Әбдери генералы


Әхмәтгәрәй Насыйбулла улы Рамазанов (хәрби документлары буенча Сергей Николаевич Ромазанов) — Бөек Ватан сугышында катнашкан авиация генерал-лейтенанты

Тәрҗемәи хәле

1901 елның 25 октябрендә Самара губернасы Ставрополь өязе Высокий Колок волосте (хәзерге Ульяновск өлкэсе Яңа Малыклы районы) Әбдери (Лабит) авылында биш балалы гаиләдә иң өлкән бала булып туа, 1979 елнын 3 декабрендэ Мәскәүдэ вафат була. Әтисе - Насыйбулла, әнисе - Гүзәл-Нәвал. Әтисе туган авылыннан 20-25 гаиләне алып чыгып китә һәм Идәй дигән яңа авылга нигез сала. Әхмәтгәрәйнең балачагы һәм үсмер еллары шул авылда уза. 1914-1918 елларда авылда бай крестьяннарда батрак булып эшли. 1919 елдан - Кызыл Армиядә. 1923-1924 елларда - Петроград шәһәр советы (Петросовет) депутаты. Гражданнар сугышы вакытында Польша фронтында (1920), Төркистанда, хәзерге Таҗикстан территориясендә басмачыларга каршы (1924-1927), Халхин-Гол елгасында Япония хәрби көчләренә каршы (1939) сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

Ф. Энгельс исемендәге курсларда сәяси җитәкчеләрне яңадан әзерләү ел ярымлык курсларын (Петроград, 1922), очучылар мәктәбен (1934), Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең проф. Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясе каршындагы яңадан әзерләү курсларын (Мәскәү, 1937), Сәяси җитәкчеләрнең берьеллык югары курсларын (Мәскәү, 1941) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында 1941 елдан катнаша: Ерак Көнчыгыш фронтында сәяси бүлекнең авиация буенча өлкән инспекторы, фронтның СССР Хәрби-һава көчләре штабы башлыгы урынбасары. 1942 елдан Брянск фронтының Хәрби-һава көчләре хәрби комиссары. 1942 елның маенда Брянск фронтының Хәрби-һава көчләре нигезендә 2нче Һава армиясе оешкач, аның комиссары итеп билгеләнә. Мәскәүне, Сталинградны саклау, Курск дугасы, Днепрны кичү, Корсунь-Шевченко, Висла-Одер, Берлин операцияләрендә катнаша. 1942-1947 елларда СССР Хәрби-һава көчләренең 2нче Һава армиясе Хәрби советы әгъзасы һәм гаскәрнең сәяси өлкә буенча урынбасары.
1947-1959 елларда (запаска чыкканчы) СССР Һава һөҗүменнән саклану Хәрби-һава көчләренең Ерак Көнчыгыш, Баку округлары һәм СССР Ерак араларга очучы авиациясе Хәрби советы әгъзасы булып эшли.

"Икенче һава армиясенә сәяси эш белән авиация генерал-лейтенанты Рамазанов җитәкчелек итте. Ул күп һәм җаны-тәне белән бирелеп эшләде. Нинди генә һава хәле булмасын – гыйнвар суыгында да, апрель җепшегендә дә генерал гаскәрләрдә булды. Еш кына ул бер көндә үзенең По-2 очкычында берничә аэродромда булып, бөтен җирдә очучылар каршында чыгышлар ясый, аларны әйди, хуплый, аларга хәрби бурычларны аңлата иде".
С. А. Красовский, авиация маршалы.

Хәрби журналист

Күп санлы мәкаләләре «Красная звезда» газетасында басыла. «Вестник Воздушного флота» журналында дистәләрчә фәнни хезмәте дөнья күрә.

Хезмәте

Годы и люди. «Вестник воздушного флота», 1957, № 11–12; 1958. № 1–4.

Гаиләсе

Хатыны Александра Ильинична (1904-1991). Балалары: улы Игорь (1929-2006), кызы Ида (1938-1952)

Хәтер

Воронеж өлкәсе Семилуки шәһәрендә урамга исеме бирелгән.
Мәскәү, Ульяновск, Львов шәһәрләрендәге тарихи һәм сугышчан Дан музейларында авиация генерал-лейтенанты Ә. Н. Рамазановның сугыш елларындагы эшчәнлеге, батырлыгы турында сөйләүче экспозицияләр оештырылган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Ике Ленин ордены, биш Кызыл Байрак ордены, 2нче дәрәҗә Суворов ордены, 1нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены, Кызыл Йолдыз ордены, Польша сугышчан ордены, Чехословакия сугышчан ордены

Әдәбият

Конев И. С. Записки командующего фронтом. 1943–1944. М., 1989.
Татарская энциклопедия. В 6 т. Т. 5 (Р-Т). Казань, 2010.
Рафис Могыйнов. Лачын йөрәкле Әхмәтгәрәй. «Мәйдан», 2005 ел, май, 150-152 бб.

Сылтамалар

РАМАЗАНОВ Ахметгарай Насибуллович. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ
Ә. Н. Рамазанов «Милләттәшләр» порталында

Искәрмәләр

Истории малой родины. Село Абдреево Новомалыклинского района. Новомалыклинский историко-краеведческий музей