Архитектор Илдус Сибгатуллин

Озак еллар Ульяновск өлкәсенең баш архитекторы булып эшләгән күренекле милләттәшебез Илдус Хайрулла улы Сибгатуллинның тууына 80 ел булды.

    Илдус Хайрулла улы Сибгатуллин 1939 елның 17 маенда Татарстан Республикасының Нурлат станциясендә туа. 1958 елда Башкортстанның Октябрьск шәhәрендә нефть техникумының төзелеш факультетын тәмамлап,  «Востокнефтестройматериалы» трестында берничә ел төзүче булып эшли. Аннары Мәскәү архитектура институтына укырга керә. Югары белемле яшь белгеч юллама буенча Ульяновск шәhәренә килеп урнаша.

    Булдыклы, тырыш милләттәшебез шактый вакыт «Ульяновскгражданпроект» институтында проектларның баш архитекторы вазыйфасын башкара. Аңа Югары Террасаның 4 нче торак микрорайоны, БАМның Ижак станциясе торак поселогы проектларын әзерләргә туры килә. 1980 елда Илдус Хайрулла улын «Спецпроектреставрация» институтының Урта Идел буе филиалы җитәкчесе итеп билгелиләр. Ә 1984 елда ул «Ульяновскагропроект» институтына күчерелә. 1990 елда Илдус Сибгатуллинны Ульяновск өлкәсенең баш архитекторы итеп раслыйлар.

    - Лаеклы ялга чыккач, Илдус Хайрулла улы үзен тулысынча борынгы болгарлар тарихын hәм мәдәниятен өйрәнүгә багышлады. Казу эшләре үткәрелгән урыннарга шәхсән үзе барып, архитектура hәйкәлләрен яңадан торгызу буенча проектлар әзерләде. Борынгы болгар мунчасын торгызу проекты - соңгы хезмәтләренең берсе. Ул башка мәдәниятләр hәм диннәргә дә олы хөрмәт хисе белән карый иде. Мәсәлән, Тимирязевка хатын-кызлар монастырен аякка бастыруда актив катнашты. Аннары аның проекты буенча Ульяновскиның Р.Люксембург урамындагы мәчет сафка бастырылды. Хәзер Тереньга район үзәгендә чиркәү төзелә,- дип сөйләде хезмәттәше hәм дусты Валерий Балтабаев.

    Илдус Хайрулла улы олы яшькә җиткәч тә, өлкә hәм шәhәр күләмендә төзелеш мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән бер генә киңәшмәдән дә читтә калмый. Ул үзенең искиткеч бай тормыш hәм хезмәт тәҗрибәсен яшь буын вәкилләренә, яңа профессоналларга тапшырып калдырырга тырыша. Бөтен нәрсәгә дә иҗади якын килә белүче милләттәшебез Ульяновск өлкәсендә экопоселениеләр төзү hәм Ульяновск агломерациясен булдыру турында хыяллана.

    - Дустым, фикердәшем Илдус Сибгатуллинның яшәү рәвеше, тормыш позициясе, чын мәгънәсендә, күпләр өчен үрнәк булырлык. Ул гаҗәеп дәрәҗәдә тыйнак, зыялы hәм гыйлемле, укымышлы кеше, иҗади шәхес иде. Аның Пол Маккартнига  хат язганын, тау башына менеп, рәхәтләнеп ял итү максаты белән Европа илләренә hәм Кавказ якларына чыгып киткәнен бүгенгедәй яхшы хәтерлим. Безнең күңелләрдә аның турында бары тик уңай тәэсирләр, якты истәлекләр генә саклана,- дип өстәде коллегасы Валерий Балтабаев.

    Илдус Сибгатуллин милли җанлы шәхес иде. Ул өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Туган тел» мәгърифәтчелек җәмгыяте, өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте, шәhәр hәм авыл мәчетләре белән тыгыз элемтәдә торды, милли hәм дини мәсьәләләрне чишүдә мөмкин булган кадәр ярдәм күрсәтте.

    Архитектор Илдус Хайрулла улы Сибгатуллин 2015 елның 15 январенда фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Yзеннән соң игелекле эш-гамәлләр, якты эз калдырган шәхес Ульяновскиның мөcелман зиратында җирләнде.