Үрән урта мәктәбендә Балаларны яклау көне

Чардаклы районы Үрән авылы урта мәктәбендә Халыкара балаларны яклау көнен бик тә күңелле итеп үткәрделәр.

Бу уңайдан белем бирү учагында малайлар һәм кызлар катнашында кызыклы һәм мавыктыргыч флешмоб, "Иминлек мәктәбе" эстафетасы, "Дустыңа елмаю бүләк ит" акциясе һәм асфальтта рәсемнәр конкурсы оештырылган иде.