Яңа шәhәрнең утыз беренче Сабан туе

Яңа шәhәрнең «Прибрежный» паркында Сабан туе гөрләп узды. Район администрациясе, җирле автономия hәм татар бизнесменнары тарафыннан быел инде 31 нче тапкыр оештырылган милли бәйрәмдә барча халыкны да Тереньга квасы белән сыйладылар. Ә төрле уеннарда hәм флешмобта катнашучы балаларга «Сәдака hәм зәкят» хәйриячелек фонды вәкилләре бананнар таратты.

    Халкыбызның хезмәт hәм хөрмәтләү тантанасын район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов ачып җибәрде. Без бу бәйрeмгә бик тә тырышып әзерләндек, чөнки Заволжье районында 25 меңнән артык татар яши hәм алар Сабан туен түземсезлек белән көтеп алдылар, диде ул. Наил Хасән улы милли-мәдәни чараларны уздыруда актив катнашучы hәм юбилейлы туган көннәрен билгеләп үтүче милләттәшләребезгә  шәhәр Думасы белән район хакимиятенең Рәхмәт хатларын да тапшырды. Шулай ук Губернатор тарафыннан игълан ителгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйриячелек акциясе кысаларында быелның 1 сентябрендә беренче сыйныфка барырга җыенучы биш бала глава кулыннан мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган портфельләр алдылар. Ә шәрәфле кунак - Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева республика Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ульяновск шәhәре соңгы елларда күзгә күренерлек дәрәҗәдә үзгәргән, заманча торак микрорайоннары, киң урамнар hәм проспектлар барлыкка килгән, болар барысы да чиксез соклану хисе тудыра, диде Фәридә ханым. Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрид Мифтахов исә, җылы котлау сүзләрен ирештерү hәм автономия активистлары Рамил Салюков белән Гөлшат Шарафутдиновага конгрессның медальләрен тапшыру белән генә чикләнмичә, үзе иҗат иткән дәртле җырларны да башкарды. Ул «Ак калфак»лыларга hәм Ленин Комсомолы проспектындагы мәчет вәкилләренә конгрессның Рәхмәт хатларын да алып килгән иде. Ә Казанның ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиhаншин бәйрәмне оештыру ниятендә бик күп көч hәм тырышлык куйган Рафаэль хаҗи Назмутдиновка рәхмәтләрен юллап, истәлекләре hәм күңел хатирәләре белән бүлеште. Без Яңа шәhәрдә Сабан туен беренче тапкыр 1988 елда үткәргән идек, хәзер шушы күркәм традиция хакимият ярдәме белән матур гына дәвам итә, диде хәзрәт. «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов та Заволжье районы татарлары лидеры Рафаэль Назмутдиновның милли мәдәниятне үcтерү  hәм традицион исламны җәелдерү юнәлешендә уңышларына соклануын белдерде. Ул шулай ук милләттәшләребезне мәктәпләрдә ана телен өйрәнү, мәчет-мәдрәcәләргә йөреп динебез нигезләрен үзләштерү мөмкинлегеннән актив файдаланырга өндәде. Хәзер безнең илдә hәм өлкәбездә, шәhәребездә чын татар булып, ислам кушканча яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган, диде ул. Ә район татар автономиясе hәм 1 нче мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә hәм үзешчән сәнгать осталарына рәхмәтләрен әйтеп, Әфган сугышының утлы юллары аша узган татар ир-егетләренә истәлекле медальләр тапшырды. Россия Тынычлык фондының Ульяновск төбәк бүлекчәсе җитәкчесе, танылган диктор Людмила Лященко Милли бердәмлек елында төрле милләт вәкилләрен бер мәйданга җыйган район Сабан туена югары бәя бирде. Кунакчыллык hәм юмартлык рухы хөкем сөргән бу бәйрәмдә халыкның бердәм hәм бергә булуы аеруча сизелә, алар рәхәтләнеп, онытылып китеп, күңел ачалар, ял итәләр, артистларга кушылып җырлыйлар hәм бииләр.

    Ә артистлар Яңа шәhәр Сабан туена ярыйсы гына килгән иде. Популяр автор-башкаручы Фәрид Мифтаховтан соң сәхнә түренә әле тагын Татарстанның халык артисты ИлСаф та күтәрелде. Аның чыгышын якташлары – чүпрәлелеләр аеруча җылы кабул иттеләр. Ильяс Халиков башкаруында яңгыраган дини эчтәлектәге җырлар исә бик күпләрне яшәү мәгънәсе, бу дөньяда безнең бары тик кунакта гына булуыбыз, шуңа да бары игелекле гамәлләр кылып гомер итү кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итте. Район татар автономиясе hәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы канаты астында уңышлы гына эшләп килүче «Дуслык» ансамбле дә бай эчтәлекле концерт программасы әзерләгән иде. Төрле буын вәкилләре йөргән бу сәнгать коллективында оста гармунчылар да булуы сокландыра.

    Ә яшеллеккә күмелгән hәм гаилә белән ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган паркның төрле почмакларында милли уеннар, балалар hәм татарча көрәш мәйданчыклары оештырылган иде. Сабан туеның мәйдан батыры исеменә Мәләкeс пәhлеваны Денис Сетнеров лаек табылды. Аны көр тәкә белән бүләкләделәр. Башка авырлык категорияләрендә җиңүчеләрне дә кыйммәтле призлар көтә иде.

    - Быелгы Сабан туе бик тә ошады, күңелемә хуш килде. Тырышып, бөтен көчләрен куеп әзерләнгәннәр. Балаларның татар биюләрен профессиональ дәрәҗәдә башкаруларын аерым билгеләп үтәсем килә. Татарстаннан кунакларның күп килүе дә шатландырды,- ди Яңа шәhәрдә яшәүче Гөлия Хәмзина.

    И.ХАСИБОВ.