8 июль – Гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көне

Хөрмәтле ульяновскилылар! Чын күңелдән сезне шушы күркәм, матур бәйрәм уңаеннан тәбриклим!

    Менә ун елдан артык инде Ульяновск өлкәсе халкы бөтен ил hәм чит дәүләтләрнең бер өлеше белән бергә гаиләнең әхлакый hәм рухи кыйммәтләренә багышланган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм гасырлар дәвамында формалашкан, сәламәт җәмгыять hәм безнең гражданнарның бик күп буыннары үсеше өчен нигез булып торган традицияләр hәм йолаларга багышлана.

    Чын, зур бәхетне хатын-кызга, анага, балаларга, иң якын кешеләргә карата мәхәббәттән башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Алар хакына без яшибез, уңышка омтылабыз, эшлибез. Нәкъ менә алар безнең җиңүләребезгә чын ихластан шатланалар, авыр көннәрдә аларның җан җылысы hәм назы безне җылыта.

    Ульяновск өлкәсендә гаиләләргә ярдәм итү, никах институтын популярлаштыру өчен күп нәрсәләр эшләргә тырышабыз. Хәзер безнең регионда 151000 гаилә яши, анда 233000 бала тәрбияләнә, бездә 13000 күп балалы ата-ана исәпләнә, алар 40 меңнән артык баланы үстерәләр. Без аларга hәрьяклап булышырга омтылабыз, мәсәлән, чыгымнарын каплау өчен ай саен акчалата компенсация түләнелә. Әгәр гаиләдә өч бала тәрбияләнсә, коммуналь хезмәтләр чыгымнарының яртысы компенсацияләнә, ә алты hәм аннан да күбрәк бала булса, чыгымнарны тулысынча каплыйбыз. Моннан тыш, уннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен сизелерлек күләмдә ярдәм каралган. Безнең төбәктә өченче булып hәм аннан соң туган балалар саны арта бара. 2016 ел белән чагыштырганда, 2018 елда бу мөhим күрсәткеч 3,8 процентка артты. Якташларыбыз тууына без бик тә шатланабыз!

    Менe унбиш елга якын инде без регионда демография сәяcәтен эзлекле рәвештә алып барабыз. Гаилә, аналар hәм балалар мәсьәләләре киләчәктә дә өлкә җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булачак!

    Кадерле якташлар! Ышаныч hәм аңлауны күз карасыдай саклагыз! Һәм шунда гаилә сезнең өчен яраткан сыену урынына, мәхәббәт hәм тугрылыкта бергәләп шатлыклы киләчәккә омтылуга әвереләчәк!

    С.И.Морозов,

    Ульяновск өлкәсе Губернаторы.