянчысы, Бөтенроссия гармунчылар конкурсы лауреаты, татар милли-мәдәни автономиясе активисты Иршат Сөләйман улы Аббазов яшәгән фатирның бер бүлмәсендә бары тик баяннар hәм гармуннар гына сакланатөрле елларда сатып алган hәм бүләк ителгән уен коралларының саны ундүрткә җиткән инде.

    Иршат Аббазов үзенең гомерлек юлдашы - тальян гармунда  уйнарга кечкенә чакта ук өйрәнә. Ул 1937 елда күрше Татарстанның Чүпрәле районы Иске Ишле авылында туа.

    - Гаиләдә унике кеше идек - әтием, әнием, әбием hәм без - өч ир бала белән алты кыз бала. Һәм барыбыз да гомере буе татар халкының көй-моңнарын, музыканы өзелеп яраттык. Әтием белән ике абыем тальянда сыздырып уйнап җибәрсәләр, кошлар да сайравыннан туктап тыңлый иде сыман. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиебезне фронтка алдылар. Озакламый абыем да яу кырына китте. Әтием сугыштан каты яраланып кайтса да, колхозда җиң сызганып эшкә кереште, чөнки ишле гаиләне ашатырга кирәк иде. Кырдан ярты төндә арып-талып кайтуы сәбәпле, гармунны кулына сирәк ала башлады. Кышкы озын кичләрдә күбрәге абыем уйный иде. Ә менә миңа гармунны ышандырмады, дисәм дә була, кыйммәтле инструментны берүк бозып ташлавың бар, дип әйткәне хәтеремдә. Шуңа күрә абыем өйдә булмаган чакта гына гармунны тарткаларга туры килде. Зур көзге каршысында нәни бармакларым белән тырышып-тырышып төймәләренә бер-бер артлы баскалап утырганым бүгенгедәй күз алдымда. Шулай итеп, алты яшемдә cул кулым белән гармунда уйнарга өйрәндем hәм хәзер дә сулагай кебек рәхәтләнеп уйныйм. Илле ел узганнан соң, Ульяновскига телевизион тапшыру әзерләргә килгәч, илебезнең танылган гармунчысы Геннадий Заволокин да моңа гаҗәпләнде hәм чиксез соклануын белдерде,- ди Иршат ага, күңел хатирәләре белән бүлешеп.

    Сугыштан соңгы авыр елларда Иршат 1 нче класска укырга кергәч, музыка укытучысы шатланып туялмый, чөнки талантлы укучы дәрестә hәм төрле концертларда бер дә оялып тормыйча сәхнә түренә чыгып, оста итеп гармунда уйный, шулай ук мәктәпнең үзешчән сәнгать коллективына да җан өрә. Озакламый директор “квалификацияле” белгечне шәhәрдән махсус кайтарткан өр-яңа тальян гармун белән бүләкли. Әлеге тальянны гомерем барышында миңа тапшырылган иң затлы, иң кыйммәтле hәм иң кадерле бүләк, олы ядкарь итеп саныйм, ди Иршат ага, бәхетле елмаеп.

    Моң остасының фатирында сугыштан соңгы нужалы заманга бәйле тагын бер ядкарьгә - моннан алтмыш ел элек күрше чуваш авылы базарыннан сатып алып кайткан тальянга тап булдык.

    - Миңа ул вакытта нибары 18 яшь иде. Гармуным искерде, бик тә картайды инде. Әмма тавышы көчле, гаҗәеп моңлы чыга. Әгәр утырып уйнап җибәрсәм, сугыштан соңгы чорда гөрләп торган татар авылы, кулына тальянын тоткан егетнең кичке уенда күңел ачучы яшьләрне, чибәр hәм сылу кызларны биетүе күз алдына килеп баса. Хәзер дә мондый гармуннарны ясыйлар, ләкин алар кыйммәт тора,- ди Иршат абый.

