22 нче татар мәктәбендә патриотлар тәрбияләләр

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче санлы татар этномәдәни компонентлы мәктәбендә (директоры - Ульяновск өлкәсенең һәм Татарстанның атказанган укытучысы Мөнирә Джумаева) балаларга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә.

Мәктәптә туган якны, татар халкының тарихын, мәдәниятен һәм рухи мирасын өйрәнү буенча музей эшләп килә. Анда Бөек Ватан сугышы темасына багышланган экспонатлар да шактый тупланган. Биредә сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары белән очрашулар уза. Укучылар өлкән буын вәкилләренең истәлекләрен бик теләп, дикъкать белән тыңлыйлар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирәләр.

Мәктәпнең актлар залында данлыклы якташыбыз - Дан орденының тулы кавалеры Абдулла Бильдан улы Бильдановның тормыш һәм хезмәт юлы тасвирланган бай эчтәлекле стенд та булдырылган.