Шариповлар - күп балалы гаилә

Мәләкәс районы Мулловка бистәсеннән  Рәис hәм Лилия Шариповлар «Ел гаиләсе» өлкә конкурсының «Күп балалы гаилә» номинациясендә җиңүче итеп танылды. Алар менә тугыз ел инде матур гына яшәп, өч кыз бала тәрбияләп үстерәләр.

    Гаилә башлыгы Мулловкада гади эшчеләр гаиләсендә туып, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары hәм традицияләре белән танышып үсә. Ул Рязаново авыл хуҗалыгы техникумын техник-электрик белгечлеге буенча тәмамлап, армия сафларында хезмәт итә. Хәзер полиция лейтенанты Димитровград шәhәре эчке эшләр бүлегенең патруль-пост хезмәте ротасында мобиль взвод инспекторы булып эшли. Аңа берничә тапкыр Төньяк Кавказда командировкада булырга туры килгән. Фидакарь хезмәте өчен үзен Рәхмәт хаты hәм грамоталар белән бүләкләгәннәр. Рәис балыкка йөрергә, гаиләсе белән табигать кочагында ял итәргә ярата.

    Лилия дә Мулловкада эшчеләр гаиләсендә туып үсә. Бала вакыттан ук бию hәм спорт белән мавыга. Мәктәптән соң Яр Чаллы училищесына укырга керә hәм аш пешерүче, контролер-кассир hөнәрен үзләштерә. Аннары Мулловкага кайтып, «Магнит» сәүдә челтәренә сатучы булып эшкә урнаша hәм шунда үзенең булачак тормыш иптәше белән таныша. Бүген ул балаларын тәрбияләп үстерү белән мәшгуль.

    Лилия Сәлим кызы бәйләү, камыр ашлары пешерү, фоамириннан әйберләр ясау, фитнес-группада бию белән мавыга. Кайгыртучан ана hәм уңган хуҗабикә үзенең ирен hәм балаларын татар халык ашлары белән сыйларга ярата. Шулай ук йортта үрдәкләр белән тавыклар үстерергә дә мөмкинлек таба.

    Олы кызлары Диләрәгә - 8 яшь. Ул бию түгәрәгенә hәм музыка мәктәбенә бик теләп, ашкынып йөри. Cәләтле кыз дәресләрдән бушаган арада рәсем ясый hәм шахмат уйнарга өйрәнә. Диләрә мәктәптә, бистәдә hәм районда үткәрелгән барлык милли-мәдәни чараларда да актив катнаша.

    Ә игезәк кызлар Айгөл белән Ләйсән «Яблонька» балалар бакчасына йөриләр. Алар да биергә, рәсем ясарга, камырдан hәм пластилиннан төрле әйберләр ясарга яраталар.

    - Безнең өебезнең ишекләре hәркемгә дә ачык. Без ата-бабаларыбыз турында истәлекләрне кадерләп саклап, туганнарыбызга hәм якыннарыбызга ачык йөз, кунакчыллык күрсәтеп яшибез. Ә буш вакытыбызны, ял көннәребезне гаилә белән бергә үткәрәбез. Дус-тату, бердәм гаиләбезнең девизы да бар: «Гаиләдә үзара аңлашу, татулык булганда, безгә ниндидер хәзинә кирәкми!»- ди Лилия Шарипова.