Рифкать ХИСМӘТ: «Ике дөньяны да хаклап яшәдем»

Татарстан Язучылар берлеге hәм Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе әгъзасы, «Өмет» газетасының С.Урайский исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Тимерьюл районының Почетлы гражданины, «Yз сукмагым» hәм «Күңелем көзгесе» дип аталган шигъри җыентыклар авторы Рифкать Хисмәт 80 яшьлек олуг юбилеен каршылый.

    Узган гасырның сиксәненче еллары ахырында, илебездә үзгәртеп кору чоры башлангач, Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып безнең Ульяновск өлкәсендә «Чишмә» телетапшырулары hәм «Өмет» газетасы дөнья күрә. Халкыбыз өчен бик тә мөhим, кирәкле әлеге эшләрнең чишмә башында торган милләтпәрвәрләр арасында сабыр холыклы, төпле фикерле, зирәк акыллы шагыйрь Рифкать ага Хисмәт тә була. «Өмет»нең тәүге санының беренче битендә аның ифрат та тирән эчтәлекле «Эшче сүзе» дип аталган шигыре басыла. Шул көннән башлап ул милли басманың даими авторына, якын hәм тугрылыклы дустына әверелә. Каләм иясенең көн кадагына туры китереп hәм милләт, тел, дин язмышы хакында борчылып язган шигырьләрен халык бик тә яратып кабул итә hәм көтеп алып укый. Ул тиз арада семберлеләргә танылып та өлгерә. Аны еш кына мәктәп укучылары белән очрашуларга чакыралар. Татарстанның атказанган укытучысы Зөhрә Хәбибуллина белән аеруча да тыгыз элемтәдә тора. Шәhәр hәм өлкә күләмендә оештырылган бер генә әдәби кичә hәм милли-мәдәни чара да Рифкать агадан башка узмый. Ул шигърият сөючеләргә трибун шагыйрь, ягъни үзенең әcәрләрен оста итеп, ялкынланып, хисләргә бирелеп яттан сөйләүче сыйфатында да таныла. Милли җанлы әдип татар дөньясындагы hәм илдәге hәр вакыйга уңаеннан үткен каләмен эшкә җигә hәм төпле, уйландырырлык фикерен халыкка җиткерергә ашыга.

    Рифкать ага Сембер шагыйрьләре Иделбикә, Равил Шәфигуллин, Гакыйль Сәгыйров, Котдус Сафиуллин, Иркәм Хәйретдинов, Флорис Галимьянов, Зөфәр Батыров hәм Хәбир Канәфи белән иҗади дуслыкта яши. Алар бергәләп өлкә татар язучылары берләшмәсен оештыралар hәм уртак тырышлык белән «Сембер язлары» әдәби альманахын бастырып чыгару бәхетенә ирешәләр.

    Рифкать Хисмәт Татарстан язучылары белән дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Олуг әдипләр - остазлары Фоат Галимуллин, Ренат Харис hәм Шаhинур Мостафин аны серле вә мавыктыргыч шигърият дөньясына алып керәләр.

    Яраткан шагыйребез Ульяновскида hәм Казанда «Yз сукмагым», «Күңел көзгесе» дип исемләнгән җыентыкларын бастырып чыгарып, укучылар игътибарына тәкъдим итә. Ә 2003 елда Сембер шагыйрен Татарстан Язучылар берлегенә кабул итәләр.

    Рифкать ага үз алдына ике дөнья өчен дә хак саналган юлдан атлау максаты куя. Һәм шушы изге теләгенә ирешә - гомере буе гади, мәрхәмәтле, намуслы, тыйнак, шул ук вакытта гадел, үтә дә туры сүзле булып яши. Ялганны hәм ялагайлыкны аның күңеле бөтенләй дә кабул итми. Шундый булуының сере  билгеле - ул тормышның төбеннән күтәрелгән.

    Булачак шагыйрь күрше Татарстанның Чүпрәле районы Татар Саплыгы авылында Әхмәдулла абый белән Ркыя апаның дүрт балалы гаиләсендә туып үсә. Кечкенә малайга ата назы hәм тәрбиясе күрергә насыйп булмый. Газиз әтиләре Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала. Аның кайда күмелгәне hаман да билгесез.

    Cугыштан соңгы авыр чор булуына да карамастан, Рифкать ага белемгә омтыла, китаплар укырга ярата. Тукай hәм Такташ шигырьләрен аеруча үз итә. Ун яшьлек баланың шигырьләре район газетасында басыла башлый. Әмма укытучы булырга, татар әдәбиятын тирәнтен өйрәнергә омтылган егетнең уй-хыяллары тормышка ашмый. Тамак туйдыру нияте белән ул авылдан чыгып китә hәм Новоульяновск шәhәренә барып төзелеш оешмасына эшкә урнаша. Тырыш, булдыклы егет үзе кебек үк уңган, эшкә оста Гөлсирә исемле чибәр кыз белән гаилә корып җибәрә. Бәхетле, дус-тату гаиләдә өч кыз – Резедә, Гүзәл hәм Зөлфия тәүфыйклы, иманлы балалар булып үcәләр. Дәвамнары үсә төшкәч, Хисмәтовлар Ульяновск шәhәренә күченеп килә hәм гаилә башлыгы сукырлар җәмгыятенә караган «Автоконтакт» предприятиесендә эшли башлый.

    Ә көннәр, еллар бер-бер артлы акрын гына агалар да агалар. Рифкать ага да үзенең гомер көзенә керә. Күптән түгел генә ул зур кайгы кичергән, йөрәген яралап пар канаты – хәләл җефете Гөлсирә апа бакыйлыкка күчкән. Исәнлеге какшаса да, Рифкать ага сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша – иртә-кич саф hавада йөри, режим буенча гына ашый, китаплар hәм газета-журналлар укырга да үзендә көч таба.       

    - Шигырьләрем генә элеккеге кебек ургылып чыкмый инде,- ди 80 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтүче әдип.

    Аның күпләр сокланырлык матур картлык көннәре кичерүендә, hичшиксез, кызларының өлеше зур. Әтиләрен олылап, hәр сүзенә колак салып, аңа кадер-хөрмәт күрсәтеп яшиләр алар.

    - Гомерем буе кешеләрне яраттым. Хәзер дә якыннарым белән аралашып, сөйләшеп утырудан ләззәт табам. Туганнарым - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзyм Сәлахов, аның сеңелесе – фән кандидаты Равилә телефоннан hәрдаим хәлемне белешеп торалар. Танылган шәхесебез – шәhәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитовка да зур рәхмәт, бәйрәм саен күчтәнәчләрен күтәреп килеп җитә,- ди Рифкать ага.

    Без дә олуг юбилее алдыннан Рифкать аганың хәлен белештек, чәй өстәле артында озак кына сөйләшеп утырдык. Бер күрешү - үзе бер гомер, ди халкыбыз.

         Рузия ХӘЛИМОВА.