Мин хәтерлим, мин горурланам!

Минем бабам - әниемнең әтисе Хөсәен Вәли улы Салихов 1906 елның 1 январенда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Яндука авылында туа.

    Бабабызны 1942 елда Кызыл Армия сафларына алалар. Ул 260 нчы укчылар дивизиясенең 1028 нче укчылар полкында кызылармияче булып хезмәт итә. Аңа Сталинград сугышында катнашырга туры килә. Курку белмәс, тәвәккәл, кыю бабабыз 1943 елның 23 июлендә Курск дугасы тирәсендәге каты сугышта батырларча hәлак була hәм Орел өлкәсенең (хәзер Брянск өлкәсе составына керә) Жиздринск районы Щавелино авылыннан төньяк-көнчыгыштарак урнашкан урманда җирләнә.

    1901 (1906) елның 1 январенда дөньяга килгән әбиебез алты кыз баласын ялгызы гына тәрбияләп үстерә. Язмышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыган әбиебез 101 яшенә җитеп, 2004 елның 24 октябрендә вафат булды. Хәзер аның 17 оныгы hәм 24 оныкчыгы бар.

    Мин хәтерлим! Мин горурланам!

    Ришат БАЙГУЛОВ.

* * *

    Илач Хәйрулла улы Ибраев 1905 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Мосеевка авылында туа. Башта - җиденче классны, аннары педагогия училищесын тәмамлап, Совет Армия сафларында хезмәт итә hәм гаилә корып җибәрә.  Туйдан соң яшь гаилә Yзбәкстанның Фирганә шәhәренә күченеп китә. Анда Илач Хәйрулла улы мәктәптә укытучы булып эшли. 1941 елның июнендә Ибраевлар туган якларына, әти-әниләре янына җәйге отпускыга кайталар. Кырда эшләгән вакытта Бөек Ватан сугышы башлануы турында куркыныч хәбәр килеп ирешә. Илач Хәйрулла улы икенче көнне үк Иске Кулаткы район хәрби комиссариатына юл тота hәм доброволец итеп алуларын сорап гариза яза. Тагын бер атнадан аны фронтка озаталар. Башта Куйбышев (Самара) шәhәрендә яшь сугышчы курсларын үтә, аннары передовойга, ягъни фронтның алгы сызыгына җибәрәләр. Өч ай узганнан соң, гаиләсе Илач Хәйрулла улы Ибраевның дошманга каршы сугышта хәбәрсез югалуы турында «кара кәгазь» ала. Якташыбызның күмелгән урыны бүген дә билгесез әле.

* * *

    Аэродромнарга хезмәт күрсәтүче 881 нче аерым батальонның өлкән сержанты Ризван Юныс улы Салихов 1926 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Зеленай авылында туа. 1930 елда аларның гаиләсе репрессияләнә hәм ерак Себергә сәяси тоткыннар лагерена озатыла.

    1944 елның көзендә 18 яшьлек Ризван Салиховны армия сафларына алалар. Ул аэродромнарга хезмәт күрсәтүче 881 нче аерым батальонда өлкән сержант булып хезмәт итә. Милитаристик Япониягe каршы каты сугышларда катнаша. Ул бары тик 1951 елда гына демобилизацияләнә. Фидакарь хезмәте өчен Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, «Фидакарь хезмәте өчен» («За доблестный труд») медале, шулай ук II нче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены hәм башка медальләр белән бүләкләнә.