Фән докторы

Мәсгут Гайнетдинов Барыш районы Зөя Башы авылы китапханәсендә Акчуриннар мирасына багышланган конференциядә

Яңа Малыклы районы Лабит авылында дөньяга килгән  филология фәннәре докторы Мәсгут Гайнетдиновның тууына 90 ел булды.

    Мәсгут Гайнетдинов 1929 елның 25 маенда Куйбышев өлкәсенең Яңа Малыклы районы Лабит авылында Вәлиәхмәт мулла гаиләсендә дөньяга килә. Совет власте урнаштырылгач, Вәлиәхмәтне барлык хокукларыннан да мәхрүм итәләр, балалары белән бергә өеннән куып чыгаралар, ләкин ул туган төбәген ташлап китми.

    Мәсгут ачлык-ялангачлыкны, кыерсытулар hәм талауларны, тентүләрне күреп үсә. Күрше Әбдери авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Аннары Камышлы татар педагогика училищесында белем ала. 1950 елда – Мәләкәс укытучылар институтының, 1957 елда Ташкент педагогика институтының тарих бүлекләрен тәмамлый. Дипломлы белгеч үзбәк кышлагында балалар укыта. 1964 елда читтән торып Казан дәүләт университетына аспирантурага керә. 1972 елда Х.Туфан шигъриятенә багышланган диссертациясен яклый (фәнни җитәкчесе – Зәет Мәҗит). 1968 елда Г. Ибраhимов исемендәге Тел, әдәбият hәм тарих институтының әдәбият секторына лаборант булып урнаша, тиздән өлкән фәнни хезмәткәр вазыйфасына күтәрелә. Х.Хәйри, Н.Юзиев җитәкчелегендә алты томлы «Татар әдәбияты тарихы»н язуда катнаша. 2000 елда XIX гасыр татар әдәбиятына багышланган докторлык хезмәтен яклый.