    Иске Ишле авылы егете Совет Армиясе сафларында шофер булып хезмәт итә. Анда бронетанк техникасын йөртүче таныклыгын да алырга өлгерә. Солдат хезмәтен намуслы үтәп кайткан Иршат Аббазов 1961 елда Ульяновск шәhәренә килеп эшкә урнаша. Башта машина йөртеп көн күрә, аннары механик hөнәрен үзләштерә. Шулай ук спорт hәм фоторәсемгә төшерү белән шөгыльләнергә дә вакыт hәм мөмкинлек таба. Ә яраткан гармунын беркайчан да калдырмый, hәрвакыт үзе белән алып йөри. Мәсәлән, армиядә хезмәт иткән чакта немецларның данлыклы гармоникасын кулына алып, дусларын татар халык көйләре белән сөендерә. Ульяновскида ул үзенең үзешчән сәнгать коллективын булдыру бәхетенә ирешә. Заманында шәhәребезнең Нижнетатарская урамында уңышлы гына эшләп килгән бердәнбер татар мәктәбендә яшь гармунчылар түгәрәген дә оештыра. Сиксәненче еллар башында Чкалов исемендәге мәдәният йорты карамагында “Чулпан” татар җыр-бию ансамбле туплангач, бөтен эш-мәшәкатьлeрен читкә куеп, көн саен диярлек репетицияләргә йөри башлый hәм концертларда бик теләп катнаша. “Туган тел” мәгърифәтчелек җәмгыятенең 17 нче санлы китапханәдә уздырылган утырышларына да күңеле кушуынча ашкынып йөри, халкыбызның телен hәм мәдәниятен саклап калуга үзеннән өлеш кертергә тырыша. Иршат Cөләйман улын оста гармунчы сыйфатында еш кына татар туйларына, шәhәр hәм авыл Сабантуйларына, төрле бәйрәмнәргә, милли-мәдәни чараларга hәм очрашуларга чакыралар. Тынгысыз йөрәкле гармунчының милләтебезгә күпьеллык намуслы hәм фидакарь хезмәтен җитәкчеләр югары бәяләгән. Әнә, Мактау грамоталары белән Рәхмәт хатлары хәтта зур чемоданга да сыймаган.

    - Быел “Винновская роща”, “Молодежный” hәм “Җиңү” паркларында үткәрелгән Сабантуйлар сәхнәсендә иҗатташ дусларым белән бергә кабат чыгыш ясарга насыйп итте. Моңга сусаган халык, hәрвакыттагыча, безне көчле алкышларга күмде. Татар гармунчыларының саны елдан-ел кими баруы, яшьләрнең милли сәнгатькә тартылмавы, гомумән, халкыбыз музыкасы hәм мәдәнияте белән бөтенләй кызыксынмавы гына йөрәкне әрнетә...- ди Иршат Сөләйман улы.

    Данлыклы гармунчы татар моңнары белән беррәттән, рус, чуваш hәм мордва көйләрен дә искиткеч оста башкара. Мисал өчен, барыбызга да яхшы таныш “Яблочко”ны илле еллык “Чайка”сында сыздырып җибәрсә, күңелләр йомшарып китә, бөтен мәшәкатьләр дә онытыла.

    Күренекле милләттәшебезнең гаилә тормышы да сокланырлык. Күптән түгел бакыйлыкка күчкән яраткан хатыны Фаизә Абдулхак кызы белән озак еллар матур гына яшәп, ике бала - уллары Илдус белән кызлары Розалияне тәрбияләп үстергәннәр, хәзер өч оныклары да бар инде.

    Буыннар бәйләнеше дәвам итә. Иршат аганың улы Илдус та гармунны үз иткән, буш вакытларында татар халык көйләрен сыздырырга ярата.

    - Ә менә оныгым гармунда уйный белсә дә, кулына сирәк ала. Хәзер баянда яки тальянда беркем дә уйнамый бит инде, мода узды, дигән була балакай,- ди милли көйләребез сагында торучы.

    Иршат ага безнең белән саубуллашыр алдыннан, кулына яраткан гармунын тотты да, үзәкләрне өздереп татар халык көен уйнап җибәрде. Шат күңелле, җор телле, аралашучан бу абзыйга шушы көннәрдә генә 82 яшь тулган, дип кем әйтер икән? Ул бүген дә әле җиңел машинасына чыгып утырып, шәhәр янындагы бакчасына яки елга буена балыкка юл тота. Ашыкмыйча гына туган авылы Иске Ишлегә дә кайтып килә. Узган шимбә көнне “Авыл бәйрәме” сәхнәсендә гармунда халык көйләрен уйнап, якташларымның кәефен күтәрдем әле, ди ул, канәгатьлек хисе кичереп.

    Исхак ХӘЛИМОВ.