Димитровград татар мәктәбендә чыгарылыш кичәсе

Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәбенең чыгарылыш сыйныф  укучылары аттестат алды.

    Бер айга сузылган Бердәм дәүләт имтиханнары, ниһаять, артта калды. Күпме йокысыз төннәр үткәргән укучылар да, әти-әниләр дә иркен сулыш алды.

27 июнь көнне Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәбенең чыгарылыш  сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар. Шунысы куандыра: укучыларның  барысы да кулларына төп һәм урта белем турында документ алып чыктылар. Алар үзләренең белемгә омтылышлары, тырышлыклары белән аерылып тордылар һәм бердәм дәүләт имтиханнарын биргәндә моны расладылар да.

Бердәм дәүләт имтиханнары буенча нәтиҗәләр дә  куандыра. Унбер  укучының җидесе  БДИларда төрле фәннәрдән  сиксәннән  артык балл җыйдылар, шулар арасында информатикадан - 97 балл, химиядән – 95 балл , рус теленнән 94 балл җыючылар  безнең горурлыгыбыз  булып торалар. Бу - ел дәвамында әти-әниләрнең, укытучыларның, укучыларның, шушы чорның җаваплылыгын аңлап, киләчәк тормышларына битараф булмыйча, тырышып әзерләнүләре нәтиҗәсе.

Быел мәктәпне бер укучы - Афзалетдинов Рамил  медальгә тәмамлады. Кичә барышында ана әлеге бүләкләре тапшырылды.

Йөзләрендә шатлыклы елмаю булса да, күзләрендә сагыш сизелә аларның. Әлбәттә, унбер ел буе бергә укыган дусларыңнан, үзеңә белем биргән укытучылардан аерылу җиңелләрдән түгел. Алда зур тормыш көтә. Аның мең төрле юлларында адашмыйча, күңелеңә якын һөнәр сайлап, укуыңны дәвам итү, яраткан эш табып эшләү, үз юлыңны табып, абынмый, читкә тайпылмый гомер итү, ай-һай, зур көч, сабырлык сорый. Киләчәктә кайда гына яшәсәләр дә, кем генә булып эшләсәләр дә, чын кешеләр булып калсыннар иде.

Гүзәл Сәмигуллина, 22 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы.