Самат Насыйров Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Чардаклы районының "Петровское" ширкате базасында инде традициягә кергән "Басу көне" ("День поля) узды.

"Басу көне"ндә язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясап, урып-җыю кампаниясен оешкан рәвештә үткәрү буенча бурычлар билгеләнде. Район хакимияте башлыгы Мария Шпак хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары да тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында районда гына түгел, өлкә күләмендә танылган хуҗалык - "Алга" авыл хуҗалыгы производство кооперативы рәисе Самат Солтан улы Насыйров та бар иде.