Хәзер реанимациягә керергә ярый

Россия Президенты Владимир Путин реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә яткан кешеләр янына туганнары һәм якыннарының керә алу хокукы турындагы законга кул куйды.

 “Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында” Федераль законга кертелгән үзгәрешләр медицина оешмаларына пациентның туганнарын һәм гаилә әгъзаларын яисә законлы вәкилләрен интенсив терапия һәм реанимация чаралары үткәрүче медицина оешмасына, шул исәптән аның структур бүлекчәләренә кертү мөмкинлеген бирүне раслый.

Дәүләт Думасы авыруның туганнарының һәм якыннарының реанимациягә яисә интенсив терапия бүлегенә керү хокукы турында закон кабул итте. Федерация Советы бу законны  хуплады. Закон пациентларның туганнарына һәм законлы вәкилләренә интенсив терапия һәм реанимация бүлекләрендә булу хокукын бирә.