Зур Чирекледә социомәдәни үзәк булачак!

Николаевка районы Зур Чирекле авылында социомәдәни үзәк булдыру буенча җирле инициативалар проектын тормышка ашыруның әзерлек этабы тәмамланып килә.

    Әлеге проектны контрольдә тоту буенча җәмәгатьчелек советы әгъзалары агымдагы мәсьәләләрне карадылар hәм якын киләчәккә бурычлар билгеләделәр.

    Зур Чирекле - өлкәбездә иң зур hәм hәрдаим үсеш юлыннан баручы татар авылы. Биредә яшьләр авылда төпләнеп калалар, шуңа күрә дә туучылар саны елдан-ел арта.

    - Социомәдәни үзәк авылыбызның балаларына да, яшьләренә дә, олы буын вәкилләренә дә - барча халыкка кирәк. Бу үзәктә без төрле очрашулар, милли-мәдәни, дини чаралар уздырырга ниятлибез,- ди җәмәгатьчелек советы рәисе, педагогик хезмәт ветераны Гөлҗиhан хаҗия Гафарова.