Тереньга татарлары Сабантуй уздырдылар

Бер мең тирәсе татар яшәгән Тереньга район үзәгенең Халыклар дуслыгы паркында Сабантуй бәйрәме узды. Район хакимияте, татар автономиясенең җирле бүлекчәсе һәм татар бизнесменнары тырышлыгы белән оештырылган тантанада районның барлык авылларыннан да җыелган милләттәшләребез катнашты.

Мәйданга җыелган халыкны район башлыгы Петр Иванов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов һәм татар мохтариятенең район советы җитәкчесе Камил Аминов сәламләделәр. Алар татар теле һәм мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертүче фидакарь затларга Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.

Сабан туеның концерт программасында районның үзешчән сәнгать осталары һәм Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы катнашты. Сембер татар сәхнәсе йолдызлары Илдар Насыйров, Алсу һәм Айгөл Альметовалар, Җәмилә Мифтахова башкаруында яңгыраган моңлы вә дәртле җырлар халыкның күңеленә аеруча хуш килде. Ә Б.Тарханов исемендәге татар халык театры режиссеры Гөлия Салахутдинова милләттәшләребезне гыйбрәтле һәм уйландырырлык шигырьләре белән сөендерде.

Ерак гасырлардан сакланып килгән татарча көрәштә һәм милли уеннарда өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да бик теләп катнаштылар.