Сәүдәгәр Акчуриннар истәлегенә мемориаль такта

Ульяновск шәһәренең Федерация урамындагы 33 нче йортка - 1853 елда сәүдәгәр Курамша Абдулла улы Акчурин тарафыннан төзелгән элеккеге Җәмигъ мәчет бинасына Сембернең данлыклы сәүдәгәрләре Акчуриннар истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды.

Төбәгебез һәм милләтебез тарихында тирән эз калдырган меценат Акчуриннар берничә постау фабрикасы һәм сәүдә-промышленность ширкате булдырып, мәгърифәтчелек һәм хәйриячелек белән дә бик теләп шөгыльләнәләр.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов истәлек тактасын ачу тантанасында катнашучыларны сәламләп, фабрикант Акчуриннарның игелекле хезмәтләренә югары бәя бирде.

"Әлеге мемориаль такта күренекле Акчуриннар гаиләсенә һәм Сембер-Ульяновскиның барлык эшмәкәрләренә дә олы рәхмәт билгесе сыйфатында кабул ителә. Бүген без шушы йортта эшләп килүче клиника хуҗалары белән биредә Акчуриннар гаиләсенең кечкенә генә музеен ачып җибәрү турында килештек. Бу музейханәдә меценатлык һәм белем бирү проектлары белән танышырга мөмкин булачак",- диде өлкә башлыгы.

Меценат Акчуриннар хөрмәтенә истәлек тактасы булдыру максатында бик күп көч һәм тырышлык куйган танылган милләттәшебез - өлкәнең промышленность һәм эшмәкәрлек үсеше корпорациясе җитәкчесе Руслан Гайнетдинов изге эшкә булышлык күрсәткән барлык бизнесменнарга да рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты.

Архив мәгълүматларына караганда, билгеле химаяче Курамша Абдулла улы Акчуринның сәүдә рәтләре гөрләп торган районда мәчет салуы күркәм вакыйгага әверелә. Сембернең беренче зур мәчете барлык татар-мөселман җәмгыяте өчен милли һәм дини үзәк булып хезмәт итә. Мәчет белән янәшәдә генә урнашкан Лосевая, Татарская, Малоказанская һәм Полевая урамнарында яшәүче танылган татар сәүдәгәрләре Алеевлар, Хөсәиновлар һәм Бахтеевлар фабрикант Акчуриннар белән тыгыз бәйләнештә булып, аралашып, дус-тату яшиләр һәм халкыбыз мәнфәгатьләре турында кайгырталар. Алеевлар, Хөсәиновлар һәм Бахтеевларның үзләренең дә постау фабрикалары була, Гафаровлар гаиләсе Акчуриннар мәчетендә хезмәт куя. Ә Мангушевлар һәм Тенишевлар татарларның сукно фабрикаларында идарә эшләрен алып баралар.

Курамша Абдулла улы Акчурин башта, 1853 елда таштан бер катлы бина - гыйбадәтханә, ягъни җәмәгать белән җыелышып намазлар уку өчен йорт төзи. 1864 елда зур янгын вакытында әлеге бинага зыян килә, шуннан соң Курамшаның улы Тимербулат Акчурин шундый ук материалдан бинаны яңартып, ярымайлы манара куйдыра һәм намаз уку йортын мәчеткә әйләндерә. 1874 елда аны яңадан үзгәртеп коралар: эчтәге бүлмәләрне киңәйтеп, тәрәзәләрнең формасын алыштыралар. Мәчетнең тышкы күренеше берничә тапкыр үзгәртелә һәм 1931 елда бөтенләйгә ябылганчы шул килеш саклана. Сембернең беренче Җәмигъ мәчетенә җомга намазларына 300гә якын мөселман кардәшебез йөргән.