Өлкәбез Россия көненә әзерләнә

Россия көнендә Ульяновск өлкәсендә 300гә якын бәйрәм чарасы узар дип көтелә.

    Төп чаралар өлкә үзәгенең В.И.Ленин мәйданында, Соборная мәйданында, экспланадада, Яңа Венец бульвары белән Н.М.Карамзин скверында оештырылачак.

    - РФдә Театр елы hәм Ульяновск өлкәсендә Милли бердәмлек елы - Россия көнен бәйрәм итүнең төп темалары әнә шулар. Тамашачылар игътибарына “Әгәр Россия булса, димәк, мин дә булачакмын!” дип исемләнгән театральләштерелгән күренеш тәкъдим ителәчәк. Яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырганнан соң, данлыклы милли шәхесләр - Гейдар Алиев, Хо Ши Мин, Кол Гали, Степан Эрьзя, Иван Яковлев hәйкәлләре янына чәчәкләр кую каралган. Губернатор Сергей Морозов hәм төбәгебез территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләре ульяновскилыларны илебезнең төп дәүләт бәйрәме уңаеннан тәбрикләргә җыеналар,- дип сөйләде сәнгать hәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова.

    Соборная мәйданында иртәдән кичкә кадәр “Спортлы Россия”, “Талантлы Россия”, “Акыллы Россия”, “Иҗади Россия” дип аталган тематик мәйданчыклар hәм “Туристик Россия” ярминкә шәhәрчеге эшләячәк.