Мәләкәс районы Филип авылында Сабантуй бәйрәме

Мәләкәс районы Филип авылында барча халык та зарыгып көтеп алган Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Анда районның барлык татар авылларыннан да җыелган вәкилләр катнашты.

Хезмәт һәм җыр тантанасын Мукшы Күле мәчете имам-хатыйбы Гыймран хәзрәт Хисмәтуллов дога уку белән башлап җибәрде. Ә Сабантуй әләмен Мәләкәс районының Мактаулы гражданины Риваль Идрисов, озак еллар Мөси авылы хуҗалыгына җитәкчелек иткән Камил Бихузин, имам-хатыйб Гыймран Хисмәтуллов һәм мәктәп тормышында активлык күрсәтүче укучылар күтәрделәр.

Аннары бәйрәмдә катнашучыларны күрше Татарстанның Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Балакирев белән Спас районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дмитрий Савинов сәламләделәр. Ә Мәләкәс районы хакимият башлыгы Сергей Сандрюков язгы кыр эшләре вакытында югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт батырларына Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында "Чишмә" һәм "Ирек" хуҗалыклары вәкилләре аеруча күп иде.

Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар, яшьләр һәм олылар татарча көрәштә, милли уеннарда, төрле конкурсларда катнашып призлар алдылар һәм үзешчән сәнгать осталары чыгышын карап рәхәтләнеп ял иттеләр.

Филип җирендә матур итеп оештырылган Сабан туен нәфис сүз осталары - Җәмил Кыямов белән Гөлнәфис Сәхәбутдинова алып бардылар.