"Без төрле, әмма без бергә"

2019 ел Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов тарафыннан Милли бердәмлек елы дип игълан ителде. Шуның кысаларында төбәгебез районнарында милләтара бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелгән төрледән-төрле чаралар үткәрелә.

Шушы көннәрдә генә Ишеевка район үзәгенең "Вдохновение" мәдәният һәм ял паркында балалар иҗатының "Венок дружбы" дип исемләнгән фестивале гөрләп узды. Анда районның барлык авыллары һәм бистәләреннән килгән йөзгә якын малай һәм кыз үзләренең ана телләрендә, ягъни рус, татар, чуваш һәм мордва телләрендә җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, шулай ук биеделәр, драма әсәрләрен сәхнәләштерделәр.

Милләтара фестивальдә үзләренең иҗади осталыкларын күрсәткән барлык балаларга да дипломнар белән татлы призлар тапшырылды, дип хәбәр итә Ульяновск район хакимиятенең матбугат хезмәте.