Димитровградта мөбарәк кичә

Ямьле май ае - табигатьнең кышкы йокыдан уянып беткән вакыты. Яңгырдан соң кибеп бетмәгән яшел үләндә су тамчылары иртәнге кояш нурында җемелди. Кайбер җимеш куаклары ап-ак чәчәккә күмелгән. Шундый матур иртәдә кошлар сайравын тыңлый-тыңлый бәйрәмчә киенгән дин кардәшләребез Димитровград шәhәренең театр бинасына юнәлде.

    Аларны шәhәребезнең Yзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов урамга чыгып каршылады. Изге вә мөбарәк Рамазан аен каршы алуга багышланган әлеге бәйрәм нәкъ менә аның тырышлыгы белән оештырылган иде.

    Шактый вакыт өлкәбезнең Яңа Малыклы hәм Мәләкәс районнарында хакимият башлыгы вазыйфасын башкарган Ильяс хәзрәт күптән түгел генә безнең мәчеттә имам-хатыйб булып эшли башлады hәм тиз арада дин өлкәсендә дә белемле җитәкче булуын исбатлады.

    Күркәм җыелышны Ильяс хәзрәт ачып җибәрде. Ул халыкны изге Рамазан ае белән котлады hәм, уразалар тотып, изге гамәлләр кылып, гөнаhларыбызга тәүбә итеп үткәрергә насыйп булсын, дип тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Имам-хатыйбыбыз дүрт еллык дини курсларны уңышлы тәмамлаган шәкертләргә шәhадәтнамәләр дә тапшырды.

    Аннары шәhәр җитәкчеләре, өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутатлары, шулай ук өлкә hәм шәhәр татар милли-мәдәни автономияләре рәисләре диндәшләребезгә бәйрәм уңаеннан тәбрикләү cүзләрен ирештерделәр.

    Ә фестивальне Эльмира Шәүкәт кызы Шайдуллова җитәкчелегендә эшләп килүче «Дин чишмәсе» балалар студиясе дәвам итте. Аллаhы Тәгалә шушы сәләтле сабыйларны рәхмәтеннән ташламасын. Шулай ук Филип, Мөси авылларыннан hәм Яңа Майна, Мулловка бистәләреннән килгән дин әhелләре дә бәйрәмебезне мөнәҗәтләре, шигырьләре белән тулыландырдылар. Ә Иске Исәнтимер авылыннан Зария Гыйззәтулла кызы Закирова әйдәп барган «Ак әбиләр» фольклор ансамбле яттан өйрәнгән шигырьләре, үзләренә генә хас булган моңлы мөнәҗәтләре белән күңелләрне тетрәндерде. Бу әбиләр, бала чаклары сугыш вакытына туры килгәнгә, күпне күргән, күпне кичергәннәр. Алар сугыштан соңгы авырлыкны үз җилкәләрендә татыганнар. Ә хәзер оныкларына hәм оныкчыкларына дини тәрбия бирү нияте белән бишек җырларын, мөнәҗәтләр көйләп, балаларына дәвамнарын үстерергә ярдәм итәләр. Попутный автобуста килеп, безнең күңелне күтәрергә алар каян көч-куәт табалар икән?!

    Димитровград мөcелманнарының мөнәҗәтләрен тыңлаганнан соң, Ильяс хәзрәт уразаның әҗер-саваплары турында сөйләде. Рамазан аен Аллаhы Тәгалә кушканча уздырырга тырышыйк, дип сүзен төгәлләде ул.

    Һәркайсыбызга күңелләребезне сафландырып, изге гамәлләр кылып яшәргә hәм шул рәвешле Аллаhы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә язсын.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА,

Димитровград шәhәре.