"Биләр"дә ир балалар исламны өйрәнә

Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте карамагында эшләп килүче "Биләр" балаларны сәламәтләндерү үзәгендә ир балалар өчен беренче смена ачылды.

Әлеге сменага килгән егермегә якын сабый "Биләр" мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин һәм Уфаның Россия ислам университеты мөгаллимнәре җитәкчелегендә дөрес итеп намаз кылырга, яңа программа буенча унбиш көн эчендә Коръән китабын укырга өйрәнәләр. Малайлар әхлак дәресләренә дә бик теләп йөриләр, вәгазьләрне дә кызыксынып тыңлыйлар. Ә дәрестән бушаган вакытта алар физик культура һәм спорт белән шөгыльләнәләр, шахмат һәм шашка, өстәл теннисы, бадминтон уйныйлар. Шәкертләрне шулай ук Шәһри Болгарга экскурсия һәм Идел елгасы буйлап сәяхәт көтә.