Үрәндә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

Чардаклы районының ЗАГС бүлеге Үрән авылы мәдәният йортында озак еллар дәвамында тату гомер кичерүче гаилә парларын хөрмәтләү тантанасын үткәрде.

50 ел бергә яшәп, быел Алтын туйларын билгеләп үтүче Рәис һәм Гөлсинә Хайрулловларга, Борхан һәм Роза Даутовларга, шулай ук язмыш сукмагыннан 55 ел бергә атлаучы Минтаһир һәм Нурҗиһан Халилулловларга, Тимер туйларын каршылаучы Тәлгать һәм Дания Сафиулловларга рәхмәт сүзләре әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә 70 ел дәвамында кулга-кул тотынышып, күз карашыннан аңлашып яшәүче Мидихәт һәм Нәгимә Габитовлар Затлы туйларын бәйрәм итәләр. Хакимият вәкилләре аларны өйләренә барып котладылар.